Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
"Куркынычсызлык таҗы" 08.09.2022

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Куркынычсызлык айлыгы" кысаларында "Куркынычсызлык таҗы" исеме астында түгәрәк өстәл артында фикер алышты. Көн кадагында әйләнә тирәбездә килеп туарга мөмкин булган куркынычсызлык очраклары, әлеге очрак килеп туганда балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре аңлатылды.
-
07.09.2022

Балаларны өйдә килеп туарга мөмкин булган куркыныч очраклар белән таныштыру, ситуациядән тормыш иминлегенә зыян китерми чыгу юлларын өйрәтү.
Мәктәпкә хәзерлек төркеме (Тәрбиячеләр: Акбирова Г. М., Гыйльметдинова Г. Р.)
-
"Белем көне белән!" 01.09.2022

Бүген бакчабызда күңелле итеп белем көне үткәрелде. Балаларны җырлар, уеннар, бүләкләр белән каршы алдылар. Махсус әзерләнгән фотозонада балалар әти-әниләре белән истәлеккә фотога төштеләр.
-
"Флаг күтәрү" 01.09.2022

Уку елы башлану сәбәпле бүген бакчабызда тантаналы рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флаглары күтәрелде.
-
08.07.2022

Корбан гаете алдыннан Балтач үзәк мәчете балаларны гает күчтәнәчләре белән сөендерде.
-
"Тәҗрибә бакчасында" 30.06.2022

Җиләк-җимеш, яшелчә
Сәламәтлеккә файда.
Суган, җиләк, кишер аша
Менә витамин кайда.
Бүген кече яшьтәгеләрнең 2 төркеме балалары тәҗрибә бакчасында җиләкне тышкы кыяфәте, зурлыгы, тәме буенча аерырга өйрәнделәр.
Тәрбиячеләр: Валиуллина Ф.Н.,Шакирова Г.М.. -
"Без спорт белән дус"" 30.06.2022

Бүген кечкенәләр төркемендә спорт күңел ачу иртәсе бик күңелле узды.Бу уеннар физик активлык, нәниләрдә кыюлык, өлгерлек, җитезлек кебек физик сыйфатлар тәрбияләү белән беррәттән, сабыйларның игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә булышлык итә.
Тәрбияче: Хадиева Ч.М. -
"Коляскалар парады" җиңүчеләре 27.06.2022

Кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Гарифуллин Даниллар гаиләсе "Яшьләр көне" кысаларында уздырылган "Коляскалар парады"нда катнашып 1 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз, горурланабыз! Балалар бакчасы белән даими хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез!
-
"Тәҗрибә бакчасында" 27.06.2022

Балалар бакчасында тәҗрибә эшчәнлеген оештыру һәр балага әйләнә-тирә дөньяны танып белергә һәм үзенең кечкенә ачышларын ясарга ярдәм итә. Җәй көне табигать балалар өчен гаҗәеп төрле мохит тудыра. Алар үзләре өчен яңа дөнья һәм могҗизалар ача. Балаларда әйләнә-тирә табигать турында күзаллаулар формалаша, алар үзләренең күзаллауларын киңәйтә, уйларга, күзәтергә,нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Бүген уртанчылар төркеме балалары белән түтәлдәге сарымсакларны күзәттек,аларның укларын сындырдык. Тәрбияче: Альмухаметова Г.Р.
-
"Спорт көне" 22.06.2022

Бүген бакчабызда "Спорт көне" узды. Кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары белән саф һавада уеннар оештырдык,спорт төрләре турында әңгәмә үткәрдек. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде. Тәрбиячеләр: Альмухаметова Г.Р.,Чукаева М.Н.,Шамсутдинова А.Р.,Хадиева Ч.М.







