МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Контроль эшләр
20.12.2018
Мәктәбебездә яңа елга әзерлек тулы көче белән бара. Чирек тәмамланырга бер генә атна калу сәбәпле, төрле фннәрдән укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан, контроль эшләр үткәрелә. Инглиз теле һәм татар теле фәннәреннән исә административ контроль эшләр эшләнелә. Укучыларга чирек дәвамында алган белемнәрен яхшы билгеләр белән расларга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
-
Олимпиадалар нәтиҗәләре шатландыра
20.12.2018
Россиякүләм олимпиадаларның муниципаль этабы дәвам итә. Безнең укучыларбыз да актив катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. Рус теле, технология, ОБЖ,физик культура, татар теле, әдәбият, җәмгыять белеме һәм тарих фәннәреннән призлы урыннарыбыз бар. Укытучыларыбызны һәм укучыларыбызны уңышлары белән ихлас котлыйбыз.
-
РАСПИСАНИЕ ГИА 2019
19.12.2018
Проект единого расписания проведения единого государственного экзамена и государственного выпускного экзамена по образовательным программам среднего общего образования в 2019 году
-
Котлыйбыз!
18.12.2018
Коррупциягә каршы көрәш Республика конкурсының муниципаль этабында сочинение номинациясендә 3 нче урын алган укучыларбыз Гильмуллин Фәнис(җитәкчесе Гарифуллина Г.И.) һәм Хөсәенова Зәринәне (җитәкчесе Миннемуллин А.Р.) уңышлары белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз!
17.12.2018
Карадуган авылында узган "Игенче" колхозы призына үткән хоккей ярышында Корбангалиев Әдел һәм Садыйкова Дилия Норма мәктәбе составында катнашып, 3 нче урын яуладылар. Укучыларыбызны ихластан котлыйбыз!
-
Яңа елга әзерлек
16.12.2018
Әлеге атнаны мәктәбебез укучылары сын ясау, аны буяу белән уздырдылар. Һәр класска бүленеп бирелгән сыннар тиз арада төрле җәнлекләргә, Яңа ел символы булган Кыш бабай һәм Кар кызына әверелделәр. Бу эштә әти-әниләрнең дә булышлыгы зур булды. Яңа ел рухын күтәрүдә үз өлешен керткән һәр укучыга, укытучыларыбыза, әти-әниләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез
- Конкурс 15.12.2018
-
Бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор белән очрашу
13.12.2018
13 нче декабрь көнне башлангыч сыйныф укучылары бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор белән очрашуда булдылар. Биредә балалар белән гадәти әңгәмәдән тыш, каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дә аңлатып үтелде. "Чаңгы, чаналарда шуган вакытта иптәшеңә зыян салмаска, кар атышып уйнаганда сак булырга, шартлаткыч уенчыкларга кагылмаска" - дигән сүзләрне барлык балалар да игътибар белән тыңладылар, тәртип бозмас өчен барлык чараларны күрергә сүз бирделәр.
- Котлыйбыз! 11.12.2018
-
Котлыйбыз!
10.12.2018
Мәктәбебездә укучыларның физик сәламәтлеген үстерүгә зур игътибар бирелә. 8 нче ноябрь көнне "Балтач" спорткомплексы кысаларында 2000-2002 нче елгы укучы кызлар арасында узган волейбол ярышында безнең укучыларыбыз 4 нче урын яулады. Шушы ук көнне Салавыч авылында булып узган көрәш ярышында Аухадиев Ленар 1 нче урын һәм Тимербаев Айнур 2 нче урын яулап алдылар. Укучыларыбзны уңышлары белән котлыйбыз!