Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Авылым яме - чишмәләр. 03.05.2017

Авылым яме - чишмәләр.
Бүген мәктәпкә әзерлек 1 төркеме балалары “Салкын чишмә” гә экскурсиягә барды. Максатлары: туган авыл чишмәләре белән танышуны, чишмәләр һәм аларның кеше тормышында, табигатьтә тоткан ролен өйрәнүне, аларны саклау һәм алар турында кайгырту хисләре тәрбияләүне дәвам итү.
Челтер- челтер чишмә ага
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туймалы түгел.
Без килдек чишмәбезнең
Хәл-әхвәлен белергә.
Тирә-ягын чистартып
Ихтирам күрсәтергә.
-
“Яшел яз - 2017” 03.05.2017

Әти-әниләр белән берлектә барлык төркемнәрдә “Әйләнә-тирә табигать, хезмәт һәм без!”, “Зелёная весна!”, “Табигатьнең якын дусты – булсын иде һәр бала!”, “Табигать ул – безнең әни, табигатьне саклагыз!”, “Яшел яз - 2017” кебек темаларга газеталар ясалды, күргәзмәләр оештырылды. Гаиләләрдә балалар белән бергәләп табигатьтә ял һәм хезмәт итүне оештыру - әлеге газеталарга материал булды.
-
Саф һавада рәхәт шул! 02.05.2017

Ямьле яз җитте, көннәр җылынды.
Урамда саф һава сулап,
Рәхәтләнеп уйнар көннәр җитте.
Күрегез безне, булдырабыз -
Төсле түмгәкләрдән узабыз!
Йөгерәбез, сикерәбез,
Язның рәхәтен тоеп.
-
Язгы өмәләр. 28.04.2017

Балалар бакчасы коллективы язгы өмәләрдә бик актив катнаша. Табигатьне саклау, аның турында кайгырту, көч һәм мөмкинлектән килгәнчә ярдәм итү – барыбызның да изге бурычы икәнең онытмыйк.
Табигатьне саклыйк әле,
Саклыйк әле Җир шарын.
Елгаларны пычратмыйк,
Агачлар да утыртыйк.
Һаман көлеп торсын кояш,
Елгалар челтерәп аксын.
Безнең матур табигатькә
Бөтен дөнья соклансын!
-
Нәни артистлар. 28.04.2017

МББУ социум белән тыгыз элемтәдә эшли һәм яши. 27.04 көнне мәктәпкә әзерлек 2 төркеме балалары Балтач муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлегендә булдылар, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга “Куян өе” исемле театр күрсәттеләр. Театраль күренешне тамашачылар бик җылы кабул итте. Нәни артистларга зур рәхмәт.
-
Бәйрәм иртәсе матур үтте. 28.04.2017

“Без нәни Тукайчылар” тематик атналыгы ахырына якынлашты. Бүген йомгаклау чарасы – “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәм иртәсендә шагыйрьне бөеклеккә күтәргән, тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган тематик презентация белән музыкаль һәм театраль күренешләрләр үрелеп барды.
-
Балтач ял паркында. 27.04.2017

2017 ел – экология елы дип игълан ителде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура башлангычлары нигезен формалаштыру- безнең бурыч. Балаларга якын, алар яраткан төрле эшчәнлек формалары аша туган як табигате белән таныштыру, аңа карата сак караш тәрбияләү, экологик үзаң булдыруда күңел ачу чаралары бик отышлы. Зурлар төркеме балалары “Балтач ял паркы” на барып, Карлсон белән очрашып, ял паркында үз-үзеңне тоту культурасы турында сөйләшеп кайттылар.
-
Г.Тукай әсәрләре рәсемнәрдә 27.04.2017

Бакчабызда “Без нәни Тукайчылар” тематик атналыгы дәвам итә. Балалар Г.Тукай әсәрләрен бик яратып тыңлап, сөйләп һәм уйнап кына калмыйлар, яраткан әкиятләрен рәсемнәрдә дә чагылдыралар. Урта һәм өлкән мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәр үзләренең рәсем почмакларында иптәшләре һәм әти-әниләр хозурлыгына бик матур күргәзмәләр оештырдылар. Сокланып туймассың, үзләренә.
-
Бездә бүген "Ачык ишекләр" көне. 26.04.2017

26 апрель көнне балалар бакчасында әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Максаты: балалар бакчасының гаиләләр белән ике арада хезмәттәшлеген бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек эффектив итеп оештыру һәм системалыгын тәэмин итү. Әти-әниләргә көн дәвамында бакчабызның эшчәнлеге, балалар белән оештырылган барлык эшчәнлек төрләре, режим моментлары белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды. Безнең чакыруны игътибарсыз калдырмыйча, вакыт табып килүегезгә без бик шат. Караган чаралардан соң Сездә туган фикер, киңәшләрне белү – безнең алга таба эшебездә этәргеч булыр дип уйлыйбыз. Активлык күрсәтүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт.
-
Бүген Г.Тукай туган көн. 26.04.2017

24-28 апрель - бакчабызда "Без яшь Тукайчылар" исемле канатлы сүзләр астында уза. Бөтендөнья халкы быел Г.Тукайның 131 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге истәлекле көн - һәркемнең балачагы белән үтә дә бәйле. Еллык планга нигезләп Һәр төркем үзенең планын булдырды. Алар арасында балалар белән, әти-әниләр белән төрле юнәлештә эшләр күзалланды. Мәсәлән, "Кырлайдагы Г.Тукай музее бездә кунакта" дигән фото-күргәзмә балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә игътибарын җәлеп итте.








