МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Котлыйбыз! 10.01.2020

Нөнәгәр урта мәктәбендә булып узган Төбәкара конференциядә Бөрбаш урта мәктәбе укучылары катнашып Каримуллин Райнур 1 урын, җитәкчесе Ранил Мөнир улы Гобәйдуллин, Мәликә Гәләветдинова 2 урын, җитәкчесе Зөлфирә Зөфәр кызы Нуретдинова яуладылар.
-
Котлыйбыз 28.12.2019

Хезмәттәшебез Рим Фаргатовичны "ОБЖ укытучысы" муниципаль конкурсында җиңү яулавы белән тәбрик итәбез!
-
Яңа ел кичәләре 27.12.2019

26 нчы, 27 нче декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел кичәләре булып узды. Бәйрәм бик күңелле һәм җылы хисләргә үрелеп узды. Кыш бабай, кар кызы белән уеннар уйнау, төрле сыйныф укучыларының костюмнарын карау кичәне тагын да ямьгә күмде.
-
Аргамак" укучылар оешмасының гомуми җыелышы 26.12.2019

Бүген, ягъни 25 нче декабрь көнне, Бөрбаш урта мәктәбе "Аргамак" укучылар оешмасының чираттагы гомуми җыелышы булып узды. Җыелышта беренче яртыеелыкка йомгак ясалды, алдагы ярты уку елына бурычлар билгеләнде.
-
Ата-аналар җыелышы 26.12.2019

25 нче декабрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта мәктәбебез директоры - Сибагатуллин Мәлик Тимерхан улы беренче яртыеллык, сынау имтиханнары ОГЭ, ЕГЭ нәтиҗәләре, мәктәп ашханәсендә туклану менюсы белән таныштырды. Алда торган максатлар, куелган бурычлар турында аңлатып үтте.
-
Ачык дәрес 25.12.2019

Тормыш иминлеге укытучысы Рим Фәргатович 8 нче сыйныфта "Беренче ярдәм күрсәтү" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
Яңа ел бүләкләре 25.12.2019

Бүген мәктәбебезгә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Укучыларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
-
Котлыйбыз 24.12.2019

21-22нче декабрь көннәрендә, “Балтач” күпфункцияле спорт залында, Балтач муниципаль район башлыгы призына ир-егетләр арасында 24нче тапкыр традицион көрәш ярышлары уздырылды. Бөрбаш мәктәбе егетләре: Галимов Әлфис, Әүхәдиев Ленар янәдән беренчеләр рәтендә. Әфәрин!!!
-
Котлыйбыз 24.12.2019

Мәктәбебезнең җыештыручысы – Гөлфия Әхәт кызы Гарифуллинаның гомер бәйрәме. Гөлфия апа! 50 яшьлек алтын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел булып кал.
-
"Иң тәмле бутерброд" бәйгесе 23.12.2019

Хезмәт укытучысы Ләйлә Сабировна тарафыннан уткәрелгән "Иң тәмле бутерброд" бәйгесендә җиңучеләр дә билгеле булды.
Кызлар арасында:
1 урын - Мөхәрләмова Динә
2 урын - Вафина Нәргизә
3 урын - Корбангалиева Энҗе
Егетләр арасында:
1 урын - Гарифзянов Дилшат
2 урын - Галимов Инсаф
3 урын - Галимов Әлфис










