МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Олимпиада җиңүчеләрен котлыйбыз! 27.11.2019

Мәктәбебез укучылары математика һәм тарих фәннәре буенча олимпиадаларның район турларында уңышлы чыгыш ясадылар.
6 нчы сыйныф укучысы Зиннәтуллин Исмәгыйль математика фәненнән җиңүче, 7 сыйныф укучысы Галимов Инсаф математикадан призер, тарих фәненнән җиңүче, 9 сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим тарих фәненнән җиңүче.
Әлеге укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. -
"Дус сыйныф серләре" бәйгесе 22.11.2019

Бөрбаш урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф әти-әниләре район күләмендә үткән "Дус сыйныф серләре" бәйгесендә унышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
22 нче ноябрь - Сүзлекләр көне 22.11.2019

22 нче ноябрь - Сүзлекләр көне уңаеннан 5 нче сыйныфларда китапханәче - Венера Надиловна "Сүзлекләр иленә сәяхәт" дигән чара үткәрде. Чарада сүзлекләр тарихы, аларны төзүчеләр һәм сүзлекләрнең төрләренә тукталып, мәгълүмат бирелде.
-
Коррупциягә каршы хокукый турнир 20.11.2019

8-11 нче сыйныф укучылары арасында Коррупциягә каршы хокукый турнир булып узды. Районнан килгән Балтач муниципаль районы җитәкчесенең коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Энҗе Фәритовна, Форпост җитәкчесе Фердинант Шәрипҗанович укучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар.
-
Пенсия белемнәре көне 19.11.2019

Пенсия белемнәре көне уңаеннан Пенсия фонды хезмәткәрләре мәктәбебез укучылары өчен "День пенсионной грамотности" акциясе үткәрделәр.
-
Бөрбаш күмәк хуҗалыгы 19.11.2019

-
Ачык тәрбия сәгате 15.11.2019

11 нче сыйныф җитәкчесе Зөлфирә Зөфәровна "Язмышың үз кулыңда" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәтте.
-
Мониторинг 14.11.2019

12, 13 нче ноябрь көнне 8 нче сыйныф укучылары инглиз теле, математика, тарих фәннәреннән мониторинг эшләделәр.
-
Котлыйбыз 14.11.2019

Бөек Җиңүнен 75 еллыгы уңаеннан район үзәгендә үткәрелгән “Кем, нәрсә, кайда?” бәйгесендә Бөрбаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары 1 урын яуладылар. Котлыйбыз!!!
-
“Туган ягым – яшел бишек” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре 13.11.2019

“Туган ягым – яшел бишек” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре мәктәп сайтының тиңдәшле бүлегенә урнаштырылды.
Конференциядә катнашканучыларның һәммәсенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!










