Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Мәдәният үзәгендәге чара 23.04.2013

Район культура үзәгендә уздырылган Г.Тукайның 127 еллыгына багышланган чарада уңышлы чыгыш ясадык.
-
Космонавтлар көне. 12.04.2013

8 -12 апрель көннәрендә балалар бакчасында “Космонавтлар көне” уңаеннан тематик атналык барды. Әлеге атналыкның йомгаклау чарасы итеп “Кеше – галәмдә” дип исемләнгән музыкаль-спортив бәйрәм иртәсе уздырылды.
-
Габдулла Тукай айлыгы. 08.04.2013

Апрель ае башы белән балалар бакчасында Г.Тукай айлыгы башланды. Балалар, педагоглар, әти-әниләр, гомумән барлык коллективны актив катнашуын тәэмин итә торган айлык план төзелде. Г.Тукай иҗатына багышланган почмаклар төзү, балалар һәм әти-әниләрнең рәсем эшләреннән күргәзмәләр оештыру, район күләмендә уздырылгын чараларда актив катнашу, әдәби-музыкаль бәйрәм иртәсе уздыру – болар кайбер чаралар.
-
Карга боткасы. 05.04.2013

5 апрель көнне балалар бакчасында – Карга боткасы бәйрәме уздырылды. Милли җыр- биюләр, уеннар, язны чакырып яңгыраган шигырьләр, кунакка килгән канатлы дусларыбыз – кошлар белән очрашулар белән үрелеп барган бәйрәм иртәсе тәмле боткадан - карга боткасыннан авыз итү белән тәмамланды.
-
Нәүрүз бәйрәме 28.03.2013

Бездә Нәүрүз бәйрәме!
-
Тәрбиячеләр белем күтәрә. 26.03.2013

26 март көнне балалар бакчасында “Балалар бакчасында балалар эшчәнлеген оештыруга көн таләпләре” темасы астында Һөнәри кабат әзерләү курслары кысаларында республика семинар-практикумы узды.
-
Җиңүчеләребезне котлыйбыз. 26.03.2013

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бик теләп Балтач сәнгать мәктәбенең музыка бүлегенә укырга йөриләр. Һәм алар әледән-әле үзләренең җитәкчеләре белән төрле район, республика, хәттә ил күләмендә уза торган конкурс, фестивальләрдә катнашалар, төрле призлы урыннар, исемнәр алалар.
-
“Ачык ишекләр” атналыгы. 25.03.2013

18 марттан 22 мартка кадәрге чорда балалар бакчасында әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр” атналыгы уздырылды.
-
“Созвездие -Йолдызлык” – 2013 24.03.2013

Балтач төбәгендә "Созвездие - Йолдызлык 2013" конкурсы үтте.
-
“Созвездие - Йолдызлык” – 2013 – җиңүчеләрне котлыйбыз. 24.03.2013

24 март көнне Балтачта “Йолдызлык-Созвездие” – 2013 фестиваленең Гала-концерты узды. Закиров Данил (2 урын), Шакирзянова Азалия (2 урын) әлеге концертта уңышлы чыгыш ясадылар, Дипломнар белән бүләкләнделәр. Булдырдыгыз, балалар. Сезне чын күңелдән барлык бакча апалары исеменнән котлыйбыз, алга таба да җиңүләрегез күп булсын.








