Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Суган утырттык. 27.02.2015

Суган, сарымсак - авыруларның иң беренче дошманнары. Организмга язын витамин җитми. Шуңа бакчабызның мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләре Раилә Мөхәммәтфатиховна белән суган утырттылар. Аны көн саен карап, су сибеп торалар.
-
70 еллыкка әзерлек... 24.02.2015

Бакчабызның һәр төркемендә Җиңүнең 70 еллыгына багышлап передвыжкалар эшләнелде, "Сугыш чоры балалары" дигән папкалар тутырылды.
-
Бабаем солдат булган... 20.02.2015

Бүген Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек. Бәйрәмнең кунаклары - бабайларыбыз иде. Алар армиядә булганнар, солдат хезмәтен үтәп кайтканнар. Солдатларга багышланган шигырьләр; әтиләр һәм бабайлар турында җырлар, "Йолдыз" биюе һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Әти белән көчле мин. 18.02.2015

Бүген уен мәйданчыгы әтиләрнең көр тавышы белән балаларның шат авазыннан гөр килеп торды. Балаларны җитәкләп әтиләр өч командага бүленделәр һәм кызыклы уеннарда катнаштылар, ярышларда көч сынаштылар. Уенда дуслык җиңеп чыкты, һәркем үзен җиңүче һәм актив уенчы итеп хис итте.
-
Китап - киңәшчем минем. 11.02.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң матур традицияләрнең берсе ул - китапханәгә бару. Бу юлы да ктапханәче Әнисә апабыз безне яңа китап-журналлар, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзелгән стенд белән каршы алды. Без дә үз чиратыбызда сынатмадык: "Минем гаиләм" темасына рәсемнәр ясап, шигырьләр сөйләп бүләк ясадык.
-
Чаңгы - 2015. 07.02.2015

Бүген Рәсәй күләмендә чаңгычылар көне. Без дә бу күркәм чарадан читтә калмадык, коллективыбыз белән чаңгы юлына чыктык. Кояш нурларында җемелдәгән карда рәхәтләнеп чаңгы шудык.
-
Кышның күңелле мизгелләре. 30.01.2015

"Сез кышны яратасызмы?" дип сораганга зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүчеләр: "Яратабыз, чөнки кыш кына безне шулай сөендерә ала. Рәхәтләнеп чаңгы, чана, тимераякта шуабыз, туйганчы карда ауныйбыз!" - дип җавап бирделәр беравыздан.
-
Витаминнар үстерәбез! 27.01.2015

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар тәрбияче ярдәмчесе Минзифа апалары белән бергә суган утырттылар. Көн саен су сибеп, аның үсүен күзәтеп торалар.
-
Бакчабызга нәниләр килде. 16.01.2015

Бакчабызның нәниләр төркеменә 3 бала килде. Алар ияләнү-адаптация чорын уңышлы гына башлап җибәрделәр.
-
Туган көн бәйрәме. 14.01.2015

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар ай саен туган көн бәйрәме уздыралар. Алар бүген январь аенда туган төркемдәшләрен - Ансарны, Гаделне, Зифаны - туган көннәре белән котладылар, бергәләшеп "Ак калач" уйнадылар.









