МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Новости МБОУ «Балтасинская гимназия»/МБГБУ «Балтач гимназия»се яңалыклары 01.06.2026

Все новости МБОУ «Балтасинская гимназия» в ВКонтакте.
ВКонтакте социаль челтәрендә МБГБУ «Балтач гимназия»се яңалыклары.
Сообщество ВКонтакте/ВКонтакте берләшмәсе (ссылка)
MAX - (ссылка)
-
С праздником!/Бәйрәм белән! 01.05.2026

С праздником 1 Мая! С днём весны и труда.
1нче Май бәйрәме белән! Яз һәм хезмәт көне белән.
-
«Струна» төркеме 30.04.2026

Балтач гимназиясе базасында хәрби темага җырлар башкаручы «Струна» төркеме үзенең бер яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Төркемне тудыручыга, аның репертуарын баетып торучыга, солистларына, инструменталь ансамбльдә уйнаучыларга һәм, әлбәттә инде, тамашачысына бу гаять тә әһәмиятле бәйрәм. Һәм шушы бер ел эчендә алар махсус хәрби операциягә битараф калмыйча, җырларын район халкына, фестивальләр аша республикада яшәүчеләргә дә җиткерә алдылар. Шушы бер ел эчендә алар районда аерым концертлар куйдылар, шул концерттан кергән акчаны хәйрия итеп солдатларыбызга даими ярдәм илтеп торучы волонтерларыбызга тапшырдылар. Шушы бер ел эчендә алар, икеме-өчме тапкыр госпитальгә барып яралы солдатларыбызга концерт күрсәттеләр, буш кул белән бармадылар, гуманитар ярдәм дә җыеп алып бардылар. Шушы бер ел эчендә алар клип төшереп, аны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Күреп торасыз, “Струна”ның бәйрәм итәрлеге бар. «Струна»ның солисты Диләрә Дмитриева, махсус хәрби операциядә мобилизация кысаларында хезмәт итүче Николай Дмитриевның кызы. Диләрәнең әнисе Эльвира әлеге төркемгә нигез салучы, аны яшәтүче, музыка укытучысы Римма Әхтәмованы музыкаль продюссерлары дисәң дә буладыр. Гитарада, барабанда Сөләйман, Аяз, Илназ, Матвей уйный. Аларның музыка җитәкчеләре Тимербаев Раил Аьфред улы. Ә инде Балтач гимназиясе яшь талантларга ныклы терәк булып тора, «Струна» оештырган чаралар гимназия балалары өчен патриотизмның бер алымы, Диләрә дә, егетләр дә гимназиядә белем ала. «Струна»ның бер яшьлегенә кунаклар да килгән иде, иң кадерле кунаклар, әлбәттә инде, махсус хәрби операциядәге егетләрнең әти-әниләре, туганнары, батырларча һәлак булган гимназия укучылары Илдар белән Рөстәмнең әниләре: Тәнзилә Галиева белән Раушания Фәйзрахманова һәм башка шәһит киткәннәрнең туганнары да килгәннәр иде. Шулай ук биредә «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы филиалы координаторлары Дилүс Гатиятуллин белән Гөлүзә Сәгъдиева да катнаштылар. Юбилейга җырчы Ленур Биктимеров та килгән, аның башкаруында җырлар күңелләргә үтеп кереп, күзләрне яшьләндерде. Районыбызның мәшһүр җырчысы, «Струна»ның нигез салучы Айсылу Әсәдуллина да кунак буларак кына килмәгән, үзәк өзгеч җырын да алып килгән. «Басыйк аягурә» дигән җыры һәркемне урыныннан кузгатты, җыр азагына кадәр аудитория аягура басып торды. Казан каласыннан Татарстан Диния Нәзарәтенең мөфти урынбасары Мансур Хәзрәт Җәләлетдинов җитәкчелегендә «Батырлар терәге» үзәгенең солдат гаиләләре белән эшләүче, үзәк рәисенең урынбасары Гөлнара Ибраһимова да үзенең юнармеец балалары белән кайтып, «Струна»ны котлап, рәхмәт хатлары тапшырып китте. Клипка нигез салучы Алисә дә бәйрәмнең кадерле кунагы иде. «Струна»ның исеме Рәсәйнең танылган җырчысы Юта репертуарындагы «Струна» кушаматлы батыр ватандашыбызга бәйле, ул «Струна» да гомерле булсын, безнең «Струна»бызга да хәерле бәрәкәтле уңышлы гомерләр телик.
«Хезмәт» Балтач район газетасы
-
4нче И сыйныфы укучылары инглиз телендә «Принц и нищий» әкиятен сәхнәләштерде 29.04.2026

Балтач гимназиясенең 4нче И сыйныфы укучылары инглиз телендә «Принц и нищий» әкиятен сәхнәләштерде. Һәр бала үз ролен дөрес, аңлаешлы итеп башкарды. Алар инде хәзер үзләрен сәхнәдә иркен тота. Инглиз телендә иркен аралашалар, дәрестә дә чит тел булуына карамастан рәхәтләнеп сөйләшәләр. «Инглиз теле укытучысы Миләүшә Гариповна һәм сыйныф җитәкчесе Әлфия Әмировнага зур рәхмәтебез. Сез безнең балаларга белем бирүдә зур көч куясыз»,- ди әти-әниләр исеменнән Алия Галиева.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе 29.04.2026

Балтач юл хәрәкәте юл инспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге үткәргән «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә районыбызның 21 мәктәбеннән малайлар һәм кызлар катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, велосипед төзелешен белү һәм схема буенча өйдән мәктәпкә иң куркынычсыз һәм кыска юлны табу бәйгеләрендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
II урын - Балтач гимназиясе командасы
Котлыйбыз! -
Итоги муниципального этапа Республиканского детского фестиваля народного творчества «Без бергә» 28.04.2026

Был проведен муниципальный этап Республиканского детского фестиваля народного творчества «Без бергә».
II место - Муллагалиева Малика
II место - Халикова Айсылу
II место - Хуснутдинов Самат
Поздравляем! -
Җиңел атлетика буенча Балтач районы беренчелеге 28.04.2026

28нче апрель көнне футбол стадионында һәм Сабантуй ял паркында җиңел атлетика буенча Балтач районы беренчелеге булып үтте.
100м йөгерү егетләр:
I урын - Гыйззәтуллин Данил
200м йөгерү кызлар:
II урын - Нәкыйпова Дилә
200м йөгерү егетләр:
I урын - Гыйззәтуллин Данил
II урын - Хөснетдинов Эмиль
400м йөгерү егетләр:
II урын - Хөснетдинов Эмиль
100м йөгерү кызлар:
III урын - Газыймова Әминә
200м йөгерү кызлар:
I урын - Йосыпова Дәлия
Җиңүчеләрне котлыйбыз! -
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган күркәм чара 28.04.2026

Бүген Балтач гимназиясендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган күркәм чара узды. Тукай шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырларны «Салават» җыр театры һәм «Салават» яшьләр үзәге артистлары башкарды. Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артистлары Илфат Шәехов, Альфред Якшимбетов, Ядкәр Хәбибуллин белән аралашу укучыларның да, укытучыларның да күңелләренә хуш килде. Тукай турында яңа мәгълүматлар да белделәр. Әйтик, Тукайның төрле яктан үскән, камил шәхес икәнен белгән булсалар да, аның композиторлык һәм җырчылык сәләте булуын күпләр беренче тапкыр ишетте. 2018нче елда бер төркем экспертларга милли геройның кем булуын ачыкларга әмер бирелгәч, алар, һич тә шикләнмичә, Тукай исемен атаганнар икән. «Мондый чаралар яшь буында туган телгә, әдәбиятка һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный, - » дип билгеләп үтте гимназия директоры Айгиз Миннемуллин.
-
Зональный этап конкурса «Папа, мама, я - спортивная семья» 28.04.2026

28 апреля в МЦ «Хыял» прошел зональный этап конкурса «Папа, мама, я - спортивная семья». Из Балтасинской гимназии участвовала семья Ахметовых (3 А). Они получили I место и вышли в финал. Успехов им в финале.
-
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ» 27.04.2026

«Разговоры о важном» на тему: Что значит работать в команде? Сила команды. Цели занятия: воспитание ценностей коллективного труда в контексте Праздника Весны и Труда; ознакомление с примерами коллективной работы в истории страны.














