Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Батырларга чәчәкләр 08.05.2015

Белем бирү учреждениесенең урта һәм өлкән мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары Балтач бистәсенең Җиңү аллеясына экскурсиягә бардылар. Алар Бөек Ватан сугышында һаләк булган батыр солдатлар хөрмәтенә мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.
-
Җиңү бәйрәме иртәсе 07.05.2015

Белем бирү учреждениесендә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе узды. Әлеге чарада балалар һәм апалар башкаруында җиңү бәйрәме, батыр солдатлар турында җыр һәм шигырьләр яңгырады, хәрби теманы яктырткан биюләр башкарылды. Җиңүне якынайткан хәрби, патриотик җырлар бәйрәмдә катнашкан һәркемнең күңел җепләрен селкетте.
-
Бабам - минем горурлыгым! 05.05.2015

Белем бирү учреждениесендә бүгенге көндә "Җиңү алып килгән яз!" проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында уртанчылар төркеме әти-әниләре көче белән "Бабам - минем горурлыгым!" дигән почмак булдырылды. Почмак үз эченә "Сезнең батырлык мәңгелек!", "Балтач - батырлар ягы", "Солдат язмалары" һ.б. бик тулы, эчтәлекле материаллар тупланган папкаларны да ала.
-
"Батырлар юлы" 05.05.2015

Җиңү бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара. Әлеге бөек, истәлекле вакыйганы балалар күңелендә үтемле итеп сеңдереп калдыру, өлкән буын вәкилләренә, аларның сугышчан батырлыкларына соклану, гоурлану һәм дә кайгыртулы хисләр тәрбияләү максатыннан уртанчылар 2 төркеме балалары әти-әниләр белән берлектә зур тарихи эзләнү алып бардылар - бабаларының сугышта узган юлларын, фронт хатирәләрен, күрсәткән батырлыкларын өйрәнделәр, материалларны тупладылар һәм күргәзмә оештырдылар.Әлеге күргәзмә янында тәрбия сәгатьләре бик эчтәлекле уза. Балалар үзләренең бабалары белән бик горурланалар. Сокланырлык шул аларның тормыш юллары.
-
Җиңү аллеясы 29.04.2015

Уртанчылар төркеме әти-әниләренең кул эше. "Җиңүнең 70 еллыгы" аллеясы.
-
Бездә бүген Тукай көне! 24.04.2015

Килә язлар, китә язлар,
һәр ел саен үзгәрелә...
һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә.
Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне безнең бәйрәм!
-
Сәламәт буласың килсә? 21.04.2015

Мәктәпкәчә белем учреждениесендә "Сәламәт буласың килсә?" дип исемләнгән спорт уеннары иртәсе узды. Балалар уеннарда катнашып кына калмады, М.В.Лазарев методикасына таянып мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкаруында "Шәхси әйберләрнең серләре" дигән театральләштерелгән күренеш карадылар, шәхси гигиена таләпләре белән дә таныштылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 21.04.2015

Уртанчылар төркеме 1 балалары Балтач үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Экскурсиянең максаты - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан махсус әзерләнгән чарада катнашу. Китапханә хезмәткәрләре балаларга "Балалар язучылары - сугышта" дип исемләнгән әдәби-тематик чара әзерләгәннәр иде. Балалар очрашудан бик тулы, җылы кичерешләр белән кайттылар. Шундый эчтәлекле очрашу оештырганнары өчен китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Яраткан мультфильмнарыбыз 21.04.2015

Зурлар группасы балалары рус һәм татар телендә мультфильнарны бик яратып карыйлар. Үзләренең яраткан мультфильмнарында алган тәэсирләрен әти-әниләре белән берлектә рәсемдә чагылдыралар.
-
Яраткан мультфильмнар 16.04.2015

Без өйдә мультфильнар карарга, караган мультфильмнардан соң туган уй-тойгыларны рәсемнәрдә чагылдырырга бик яратабыз.








