Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 б |
Телефон: | +7(843)-682-41-11 |
E-Mail: | 1273000003@tatar.ru, mdou6@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 91 воспитанников/ 91бала |
У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Фестиваль-конкурс "Школьных театров". 16.01.2020
Коллектив МБДОУ"Балтасинский детский сад№4 комбинированного вида"награжден в номинации "Спектакль для юного зрителя"на районном фестивале-конкурсе "Школьных театров".
-
31.12.2019
-
Яңа елны каршылап. 27.12.2019
Атна дәвамында балалар бакчасының төрле төркемнәрендә Яңа ел бәйрәме гөрләде, кичә ул могҗизалы тамаша белән мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәмамланды.Моңарчы күрелмәгән, әлеге гадәти булмаган бәйрәмдә йолдызлар, марсианкалар, инопланетяниннар һәм космик роботлар чыгыш ясады. Күз явын алырлык костюмнардан алып һәрбер бию һәм җыр нечкәлекләренә кадәр уйланып тамашачыга тәкъдим ителде. Ракетада очып, ят планетага килеп эләгү, югалган Кыш бабайны эзләү барышында төрле вакыйгаларга юлыгу да бу бәйрәмне онытылмаслык итте. Бу бакчада төрле бәйрәмнәрне тамаша кылдык, тик әле мондыен күргән юк иде. Төрле төркемнәрдә эшләүче тәрбиячеләрнең бердәм хезмәте, рольләрне артистларча башкаруы берәүне дә битараф калдырмагандыр бу кичтә. Шуңа да барчагызга да олуг рәхмәтләребезне ирештереп, моннан соң да эшегездә космик югарылыктагы уңышларга ирешүегезне теләп калабыз»
-
Яңа ел иртәсе. 26.12.2019
Уртанчылар төркемендә дә Яңа ел иртәсе күнелле, көтелмәгән сюрпризларга бай булды. Балалар-Йолдызлар, Тычканнар, Пиратлар, Кар бабайлар булып киенеп, үз рольләрен бик матур башкардылар. Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап бабакайдан мактау һәм бүләкләр алдылар.
-
“Серле сандык” 25.12.2019
Кечкенәләр төркемендә “Серле сандык” дип исемләнгән бәйрәм иртәсендә балалар, Тычкан сихерләп кечкенәйткән Кыш бабайны зурайту өчен йолдызны эзләп, урмандагы төрле маҗараларга юлыктылар. Аю, Кар бабай,Бүре, Кар кызы ярдәм итеп, ачкычны эзләп таптылар. Кыш бабайны зурайтып, аңа үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
"Кар бабай маҗаралары” 24.12.2019
Бакчабызда шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәм иртәләре утте.Ясле торкеме балалары белән узган “Кар бабай маҗаралары” дигән бәйрәмдә Кар бабай,Куян, Гном, Кар кызы һәм Кыш бабайга балалар һөнәрләрен күрсәттеләр.Яңа гына телләре ачылып килүче нәниләр үзләренчә тырышып шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, уйнадылар.
-
”Яна елны каршылап.” 18.12.2019
Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә “ Яна елны каршылап “ дип исемләнгән әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә старт алды . Оста куллы иҗади эниләребезнең эшләре киенү -чишенү булмәсен,төркемебезне әкияттәге кебек бизәде.
-
Рәсем эшчәнлеге. 17.12.2019
Мәктәпкәчә балачак - бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баларның һәрьяклы үсеше камилерәк була. Менү шуңа күрә дә балалар бакчасында сүрәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бу эшчәнлек вакытында балалар үзләренең күргән , тойган әйберләрен сүрәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар. Эшчәнлекнең бер төре буларак рәсем эшчәнлеге баланы үзенә тарта. Минем фикеремчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рәсем эшчәнлеге иң кызыклы эш төрләреннән санала. Рәсем эшчәнлеге балаларның иҗади мөмкинчелекләрен ачарга ярдәм итә. Ул рәсем мөмкин кадәр табигыйрәк ясарга омтыла, ә эшчәнлектән соң анда үзенең рәсеме белән соклану хисе туа .Бала сәнгатенә, сүрәтләү эшчәнлегенең үсеше өчен балаларның кызыксынуларын да исәпкә алырга кирәк,эшчәнлекләр кызыклы үтсен өчен. Эшне төрле формада, кызыклы темаларга үткәрергә тырышабыз.
-
Дидактик уеннар кургәзмәсе 16.12.2019
Буген бакчабызда тәрбиячеләр арасында "Танып белү " юнәлешендә кулдан ясалган дидактик уеннар кургәзмәсе оештырылды.Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Марданова А.Р ."Тән тозелеше"дигән темага лэпбук тәкъдим итте, лэпбук күпкырлы.Лэпбукны балаларга шәхси гигиена күнекмәләре бирү,сәламәтлек өчен кирәкле булган факторлар белән таныштыру,балаларга теш авырулары һәм аларны булдырмау турында мәгълүмәт биру өчен кулланырга була.
-
«Изучаем русский язык» 12.12.2019
В нашем детском саду успешно используется учебно-методический комплект «Изучаем русский язык». Наиболее эффективной и доступной формой деятельности при обучении татароязычных детей русской устной речи является – игра. Дети даже не задумываются, что они учатся, сами того не замечая, намного лучше усваивают русские слова, фразы, предложения.Рабочая тетрадь является частью УМК по обучению детей русскому С помощью этой тетради закрепляется словарный запас ребенка, а также умение отвечать на вопросы и составлять предложение.