Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр.
Карадуган балалар бакчасы балалары көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздылар. Балалар биеделәр,жырладылар, кашыкка йомырка салып,капчык киеп йөгерделәр. Татар халык уеннарын уйнадылар, яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.Сегодня, в Карадуванском детском саду прошло тематическое мероприятие «Навруз».
Вместе с красавицей Наврузбикой и другими персонажами татарских сказок дошкольники играли в национальные игры, пели красивые песни, исполняли танцы, читали стихи про весну и Навруз.