Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
4 нче сыйныфлар мониторинг үтә. 10.12.2013
Мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан, МО и Н Татарстан Республикасының № 4276/13, 19.11.2013 ел приказына нигезләнеп мониторинг тикшерү үткәрелә башлады. 10 декабрь- математика, 13 декабрь - рус теле, 16 декабрь - әйләнә- тирә дөнья, 18 декабрь- татар теле фәннәреннән сыналу булачак. Укучыларыбызга уңышлар телик!
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез! 06.12.2013
Яңа ел бәйрәмен каршылап үз кулларыбыз белән серле, зәвыклы бүләкләр ясый башладык. Бәйрәмдә һәр кеше сөенсен һәм күңелләр күтәренке булсын!
-
Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. 29.11.2013
Тимәгез кошларга, сайрасын, бетерсен зарарлы кортларны.
Аларга ярдәм итегез. Саклагыз, канатлы дусларны!
-
Кадерле әниләребез! 24.11.2013
Әнинең нинди кадерле, кеше тормышында әһәмиятле зат икәнен искәртеп тору бер дә урынсыз. Чөнки һәммәбез беләбез, кеше гомеренең башыннан алып ахырына кадәр озатып баручы изгелекләр барысы да шул әни сүзе белән бәйләнгән. Без барыбыз да, бүгенге көндә кемнәр генә булмыйк, башлангычыбыз белән, гомеребез, белемебез, тәрбиябез белән әниләргә бурычлы. Әнкәйләргә иң зур ихтирамга лаек, иң олы хөрмәткә ия кешеләр шуны бервакытта да истән чыгармыйк, күңелебездә әниләребезгә рәхмәт хисен йөртсәк безнең юллар һәрвакыт уңар, шул хис безне әнкәй догасы кебек һәчак саклап яклап йөртер. Әниләребез безнең гамәлләргә куанып тыныч картлыкларын каршы алырга лаеклы кешеләр. Бәйрәмнәре белән аларны. Авырмасыннар сау-сәламәт һәм озын гомерле, тыныч күңелле булсыннар.
-
Ачык шөгыль. 22.11.2013
Балалар бакчасы "Шырпы - уенчык түгел" проекты кысаларында әти-әниләр өчен ачык шөгыль күрсәтте.
-
Без "Башваткыч"та 22.11.2013
Әниләр көне уңаеннан мәктәп- бакча әниләре көндәлек мәшәкатьләрдән арынып бәйрәмгә килделәр. Аларның иң белемлеләре үз көчләрен башваткыч уенында сынап, хәтта машина да отып кайтып киттеләр. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итеп, күңелле биюләр белән тәмамланды.
-
Ачык ишекләр көне. 19.11.2013
Әти- әниләр мәктәпкә дәресләр карарга килде.
-
Көзге бал. 14.11.2013
Мәктәп укучылары дәресләрдән соң уңыш бәйрәме уздырды. Кичә кызыклы уеннар, күңелле биюләр белән дәвам итеп, көзге мул уңыштан, үз куллары белән әзерләгән ризыклар белән, чәй табыны артында тәмамланды.
-
Ачык дәрес. 11.11.2013
Балалар бакчасы тәрбиячесе Хөсәенова Энҗе Рафаэль кызы аттестация үтү өчен эксперт комиссиясенә ачык шөгыль күрсәтте.
-
Экология елы. 29.10.2013
Экология елы уңаеннан укучылар технология дәресләрендә табигый материаллардан күмәк композицияләр эшләп куйдылар.