МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
E-Mail: | G.Blt@tatar.ru, baltasigim@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 603 |
У нас учат: | 62 |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Новости МБОУ «Балтасинская гимназия»/МБГБУ «Балтач гимназия»се яңалыклары
01.06.2024
Все новости МБОУ «Балтасинская гимназия» в ВКонтакте.
ВКонтакте социаль челтәрендә МБГБУ «Балтач гимназия»се яңалыклары.
-
С праздником!/Бәйрәм белән!
01.05.2024
С праздником 1 Мая! С днём весны и труда.
1нче Май бәйрәме белән! Яз һәм хезмәт көне белән.
-
День российского парламентаризма/Россия парламентаризмы көне
27.04.2024
27 апреля - День российского парламентаризма.
27нче апрель - Россия парламентаризмы көне.
-
ЕГЭ, ОГЭ-2024/БДИ, ТДИ-2024
27.04.2024
✅Утверждено обновленное расписание основного периода ГИА-2024
Совместные приказы Минпросвещения России и Рособрнадзора с обновленным расписанием ЕГЭ, ОГЭ и ГВЭ 2024 года и Порядком проведения государственной итоговой аттестации по образовательным программам среднего общего образования утверждены и зарегистрированы Минюстом.
Изменения внесены в связи с реализацией инициативы, выдвинутой Президентом РФ Владимиром Путиным в ежегодном Послании Федеральному Собранию, об организации возможности пересдать ЕГЭ по одному учебному предмету и об использовании результата пересдачи экзамена при приеме на обучение в вузы в год проведения этого экзамена.
Данная возможность будет реализована уже в этом году, в связи с чем в расписание экзаменов вносятся изменения, в том числе устанавливающие дополнительные даты для проведения пересдач ЕГЭ по всем учебным предметам – 4 и 5 июля. Возможность пересдать предоставляется всем выпускникам текущего года, сдававшим ЕГЭ, без исключения. Но важно обратить внимание, что действителен будет только результат пересдачи. Первый полученный результат по пересдаваемому предмету будет аннулирован.
❗Следует понимать, что это пересдача не «на всякий случай». На пересдачу необходимо идти с твердой уверенностью в своих знаниях.
Также в расписаниях скорректированы сроки проведения экзаменов по отдельным предметам таким образом, чтобы выпускники успели получить свои результаты ЕГЭ по всем сдаваемым учебным предметам и принять решение, необходима ли им пересдача, и какой предмет для пересдачи выбрать.
В соответствии с обновленным расписанием сроки проведения первых ЕГЭ, а также экзаменов по обязательным предметам не меняются: 23 мая пройдут ЕГЭ по географии, литературе и химии, 28 мая – по русскому языку, 31 мая – по математике базового и профильного уровней.
4 июня в обновленном расписании предусмотрено проведение ЕГЭ не только по обществознанию, но и физике. 7 и 8 июня одновременно с ЕГЭ по информатике пройдет устная часть ЕГЭ по иностранным языкам. Проведение ЕГЭ по биологии и письменной части экзамена по иностранным языкам переносится на 11 июня, они пройдут одновременно с экзаменом по истории.
В расписании ОГЭ экзамены по географии, информатике и обществознанию перенесены на 10 июня.
Кроме того в расписании ЕГЭ и ГВЭ-11 скорректированы сроки проведения экзаменов в резервные дни. Таким образом, последний резервный день для сдачи ЕГЭ по всем предметам пройдет 21 июня, и не позднее 1 июля все участники экзаменов будут ознакомлены со своими результатами. Результаты пересдач экзаменов 4 и 5 июля они получат в сроки, позволяющие им своевременно подать заявления в выбранные вузы.
✅ДЙА-2024 төп чорының яңартылган расписаниесе расланды
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның 2024 елгы БДИ, ТДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханынның (ГВЭ) яңартылган расписаниесе һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру Тәртибе турындагы бердәм боерыклары Юстиция министрлыгы тарафыннан расланды һәм теркәлде.
Үзгәрешләр РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Федераль Җыенга еллык Юлламасында күрсәтелгән инициативаны гамәлгә ашыруга, бер уку предметы буенча БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеген оештыру һәм аны әлеге имтихан уздыру елында вузларга укырга кабул иткәндә имтиханны яңадан бирү нәтиҗәсен куллану турында кертелде.
Әлеге мөмкинлек быел ук гамәлгә ашырылачак, шуңа бәйле рәвештә имтиханнар расписаниесенә үзгәрешләр кертелде, шул исәптән барлык фәннәр буенча БДИ тапшыру өчен өстәмә даталар - 4 һәм 5 июль. Яңадан имтихан тапшыру мөмкинлеге БДИ тапшырган барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да искәрмәләрсез бирелә. Әмма шуңа игътибар итәргә кирәк, бары тик яңадан тапшырган нәтиҗә генә гамәлдә булачак. Тапшырыла торган предмет буенча беренче алынган нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.
❗Шуны аңларга кирәк, әлеге кабат тапшыру "кирәк була калса" түгел. Яңадан тапшыруга үз белемнәреңә нык ышанган хәлдә барырга кирәк.
Шулай ук расписаниедә аерым фәннәр буенча имтиханнар уздыру срокларына төзәтмәләр кертелде, чыгарылыш сыйныф укучылары барлык бирелгән фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләрен алырга һәм аларга яңадан тапшыру кирәкме, һәм яңадан тапшыру өчен нинди предмет сайларга дигән карар кабул итәргә өлгерсеннәр.
Яңартылган расписание нигезендә беренче БДИны, шулай ук мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнарны үткәрү сроклары үзгәрми: 23 майда география, әдәбият һәм химия буенча БДИ узачак, 28 майда - рус теле буенча, 31 майда - база һәм профильле дәрәҗәдәге математика.
4 июньдә яңартылган расписаниедә җәмгыять белеме буенча гына түгел, физика буенча да БДИ үткәрү каралган. 7 һәм 8 июньдә информатика буенча БДИ белән бер үк вакытта чит телләр буенча БДИның телдән өлеше узачак. Биология һәм чит телләр буенча имтиханның язма өлеше буенча БДИ үткәрү 11 июньгә күчерелә, алар тарих буенча имтихан белән бер үк вакытта узачак.
ТДИ расписаниесендә география, информатика һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнар 10 июньгә күчерелде.
Моннан тыш, БДИ һәм ГВЭ-11 расписаниесендә имтиханнарны резерв көннәрендә уздыру сроклары үзгәртелдн. Шулай итеп, барлык фәннәр буенча БДИ тапшыру өчен соңгы резерв көн 21 июньдә узачак, һәм барлык имтиханда катнашучылар үзләренең нәтиҗәләре белән 1 июльдән дә соңга калмыйча танышачак. 4 һәм 5 июльдә имтиханнарны кабат тапшырып, нәтиҗәләрен алар сайлаган вузларга гариза бирергә мөмкинлек биргән срокларда алачаклар. -
26 апреля - день рождения Габдуллы Тукая/26нчы апрель - Габдулла Тукайның туган көне
26.04.2024
26 апреля - памятная дата для татарского мира, день рождения великого поэта Габдуллы Тукая.
26нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
-
Әдәби радиотапшыру
26.04.2024
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны гимназиябездә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Бөек Тукаебыз сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барылган әдәби радиотапшыру бүген гимназиядә бәйрәм рухы барлыкка китерде.
-
Международный день борьбы за права инвалидов/Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне
26.04.2024
26 апреля - Международный день борьбы за права инвалидов.
26нчы апрель - Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне.
-
День родного языка и 138-летие со дня рождения Габдуллы Тукая/Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел
26.04.2024
26 апреля - День родного языка и 138-летие со дня рождения Габдуллы Тукая.
26 апрель - Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел.
-
Неделя психологии/Психология атналыгы
26.04.2024
Вот и подошла к концу Неделя психологии. Всем успехов во всем! И хорошего настроения!
Менә психология атналыгы тәмамланды. Һәрнәрсәдә уңышлар! Һәм яхшы кәеф!
-
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу белән тәбрик итте
26.04.2024
Тукай иҗаты хәзерге көндә дә татар мәдәниятенең үзенчәлекле матурлыгының һәм башка халыклар мәдәниятләре белән үрелеп үсүенең гәүдәләнеше булып кала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу белән тәбрик итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм. Тукай әсәрләрендә туган телнең халыктагы күңел җылысын, рухи матурлыкны һәм мәдәни байлыкны саклаудагы, буыннар арасында бәйләнешләрне ныгытудагы роле аермачык күрсәтелә. Халкыбызның традицион рухи-әхлакый хәзинәләре – иң катлаулы шартларда да безгә яшәү көче өсти торган бәрәкәтле чыганак. Алар үсеш һәм казанышларыбыз нигезен тәшкил итә. Шагыйрь чиксез кыйммәткә ия шул байлыкны сокландыргыч осталык белән сурәтләүгә иреште. Даһи әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре туган җирне ихлас ярату хисләре белән сугарылган, аларда хезмәт сөю, батырлык, ихласлык, намус югары күтәрелә, кешедәге түбән сыйфатлар, ялкаулык, үзеңне генә кайгырту кире кагыла. Каләменең җырлы-көйле булуы, фикер тирәнлеге Тукайны дөнья әдәбиятының бөек иҗатчылары белән бер сафка куя. Габдулла Тукайның китап-җыентыклары замандашларын таң калдыра, Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларга дәрман бирә. Шагыйрьнең әсәрләре бүген дә Ватанны сакларга рухландыра. Тукай иҗаты хәзерге көндә дә татар мәдәниятенең үзенчәлекле матурлыгының һәм башка халыклар мәдәниятләре белән үрелеп үсүенең гәүдәләнеше булып кала. Быел тууының 225 еллыгы билгеләп үтеләчәк мәшһүр Пушкинга Тукай ихтирамлы мөнәсәбәттә булган. Югары максатка омтылышның иҗатчыны да, укучыны да илһамландырганын татар шагыйре үз каләме белән раслый. Тукайның камиллек өлгесе булган шигъри юллары безнең күңелләрдә һәрчак аваздашлык тапсын, игелекле эшләргә, яңа уңышларга этәргеч биреп, һәркемгә күңел җылысы бүләк итсен. Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», диелә котлауда.