муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме!
01.09.2015
Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.
-
Тынычлык дәресе.
01.09.2015
Бәйрәм тантанасыннан соң укучылар тәүге дәресләргә таралдылар. Иң беренче булып аларга “Тынычлык” дәресе уздырылды.
-
“Ышыныч” телефоны.
01.09.2015
Мәктәп күләмендә ышыныч телефонына багышланган дәрес уздырылды. Укучыларга ышаныч телефонының килеп чыгу тарихы, әлеге телефон номерына нинди очракларда шалтыратырга мөмкин икәнлеге аңлатылды.Укучылардан ышаныч телефонына багышланган анкеталар алынды.
-
“Бәйрәм белән, ветеран укытучым!”
01.09.2015
Белем бәйрәме уңаеннан “Хыял” балалар оешмасы укучылары лаеклы ялдагы укытучыларга котлау открыткалары һәм чәчәк бәйләмнәре илттеләр һәм аларны бәйрәмгә чакырдылар. Бәйрәмгә килгән ветеран укытучылар өчен чәй табыны оештырылды.
-
Экологик марафон.
29.08.2015
Каникул вакыты булуга карамастан мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүче укучылар белән шимбә өмәсендә катнаштык. Өмәдә катнашучылар яңа утыртылган агач үсентеләренең әйләнә-тирәләрен, мәктәп территориясен чүп үләннәреннән чистарттылар. Шулай ук авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган обелискның тирәсен дә тәртипкә китерделәр. Авылыбыз чишмәләре дә игътибардан читтә калмады.
-
Конкурс «Вдохновляющий Эрмитаж»
28.07.2015
В связи с 250-летним юбилеем Эрмитажа в декабре 2014 года был объявлен всероссийский конкурс детского творчества «Вдохновляющий Эрмитаж», в котором могут принять участие дети в возрасте от 7 до 17 лет. Конкурс включает две номинации - рисунок и сочинение. Положение конкурса опубликовано на портале Минобрнауки РФ. Темы обозначены в Положении: "Мой любимый экспонат/зал Эрмитажа", "Я, моя семья и Эрмитаж", "Из истории музея (время, пространство, люди); "Вдохновляющий Эрмитаж".
Итоги конкурса будут подведены в октябре 2015 года. Авторы лучших работ (по два школьника от каждого федерального округа) смогут принять участие в экскурсионной поездке в Санкт- Петербург.
-
«Кояшкай» ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшен төгәлләде.
24.06.2015
Мәктәп яны лагерында 24 көн буена 30 бала ял итте. Әлеге балалар өчен кызыклы ярышлар, экскурсияләр, уеннар уздырылды. Ә бүген балалар өчен иң кызыклы бәйрәм, “Нәни Сабантуй” уздырылды. Әлеге сабантуйда авыл сабантуйларында уздырылган барлык уеннар да оештырылды. Укучыларыбыз уеннарда чын күңелдән катнашып, күп кенә бүләкләр алып, күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.
-
Чыгарылыш кичәсе-2015
23.06.2015
Мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе булып узды. 11 сыйныфны тәмамлаган 10 укучы кулларына өлгергәнлек аттестатлары алып олы тормыш юлына аяк бастылар. Әлеге укучыларыбызга киләчәктә бәхет-шатлык кына юлдаш булсын, аларның барлык хыяллары да тормышка ашсын иде.
-
Халык хәтере – мәңгелек!
22.06.2015
Бөек Ватан сугышы башланган көнне искә алу максатыннан мәктәптә лагерьга йөрүче укучылар өчен очрашу уздырылды. Очрашуга тыл ветераны, ветеран укытучы Закирова Галия апа чакырылды. Галия апа укучыларга үзенең сабый чагын, сугыш чорын бик җентекләп сөйләде. Сугыш башланаган көнне бүгенгедәй хәтерләвен, ул чордагы күргән михнәтләрнең әледә булса йөрәкне сыкратып торуын әйтте. Балалар аны бик ихтибар белән тыңладылар, кечкенә генә булсалар да, аңа тирән мәгънәгә ия булган сораулар бирделәр. Галия әби укучыларга үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде.
-
“Үлгәннәрнең каберен бел...”
22.06.2015
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, сугыштан кайтып та вафат булганнарны искә алу максатыннан авылыбыз уртасындагы обелискка, Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин каберенә чәчәкләр куйдык.