МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
«Талантлар фестивале» 21.05.2026

Ел саен «Талантлар фестивале»ндә районыбызның сәләтле, талантлы балаларына - Бөтенрәсәй һәм Республика олимпиадаларында, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләр җиңүчеләренә, Россия дәрәҗәсендә уңыш яулаган спортчыларга Балтач муниципаль районы башлыгының махсус Гранты тапшырыла. 2025-2026нчы уку елы нәтиҗәләре буенча, быел әлеге Грантка Балтач гимназиясенең 9нчы В сыйныфы укучысы Камилә Гыйматдинова ия булды. Ихластан котлыйбыз!
-
«Талантлар фестивале - 2026» 21.05.2026

Район мәдәният үзәгендә, үз хезмәт үрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган укытучыларыбызны һәм фән нигезләрен ныклап үзләштергән, төрле бәйгеләрдә йолдыз булып кабынган укучыларыбызны хөрмәтләү тантанасы – традицион «Талантлар фестивале - 2026» узды. Тантана барышында укытучыларга намуслы хезмәтләре, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге фидакарьлекләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларның һәркайсы - үз эшенең остазы, балаларга белем дөньясының ишекләрен ачучы, аларны олы тормыш юлына әзерләүче мөхтәрәм затлар. Укытучыларыбызның уңышлары - ул еллар дәвамында куелган тырышлык, сабырлык һәм мәхәббәт нәтиҗәсе. Ә инде укучыларыбыз – аларның горурлыгы. Фән нигезләрен тирәнтен үзләштереп, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә, спортта югары нәтиҗәләр күрсәтеп, алар үзләренең сәләтле, максатчан булуын раслады. Аларның җиңүләре - укытучыларның гына түгел, ә ата-аналарның, туганнарның да зур шатлыгы. Бүләкләү тантанасы барышында иң-иңнәргә Балтач муниципаль районы башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
-
Балтач гимназиясенең хисап концерты 20.05.2026

Тыңлачы сандугач...Әдрән диңгез...Гимназия мөгаллимәләре биюе, беренчеләрнең вальсы...Янәдән яңалык, янәдән соклану, янәдән күңелләр сөенә... Төрле фән буенча олимпиадада җиңүчеләр белән сәхнә тулды. Фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләрне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов шәхсән үзе котлады. Хәтта директор Айгиз Миңнемуллин котларга чыккач үзе дә дулкынланды, дулкынланмаслык мыни, Гыйматдинова Камилә берүзе җиде олимпиададан призлы урын алып кайткан, Сафина Мәрьям Рәсәй олимпиадасына кадәр үтте, Ел укучысы булып та танылдылар. Тагын бик күп укучыларны әйтергә була монда, алар барысы да сәхнәдә хөрмәтләнде. Иганәчеләрнең исемнәре сәхнәдәге экранда балкыды, махсус хәрби операциягә булышучыларны алып баручылар Марина Васильевна белән Нәргизә Ниязовна сыйныфлап, фамилияләп санап чыкты. Гимназия спортчылары белән янә сәхнә тулды, Әмир Сөнгатуллин, Алия Исрафиловаларның дәвамчылары үсә, моның өчен физкультура укытучысы Рәлиф Әскаровка зур рәхмәт. Гел бер төрле генә дәрәҗәләр бирми бит ул спорт, менә хәзер гимназиянең йөзүчеләре дәрәҗәле урыннар ала башлады, спорт остасы Зарипова Нәргизә быел гимназиянең Ел спортчысы булды. Хисләр ташкыны күп булды хисап концертында, горурланып утырдым дип фикер белдерүчеләр дә, икенче елга мин дә баламны җиңүләргә рухландырачакмын дип әйтүчесе дә булды. Бик ошады концерт, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та, районның спорт буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илназ Петров та, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов та биредә иделәр, сәхнәгә менделәр, котладылар, горурландылар. Иҗади, һөнәрле укучыларыбыз да күп икән, нинди генә бәйгеләрдә катнашмаганнар алар! Гимназиянең активистларын быел да бүләкләделәр. Равилә Шәрипова белән Гөлфия Шакирова әзерләгән активистлар алар, күзләренә генә каратып тоталар әлеге Алдынгылар хәрәкәте укучыларын. Ел укытучысы булып Чулпан Рафисовна танылды, бик көчле укытучы, оештыру сәләтенә дә ия, әти-әниләр белән эшчәнлеге дә мактауга лаек. Тагын бер ел укытучысы - ул рәсем укытучысы Лариса Степановна, рәсем сәнгатенә хирыслыгын укытучыларына да җиткерә белү сәләтенә ия. Матур мизгелләр күп булды концертта, чыгарылыш сыйныф укучылары елаттылар да, елмайттылар да, алда утырган әниләренә чәчәкләр дә бүләк иттеләр. Янымдагы әнинең улы белән кочаклашуын шәрехләп кенә бетерерлек түгел, биләүдә чакта күпме йокысыз төннәр, үсә төшкәч күпме тәрбия, үгет-нәсыйхәт яшеренгән анда. Бәхетләре булсын, карлыгачларның!
Концертны физика фәне укытучысы, күренекле җырчы Азат әфәнде дәртле җыры белән төгәлләде, зал сәхнәдәге укытучыларны басып алкышлады. Рәхмәт сезгә, кадерле укытучылар, сез булмасагыз, кем бирер иде икән безнең балаларга тирәнтен белемне, кем аларның уңышларын күрер, кем бүләкләр, кем яңа үрләргә рухландырыр, кем орышыр, кем яклар, кем уңышларына куаныр иде икән?! Ярый әле сез бар!!! Уңышлар сезгә дә, әти-әниләргә дә, балаларга да! Иганәчеләр юмарт булса, чаралар да менә шулай күтәренке рухта һәм матур уза дигән фикерне дә өстәп куясы килә. Чиксез рәхмәт спонсор әти-әниләргә. Балтач гимназиясенең хисап концерты әнә шулай, һәрвакыттагыча билгеле бер югарылыкта узды.«Хезмәт» Балтач район газетасы
-
19 мая - День детских общественных организаций России! 19.05.2026

В этот день по всей стране отмечают праздник, который символизирует дружбу, единство и активную жизненную позицию подрастающего поколения. В Балтасинской гимназии детская организация работает очень активно и охватывает ребят всех возрастов:
1-4 классы - движение «Орлята России»;
5-11 классы - «Движение первых»;
Также в гимназии действуют отряды: «Форпост», «SMSдети», «Юнармия», «Волонтёры Победы», добровольцы, «ЮИД» (юные инспекторы движения), спортивные и патриотические клубы. Наши ребята участвуют в добрых делах, помогают старшим, заботятся о природе, развивают лидерские качества и учатся быть полезными обществу. Такие объединения формируют не только активную гражданскую позицию, но и настоящую дружбу, взаимопомощь и любовь к Родине. Поздравляем всех участников детских организаций с этим важным днём! Пусть ваши дела всегда приносят радость и пользу, а дружба и единство только крепнут! -
«Орлята России» 19.05.2026

В нашей гимназии сегодня царила особая атмосфера - «Орлята России» решили поздравить всех с Днём детских организаций по-особенному! С самого утра у входа в школу выстроились юные активисты с ярким, красочным плакатам - добрые слова, пожелания и символы дружбы. Гимназисты, входя в школу, не могли сдержать улыбок: их встречали аплодисментами, весёлыми кричалками и добрыми напутствиями. «Орлята» напомнили всем, как важно быть дружными, активными и поддерживать друг друга. Такие моменты объединяют, заряжают позитивом и делают школьную жизнь ярче. Пусть детские организации всегда будут местом, где рождаются настоящие друзья, смелые мечты и добрые дела!
-
Балтач гимназиясенең отчет концерты 19.05.2026

Үткәрү көне: 19.05.2026нчы ел
Үткәрү вакыты: 18:00 сәг.
Үткәрү урыны: Район мәдәният йорты
Билет бәясе: 200 сум
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-47-90, 2-59-58
Рәхим итегез! -
Традиционная линейка/Традицион линейка 18.05.2026

Традиционная линейка. 1-4 классы.
Традицион линейка. 1-4нче сыйныфлар.
-
Традиционная линейка/Традицион линейка 18.05.2026

Традиционная линейка. 5-11 классы.
Традицион линейка. 5-11нче сыйныфлар.
-
День музеев 18.05.2026

В гимназии День музеев превратился в настоящий праздник творчества и открытий. Ученики подготовили серию театральных постановок, посвящённых самым разным эпохам и событиям. На импровизированной сцене оживали герои прошлого: от древних философов до участников великих исторических событий. Такие мероприятия помогают не только глубже узнать историю и культуру, но и почувствовать себя частью большого музейного мира. Ведь музей - это не только залы с экспонатами, но и живые истории, которые мы создаём сами.
-
Международный день музеев в нашей гимназии! 18.05.2026

Ежегодно 18 мая во всём мире отмечается Международный день музеев - день, который напоминает о важности сохранения исторической памяти, культурного наследия и связи поколений. В этот день руководитель школьного музея Николаева Н.Г. совместно с советником по воспитанию Шакировой Г.М. провели для ребят увлекательную экскурсию по нашему школьному музею. Музеи - это не просто хранилища экспонатов, а настоящие порталы в прошлое, которые помогают детям и подросткам:
- погружаться в ожившие страницы истории;
- осознавать свою роль в сохранении исторической памяти;
- открывать для себя новые факты и вдохновляться примерами предков. Мы уверены, что такие мероприятия делают историю ближе и понятнее, а школьный музей становится настоящим центром притяжения для всех учеников! Спасибо всем, кто был с нами в этот день! До новых встреч в музее!














