муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Әлифба бәйрәме-2022. 25.02.2022

1 нче сыйныфлар бүген Әлифба белән хушлаштылар, әти-әниләрен чакырып һөнәрләрен күрсәттеләр, уңышлары, шатлыклары белән бүлештеләр.
-
Аҗаган-2022. 24.02.2022

Аҗаган уенының кульминацион ноктасы, әлбәттә, яшерелгән флагны табу. Ә аңа кадәр авылның төрле урыннарына яшерелгән "яшерен пакетларны" табарга кирәк. Кызык, кыскасы. Иң күңеллесе - ахырыда җыелышып коймак белән чәй эчү.
-
ЮИДчылар эштә... 22.02.2022

Безнең ЮИД - яшь инспекторлар йоклап ятмый, бүген иртәдән үк "Иминлек телим" акциясенә чыктылар. Иртәнге ыгы-зыгы вакыты бигрәк тә балалар бакчасы, мәктәп һәм кибет тирәсендә була. Димәк, әти-әниләр, өлкәннәргә дә тагын бер кат иминлек кагыйдәләрен исләренә төшерү бик мөһим. Яшь инспекторлар киңәшләр бирделәр, балаларның тиешле урында, махсус креслода булуын, иминлек каешлары эләктергәнме, юкмы икәнен тикшерделәр, белешмәлекләр тапшырдылар. Барыбыз да сәламәт булыйк. Юллар - имин, көннәр - аяз, илләр - тыныч булсын! Балачак бәхетле булсын!
-
Туган тел көне. 21.02.2022

Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан сыйныфларда әдәби викторина һәм КВН үткәрелде.
-
Егетләр кичәсе. 21.02.2022

23 нче февраль бәйрәме алдыннан 5-9 сыйныф кызлары егетләрне бәйрәм белән котлап, бәйрәм кичәсе үткәрделәр.
-
Нәркизәбез - икенче! 21.02.2022

8 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Нәркизә әйдаманнар конкурсында катнашып, икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Мальчиш-Кибальчиш. 21.02.2022

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Аҗаган", ягъни Мальчиш-Кибальчиш уены үтте. И ярышлар кызыклы булды да соң!!! Безгә бик ошады.
-
Егетләр кичәсе.
21.02.2022
Егетләр кичәсен кызлар кызыклы итеп оештырган иде, уйнадык та, җырладык та, чәй дә эчтек. Әлбәттә, бүләкләр дә булды. Дискәтүк тә ясадык. Рәхмәт, кызлар!
-
Инглизчә диктант. 17.02.2022

Бу атнаның тагын бер зур вакыйгасы - 2-9 нчы сыйныф укучылары инглиз телендә диктант язды.
-
Спартакиада. 15.02.2022

Укытучылар Спартакиадасы кысаларында волейбол командасы зона турында 2 нче урын яулады.













