Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 Б |
| Телефон: | 8(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | Ds.N4baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 93 воспитанника/ 93 бала |
| У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 21.03.2020

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
-
Яшелчә һәм җиләк-җимешләр, алардагы витаминнар. 20.03.2020

1) Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “ Яшелчә һәм җиләк-җимешләр, алардагы витаминнар” турында сойләштек. Витаминнарның кеше организмына сәламәтлекне ныгыту һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алуын белдек. Кеше сәламәтлеге өчен һәм таза булып үсүе өчен витминнарга бай азыклар белән тукланырга кирәк, әгәр витаминнар оргнизмга җитмәсә бик тиз төрле авыруларга бирешәбез.
А дигән витамин бар,
Түм-түгәрәк вак кына.
В дигән витамин бар,
Әйтерсең лә бармаклар.
С дигән витамин бар,
Кайсылары ап-аклар.
Д дигән витамин бар,
Кайсылары ал гына.
Күп төрле витамин бар
Ә үзләре бал гына.
-
Профилактика гриппа, коронавирусной инфекции!!!!
19.03.2020
/upload/storage/org3558/files/Pamyatka individual`naya(4).docx
-
Инглиз фольклоры белән танышу. 18.03.2020

Зурлар төркемендә адапталь әкиятләр аша инглиз фольклоры белән танышабыз..
-
Театр уйныйбыз. 17.03.2020

Кечкенәләр төркемендә туган телдә сөйләшергә өйрәтү төрле юнәлештә алып барыла. Ә сәхнәләштерү аша ныгытылган эшчәнлек балаларда матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уятып кына калмый, мөстәкыйль аралашуга да әзерли.
-
“Грипп һәм салкын тию” темасына әңгәмә 16.03.2020

1) Зурлар төркеме балалары белән “Гриппка һәм салкын тию” темасына әңгәмә үткәрдек. Балаларга салын ел фасылларында үзенне ничек сакларга кирэклеген ачыкладык.
Грипп симптомнары булса нилэр эшлэргә кирәклеген санап чыктык:
- Өйдә калабыз, чөнки авыру башка балаларга кучә,
- Тән температурасы булса табибка барабыз,
- Күп итеп су эчэбез,
- Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз-борынны кулъяулык белән капларга онытмйбыз,
- Бүлмәләрне җилләтәбез.
Авыуны булдырмас өчен, кулларны юып,борынны һәм тамакны чайкап торабыз,авырган кеше янына бармаска кирәклеген белдек. Исән сау һәм сәламәт булыйк!
-
Все профессии интересные . 12.03.2020

Кто нам делает сапожки,
Ранцы, пуговицы, ложки?
Кто построил дом? И кто
Шил нам куртки и пальто?
Кто кует металл для плуга,
Добывает нефть и уголь?
Это люди разных профессий. Сегодня дети на деятельности русского языка закрепляли свои знания о профессиях. Дети разделились на две команды. Им было весело и интересно соревноваться между собой: найти ответы на вопросы о профессиях, отгадывать загадки, собирать пазлы.
-
Үсентеләр утыртабыз. 11.03.2020

Уртанчылар төркеме балалары белән борыч үсентеләрен күчереп утырттык. Үсемлекләрнең үрчү ысуллары белән таныштык.
-
Тәҗрибә үткәрү. 10.03.2020

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәҗрибә үткәрү: “ Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?” Балаларның тикшерү, тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерәбез..
-
Бәйрәм белән! 08.03.2020

Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Язлар кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.Һәр көнегез үтсен шатлык белән,
Бәйрәм белән сезне, әниләр!













