Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 67,423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 58 |
| Телефон: | +7(855)-923-51-16 |
| E-Mail: | Surs.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Урсаево» Азнакаевского района РТ |
| Руководитель: | Харрасов Басир Сагирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 53 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Мәктәптә тарих атналыгы 11.02.2014

11 нче февраль көнне тарих атналыгы уңаеннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кәримова Рәмзия Миндар кызы җитәкчелегендә "Үткәннәргә сәяхәт" исемле викторина уены үтте.
-
Биология атналыгы 05.02.2014

2014 нче елның 3 нче февралендә мәктәп күләмендә биология атналыгы старт алды. Әлеге уңайдан биология укытучысы Нурмөхәмәтова Мөнҗия Гыйлметдин кызы 7 нче сыйныф белән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес мәктәп администрациясе, укытучылар, әти-әниләр тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Тапкырлар һәм зирәкләр 05.02.2014

4 нче февраль көнне 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Тапкырлар һәм зирәкләр" исемле биологик ярыш үтте. Чараны биология укытучысы Нурмөхәмәтова Мөнҗия Гыйлметдин кызы оештырды.
-
Подготовка к ГИА в 9 классе
21.01.2014
С 16 по 21 января в школе прошли пробные тестирования по русскому языку и татарскому языку, математике в форме ГИА. Учащиеся решили задания, аналогичные заданиям ГИА, проверили свою готовность к государственным экзаменам.
-
Ата-аналар җыелышы
14.01.2014
2014 нче елның 14 нче гыйнварында мәктәптә 9 нчы сыйныфларның ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның төп темасы - Төп дәүләт имтиханнарына әзерлекнең барышы.
-
Әниләр бәйрәменә багышланган открыткалар 25.12.2013

20 нче ноябрь көнне Әниләр бәйрәме белән котлау өчен открыткалар ясау мәктәпкүләм конкурсы игълан ителде. 1-4 нче сыйныф укучылары үзләренең рәсемнәре белән сөендерделәр. Барлык укучылар да актив катнаштылар. Иң иҗади открытка дип 10 нчы сыйныфның эше билгеләнде.
-
Ватан геройлары көненә багышланган класс сәгате 09.12.2013

9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне.
Бу бәрәмнең нигезе Изге Георгий җиңүчегә барып тоташа . Әлеге шәхес РФ ның символы – дәүләт гербында сурәтләнә һәм күп еллар һәрби батырлык каһарманлык билгесе булып
тора.
Шул уңайдан мәктәп күләмендә әлеге бәйрәм уңаеннан класс сәгате үткәрелде.
-
Бердәм сәламәтлек көне 30.11.2013

30 нчы ноябрь көнне Бердәм сәламәтлек көненә багышланган чаралар үтте. Башлангыч сыйныф укучыларына "Күңелле стартлар" оештырылды. Уртанчы звено укучылары пионербол уенында ярыштылар. Чара югары сыйныф укучылары һәм укытучылар командалары арасындагы волейбол ярышы белән тәмамланды.
Бәйге 3:0 исәбе белән укытучылар командасы җиңүче дип табылды!
-
Изгелек чишмәсе акциясе 29.11.2013

28 нче ноябрь көнне мәктәбебездә Изгелек чишмәсе акциясе кысаларында мәрхәмәтлелек ярминкәсе үтте. Һәрбер сыйныф төрле милләткә караган сый-нигъмәтләр белән тулы өстәлләр тәкъдим итте. Укучылар әзерләгән күргәзмә, рәсемнәр, плакат-открыткалар кунакларга, әти-әниләргә бик ошады. Җыелган керем "Азнакай" фондына тапшырылачак.
-
Эстафета "Физкульт - УРА!" 29.11.2013

29 нче ноябрь көнне мәктәп спортзалында "Спорт - как альтернатива пагубным привычкам" акциясе кысаларында әти-әниләр белән берлектә "Физкульт-УРА" исемле ярыш-эстафета уздырылды. "Барс"лар һәм "Аю"лар командалары көч сынаштылар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.













