Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Поздравление 10.04.2015

Мы поздравили своих новых друзей из Малолызинского детского сада со светлым праздником Пасхи и сделали им подарки-пасхальные яички.
-
Җитез янгын сүндерүчеләр 10.04.2015

Белем бирү учреждениесендә уртанчылар төркеме балалары арасында КВН узды. КВН ның темасы: "Җитез янгын сүндерүчеләр". Әлеге ярыш-уенда төп хөкем итүче булып Балтач янгын сүндерү бүлеге вәкиле Ахатов Р.Р. та катнашты, балаларга киңәшләрен бирде. Балалар үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта, кыюлыкта сынадылар. Иң мөхиме - ут белән уйнарга ярамаганлыкка инандылар. Чара зурлар төркеме балалары башкаруында "Төлкенең ут белән шаяруы" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды.
-
"Җиңү алып килгән яз! 09.04.2015

1 кечкенәләр төркемендә патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан тәрбиячеләр балалар белән бергәләп "Җиңү алып килгән яз!" темасына папка-ширма ясадылар.
-
Ветераннар турында сөйләшәбез. 09.04.2015

Уртанчылар төркеме балалары белән үзләренең бабайлары һәм сугышта катнашкан герой-балалар турында әңгәмә үткәрелде. Балаларда патриотик хисләр, сугыш ветераннарына карата хөрмәт, аларның батырлыкларына соклану һәм алар турында кайгыру теләге булдырылды.
-
Җиңүне каршылап 09.04.2015

Зурлар төркеме балалары әти-әниләр белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап рәсемнәр, аппликацияләр ясауда актив катнаштылар.
-
Театр карадык. 07.04.2015

Белем бирү учреждениесенең уртанчылар һәм өлкән мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары Балтач мәдәният үзәгендә Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Авыл эте Акбай" дип исемләнгән музыкаль әкият карадылар. Спектакльне балаларга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары куйды. Театрны балалар бик җылы кабул итте. Туган кичерешләре, шатлыклары белән кайткач әти-әниләре белән дә уртаклаштылар, бергәләп рәсем эшләреннән күргәзмә оештырдылар.
-
Конкурс "Җиңүгә 70 ел" 03.04.2015

Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якыная. Әлеге уңайдан Бөтенрәссәй "Язгы рухлану" - "Җиңүгә 70 ел!" дип аталган рәсем эшләре конкурсында II кечкенәләр төркеме балалары үзләренең иҗади сәләтләрен сынап карадылар. Нәни генә булсалар да, нәтиҗәсе сөенерлек - I урынга лаек булдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Бездә көлке көне! 01.04.2015

Бүген балалар бакчасында көлке көне уңаеннан күңелле чара узды. Шаян клоун фокуслар, Акбай күңелле уеннар алып килгән иде.
-
Бүлмә гөлләре 30.03.2015

“Язгы тәҗрибәләр. Бүлмә гөлләре” проекты кысаларында зурлар төркеме балалары фиалка гөле үсентеләрен күчереп утырту алымнары белән танышты.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 30.03.2015

Белем бирү учреждениесендә бүген көн аеруча җанлы башланды. Ишекне ачып керүгә балаларны татар халкының җыр һәм моңы каршы алды. Яз хәбәрчеләре – кара каргаларны каршы алу хөрмәтенә “карга боткасы” пешерүгә дә алдан хәстәрлек күрелде, уен-көлкеле матур гореф-гадәтләр белән май һәм ярмалар җыелды. Ботка пешкән арада балалар Нәүрүз кызына кунакка бардылар, төрле музыкаль сәләтләрен күрсәттеләр, үзләрен уеннарда сынадылар.








