муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Әти-әниләр җыелышы. 21.09.2021

Бу уку елында беренче мәктәпкүләм әти-әниләр конференциясендә сүз уку, тәрбия, олимпиада, имтихан, ВПР, туклану һб бик күп мәсьәләләр буенча барды. ПДН инспекторы Ләйсән Газинуровна район буенча статистик мәгълүматларга тукталды, кич йөрү, велосипед һәм скутерлар, тәмәке тарту, террор һб турында аңлатты. Мәктәп администрациясе чыгышлары да бик эчтәлекле һәм кирәкле иде.
-
1 нче сыйныфларга юл аша чыгарга булыш./Помоги первокласснику безопасно перейти дорогу. 20.09.2021

Мәктәптә ЮИД - яшь инспекторлар үз эшчәнлеген башлап җибәрде, беренче сыйныф укучылары өчен Таныштыру дәресе үткәрде алар.
-
Өр-яңа спорт мәйданчыгы. 18.09.2021

Яңа Спорт мәйданчыгында беренче голны район башлыгы хөрмәтле Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм авылдагы барлык төзелеш объектлары, шул исәптән, әлеге мәйданчыкны төзүдә дә зур ярдәм күрсәткән Арбор күмәк хуҗалык җитәкчесе Хәмит Сәит улы Баязитов кертте.
-
Мәйданчык ачылды./ Открытие площадки. 18.09.2021

Авылыбызда бүген тагын бер зур тантана булып узды: Спорт мәйданчыгы ачылды. Мәйданчыкны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм башка бик күп кунаклар, мәртәбәле җитәкчеләр катнашты.
-
Көрәш-2021.
18.09.2021
Бездә бүген ООО Арбор призына көрәш бәйгесе гөрли, район мәктәпләреннән җыелган 90 көрәшче көч сынаша
-
Мәктәбебез горурлыгы./ Гордость школы. 16.09.2021

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Р.Б. Мәгариф журналы тарафыннан оештырылган "Авыл укытучысы" конкурсының 3 нче этабында катнаша, туган (татар) әдәбияттан дәрес бирә. Аңа уңышлар телибез!!!
-
Татарстан варислары көне белән! 15.09.2021

Бөтен мәктәп ник болай шатлана дисезме? Бүген бит бәйрәм көн! Татарстан Варислары Берлеге көне! Бәйрәм белән барыбызны да. Гел шулай дус булып, укучылар үзидарәсе, варислар һәм эзтабарлар бергә эшлик!
-
Батырлык дәресе. 14.09.2021

Авыл китапханәсе белән берлектә эшчәнлек дәвам итә. Бүген 6-7 нче сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар Советлар Союзы герое Василий Булатов тууына 100 ел уңаеннан, аның тормыш юлы һәм Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы турында истәлекләр яңартты.
-
Батырлык дәресе/ Урок мужества. 14.09.2021

Авыл китапханәсе белән берлектә эшчәнлек дәвам итә. Бүген 6-7 нче сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар Советлар Союзы герое Василий Булатов тууына 100 ел уңаеннан, аның тормыш юлы һәм Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы турында истәлекләр яңартты.
-
Без чисталык яратабыз. / Мы любим чистоту. 13.09.2021

Дәресләрдән соң мәктәп бакчасында көзге өмә ясадык.













