Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, Республика Татарстан, Балтасинский район, дер. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 38/Татарстан Республикасы, Балтач районы, Карадуган авылы, Себер тракты 38 йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-21-29 |
| E-Mail: | ds.Karaduvan.balt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида" |
| Руководитель: | Бадрутдинова Зухра Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 воспитанников/76 бала |
| У нас учат: | 9 педагогов/9 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Карадуванский детский сад комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Зурлар төркеме 01.04.2026

"Халыкара кошлар көне"- ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Бүген зурлар торкемендэ Халыкара кошлар көненә багышланган тематик көн узды. Балалар, кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр: фоторәсемнәр карадылар, табышмакларга җавап таптылар, кошлар тавышын тыңладылар.
-
Кечкенәләр төркеме 01.04.2026

Буген кече яшьтәгеләрнең икенче төркеменә чәчтараш һөнәре белән таныштырырга Миләүшә апалары кунакка килде. Ул балалар белән сюжетлы -рольле "Чәчтарашханә" уены оештырды.Балаларны чәчләрне матур итеп йөрту серләренә өйрәтте. Чәчләр матур булсын өчен торак белән тарарга, кызларга бантиклар куярга өйрәтте. Малайларга чәчләрне ничек итеп кыска итеп кисеп торырга кирәклеген аңлатты.Балалар чәчтараш һөнәренең дә бик кирәкле, матурлык тудыручы һөнәр икәнлеген аңладылар.
-
Зурлар төркеме 01.04.2026

Без Карадуган балалар бакчасында балаларны һәрдаим торле һөнәрләр белән таныштырып барабыз. Бүген, 1 апрель конне, без зурлар торкеме балалары белэн, кибетче һөнәренә тукталдык. Кибетчегә җаваплылык, мөлаемлык, һәм кешеләр белән матур могамэлэ хас. Хужалык товарлары кибетендэ балаларны Илнар hэм Раушан абыйлары каршы алды. Алар балаларны кибеттэ сатылучы товарлар белэн таныштырдылар.
-
Зурлар төркеме 31.03.2026

" Тәрәзә төбендә бакча". Карадуган балалар бакчасына йорүче зурлар төркеме балалары эле кайчан гына укроп,кыяр чэчэк орлыклары чәчеп, суган утырытканар иде, үсентеләре тәрәзә төбен тутырып үсеп утыралар,балалар төземсезлек белән кар эреп, көн җылытканны көтәләр чөнки үсентеләрне бакчага чыгарырга кирәк.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 30.03.2026

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янына кунакка Әнисә апа килде. Ул балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләү өстенә бик оста тегүче дә. Балаларның концерт киемнәрен, читекләрне тегүче кеше дә әле ул.
Балалар бик кызыксынып тегүче һөнәре, аңа кирәк булган эш кораллары, элекке заман тегүчеләренең ничек эшләүләре турында тыңладылар. Әнисә апайларының кайда укуы, ничә ел тегүче булып эшләве, тегү машинасын каян алуы турында сораулар бирделәр.
-
Зурлар төркеме 30.03.2026

30 нчы март көнне Зурлар төркеме балалары белән Карадуган авылы почта элемтәсе бүлекчәсендә булдык. Почтада безне почта хезмэткэре, Раилнен энисе, Гульфина Харисовна каршы алды, ул балаларга үзенең эше, газета-журналларның, хатларның ничек итеп почтага китерелүе, аларны язылучыларга таратулары турында сөйләде.
Гульфина Харисовнага кызыклы hэм файдалы очрашу очен зур рэхмэт.
-
Зурлар төркеме 27.03.2026

Буген зурлар төркемендэ шәм ясау буенча искиткеч мастер-класс узды. Данирнен энисе Чулпан Илгизэровна балаларны шэмнэрнен торлэре белэн таныштырды, аларны ясау очен нэрсэлэр кирэклеген анлатты, матур шэмнэр ясарга ойрэтте. Балалар зур кызыксыну белән мастер-класста катнаштылар. Чулпан Илгизэровнага мастер - класс оештырганы һәм үткәргәне өчен зур рәхмәт!
-
2 кечкенәләр-уртанчылар төркеме 27.03.2026

Бүген икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә роза чәчәге ясау буенча бик матур мастер -класс узды.Диләнең әнисе Рания Ильгизаровна балаларны ничек итеп салфетка ярдәмендә роза чәчәкләре ясап булуын аңлатты.Балалар үз куллары белән роза чәчәген кызыксынып ясадылар,безгә бик ошады.Рания Ильгизаровнага мастер-класс оештырганы өчен рәхмәтлебез!
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме 27.03.2026

27 март халыкара театр көне билгеләп үтелә. Театр – ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шушы истәлекле көн уңаеннан "Теремкәй", "Шалкан", " Кабарма" әкиятләрен өстәл театры ярдәмендә уйнап үзләрен чын артистлар итеп тойдылар. Төрле кәефләр уены аша эмоциональ халәтләрне (курку, шатлану, борчылу, гаҗәпләнү) уйнап карадылар.
-
Зурлар төркеме 26.03.2026

Мастер - класс "Декупаж". Буген зурлар торкемендэ кунакта рэсем укытучысы, Зэринэнен энисе, Гульназ Фаридовна булды. Ул
балаларны декупаж техникасы белэн таныштырды,узенен эш коралларын курсэтте. Балалар зур кызыксыну белэн мастер - класста катнаштылар.








