МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 592 обучающихся/ 592 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
«Соңгы кыңгырау-2026» 26.05.2026

Соңгы кыңгырау, соңгы дәрес, дип унбер ел мәктәптә белем, аң-зиһен туплап олы тормыш юлына чыгып киткән буын без. Һәм хәзерге чыгарылыш сыйныф укучыларына карыйсың да, хатирәләр яңара, китәр вакыт җиткәч, китәселәр килми шул ул, бераз тоткарланасы, кадерләнеп, назлы песидәй сырпаланып аласы килә. Чөнки нәкъ менә әлеге «Соңгы кыңгырау»да чыгарылыш карлыгычларын мактыйлар, изге теләкләр телиләр, – иң матур, якты мизгелләр шушы «Соңгы кыңгырау» тантанасыннан башлана да инде. 26нчы май көнне районыбыз мәктәпләрендә уку елы тәмамлануны белдереп «Соңгы кыңгырау» чыңлады. Тәэсирле мизгелләр тантаналы линейкада дәвам итә, – күңелгә тия торган күренешләрдән еламый түзеп кара! Бәйрәмгә кем ничек якын килә инде, Балтач гимназиясендә менә елдагыча, традицион тәртиптә әзерләнгәннәр, беренчеләр үзләреннән зур чыгарылыш абый-апаларына кәгазь самолетиклар бүләк итте, шигырьләр сөйләделәр, 11 сыйныфлар вальс биеде, изге теләкләрен ирештерде, әти-әниләр дә рәхмәт әйттеләр, матур теләкләр җыр аша да яңгырады, беренче укытучылары да килгән, алар да күркәм йолага тугры калып, беренче сыйныфтан бирле саклап тоткан балаларның уку-язу дәфтәрләрен тапшырдылар. 9 сыйныфлар гитарага җырлады. Балтач гимназиясенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты, уку алдынгыларына бүләкләр, мактау таныклык-лары тапшырды.
– Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укучылар, укытучылар, остазлар, – дип башлады сүзен Рамил Нотфуллин Рәсәй һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң. – Бүгенге «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары ныклы хәзерлек белән килделәр. Уку дәверендә сезгә укытучыларыбыз белем генә биреп калмадылар, алар сезгә ватанпәрвәрлек, сабырлык, кешелеклелек сыйфатларына ия булырлык дәрәҗәдә тәрбия бирергә тырыштылар (бу урында укучыларның тантанага кадәр остазларыннан киңәш-табыш ишетеп, гыйбрәтле сүзләрдән генә торган видеофильм тәкъдим итүләрен дә әйтергә кирәк, чыгарылыш 9 сыйныфларда күңелгә тиярлек сыйныф сәгате булды, мәсәлән. ав.) Мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзегезгә белем биргән, олы тормыш юлына әзерләгән укытучыларыгызны онытмагыз, мәктәп елларының иң истәлекле хатирәләре булган «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен дә күңел түрегездә саклагыз, хәзер инде алдыгызда зур җаваплылык – имтиханнар чоры.
592 бала белем алган Балтач гимназиясен быел 19 унберенче һәм 70 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. 2025-2026нчы уку елы гимназия өчен нәтиҗәле булды, коллектив 1 миллионлык грант ота алды, укучылар да, укытучылар арасында да хәйран суммалы грантлар отучылар бар, республика олимпиадасында 71 призлы урынга ия, төбәкара олимпиадада 19 укучысы урын алды. Балтач гимназиясе директоры Айгиз Миңнемуллин һәрбер уңышка куана, тантанада яшь театр артистларын иҗади киңлекләргә алып чыккан Алсу Илдаровнага Рәхмәт хаты тапшырылуында, махсус хәрби операциягә гуманитарканы оештырып җибәрүдә актив эшчәнлек алып барган укытучылар Равилә Шәрипова белән Гөлфия Шакирова полк командирының Рәхмәт хатына лаек булуларында да директорның һәр эшкә җитди карап стимул бирүе әнә шулай зур уңышларга этәрә. Командирның Рәхмәт хаты директорның үзенә дә бар иде һәм аны үзе дә махсус хәрби операциягә даими булышучы, Ватанны саклаучыларның гаиләләренә рәхимлелек күрсәтүче Рамил Нотфуллинның тапшыруы дәрәҗәле булды. Матур узды «Соңгы кыңгырау» бәйрәме, һава шартлары да кояшлы-җылы җилле көнен кызганмады, Аллаһ Раббыбыз яңгырын да яудырмый торды. Ветеран укытучылар, гимназияне тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы студентларны күрү бәйрәмнең ямен арттырды гына. Чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф бүлмәләре шарлар белән бизәлгән, өстәлләрендә чыгарылыш альбомнары, исемнәре атап язылган тәмле капкейклар, чәчәкләр... Бик матур көн булды, күңелләр тулды, балалар өчен сөенечләр артты, нинди бәхетле бит алар, әти-әниләр бәйрәмгә нәрсә кирәк барысын да булдырган, инде илләргә иминлек килсен дә, балаларыбызга бәхетле көннәр, якты киләчәк насыйп булсын!«Хезмәт» Балтач район газетасы
-
Поход (1-11 классы) 25.05.2026

В парке «Сабантуй» состоялся настоящий праздник дружбы и спорта! В походе «Первых» приняли участие все классы - с 1 по 11, а также классные руководители и сотрудники нашей гимназии.
Что было на празднике?
Весёлые подвижные игры.
Игры разных народов, где каждый смог почувствовать себя частью большой и дружной команды.
Много смеха, радости и новых знакомств!
Наши ребята проявили сплочённость, взаимовыручку и настоящий командный дух. Было здорово видеть, как все вместе - и младшие, и старшие - с азартом участвовали в эстафетах, знакомились с традициями разных народов и поддерживали друг друга. Смотрите фотографии - на них запечатлены самые яркие моменты нашего похода! -
24 мая - День славянской письменности и культуры 23.05.2026

День славянской письменности и культуры ежегодно отмечается 24 мая. День славянской письменности и культуры объединяет историю, духовность и национальное самосознание. День славянской письменности и культуры - это не просто памятная дата, а живое культурное явление, объединяющее духовные, образовательные и творческие Республика Татарстан традиции. Советник Шакирова Г.М. организовала мероприятие с элементами дискуссии «Язык изменчив, как сама жизнь».
Цель: формирование осознанного отношения к использованию заимствованных слов, развитие навыков работы со словарями, осмысление связи языка и культуры. Ребятам предлагалась выписать на отдельные карточки популярные у сверстников заимствованные слова из других языков. Затем обсуждали, насколько целесообразно использование заимствованных слов и возможно ли найти подходящий аналог в родном языке. По завершении советник обсуждала с обучающимися важность сохранения родного языка, а также тесную связь языка и культуры. -
Техник фәннәр докторы Азат Шәймулла улы Зиятдинов истәлегенә көрәш буенча район беренчелеге 23.05.2026

23нче май көнне 2010нчы, 2012нче, 2013нче еллларда туган һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр арасында техник фәннәр докторы Азат Шәймулла улы Зиятдинов истәлегенә көрәш буенча район беренчелеге узды.
75 кг үлчәү авырлыгында:
III урын - Галимуллин Гөмәр
III урын - Гәбделхаев Әсхәт
36 кг үлчәү авырлыгында:
II урын - Ризванов Юныс
40 кг үлчәү авырлыгында:
II урын - Хәйретдинов Ирек
Җиңүчеләрне котлыйбыз! -
Йөзү буенча республика ярышлары 23.05.2026

23-24нче май көннәрендә Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган йөзү буенча республика ярышлары булып узды.
Зарипова Мәрьям
I урын - 50м ераклыкта аркада йөзү
I урын - 100м ераклыкта брасс
I урын - 100м ераклыкта аркада йөзү
II урын - 100м ераклыкта ирекле йөзү
I урын - 50м ераклыкта брасс
I урын - 50м ераклыкта баттерфляй
I урын - 50м ераклыкта ирекле йөзү
Зарипова Нәргизә
III урын - 50м ераклыкта аркада йөзү
I урын - 100м ераклыкта брасс
II урын - 50м ераклыкта брасс
Габдрахманова Элина
I урын - 200м ераклыкта ирекле йөзү
II урын - 100м ераклыкта брасс
I урын - 800м ераклыкта ирекле йөзү
II урын - 100м ераклыкта аркада йөзү
I урын - 200м ераклыкта комплекс
I урын - 100м ераклыкта ирекле йөзү
Гарипов Илназ
II урын - 200м ераклыкта ирекле йөзү
III урын - 100м ераклыкта аркада йөзү
III урын - 200м ераклыкта комплекс
Тимербаев Артур
I урын - 200м ераклыкта комплекс
Җиңүләрегез белән чын күңелдән котлыйбыз! -
Минзәлә шәһәрендә йөзү буенча Татарстан беренчелеге ярышлары 23.05.2026

Минзәлә шәһәрендә йөзү буенча кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары арасында Татарстан беренчелеге ярышларының нәтиҗәләре тагы да куандырды.
Зарипова Нәргизә
I урын - 50 м ирекле йөзү,
I урын - 100 м брасс;
Гарипов Ильназ
I урын - 50 м аркада йөзү,
I урын - 200 м аркада йөзү;
Габдрахманова Мәдинә
II урын - 200 м комплекс,
II урын - 200 м аркада йөзү;
Котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез! -
Фестиваль детских общественных объединений! 23.05.2026

На базе Балтасинской гимназии состоялся настоящий праздник единения и творчества - Фестиваль детских общественных объединений! Мероприятие подвело итоги 2025-2026 учебного года и было посвящено Дню детских организаций. В атмосфере дружбы и поддержки ребята делились своими достижениями, представляли проекты и радовались успехам друг друга. Особая гордость - наша команда! Первичное отделение Движения Первых «Реал» за активную работу по всем направлениям и неиссякаемую энергию было удостоено приза победителя! От всей души поздравляем ребят, наставников и всех причастных с этим замечательным достижением! Пусть впереди будет ещё больше ярких побед, новых открытий и вдохновения для новых свершений! Выражаем огромную благодарность организаторам данного праздника.
-
Театральный коллектив «Хыялый Тургай» 21.05.2026

Театральный коллектив «Хыялый Тургай» стал лауреатом на Республиканском фестивале детских и юношеских театров «Сайяр». Руководители: Хакимзянова Алсу Ильдаровна, Шарипова Равиля Равилевна, Гузаерова Лилия Наилевна. Поздравляем!
-
«Талантлар фестивале» 21.05.2026

Ел саен «Талантлар фестивале»ндә районыбызның сәләтле, талантлы балаларына - Бөтенрәсәй һәм Республика олимпиадаларында, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләр җиңүчеләренә, Россия дәрәҗәсендә уңыш яулаган спортчыларга Балтач муниципаль районы башлыгының махсус Гранты тапшырыла. 2025-2026нчы уку елы нәтиҗәләре буенча, быел әлеге Грантка Балтач гимназиясенең 9нчы В сыйныфы укучысы Камилә Гыйматдинова ия булды. Ихластан котлыйбыз!
-
«Талантлар фестивале - 2026» 21.05.2026

Район мәдәният үзәгендә, үз хезмәт үрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган укытучыларыбызны һәм фән нигезләрен ныклап үзләштергән, төрле бәйгеләрдә йолдыз булып кабынган укучыларыбызны хөрмәтләү тантанасы – традицион «Талантлар фестивале - 2026» узды. Тантана барышында укытучыларга намуслы хезмәтләре, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге фидакарьлекләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларның һәркайсы - үз эшенең остазы, балаларга белем дөньясының ишекләрен ачучы, аларны олы тормыш юлына әзерләүче мөхтәрәм затлар. Укытучыларыбызның уңышлары - ул еллар дәвамында куелган тырышлык, сабырлык һәм мәхәббәт нәтиҗәсе. Ә инде укучыларыбыз – аларның горурлыгы. Фән нигезләрен тирәнтен үзләштереп, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә, спортта югары нәтиҗәләр күрсәтеп, алар үзләренең сәләтле, максатчан булуын раслады. Аларның җиңүләре - укытучыларның гына түгел, ә ата-аналарның, туганнарның да зур шатлыгы. Бүләкләү тантанасы барышында иң-иңнәргә Балтач муниципаль районы башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.














