Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 67,423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 58 |
| Телефон: | +7(855)-923-51-16 |
| E-Mail: | Surs.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Урсаево» Азнакаевского района РТ |
| Руководитель: | Харрасов Басир Сагирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 53 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Халыкара туган тел көне
21.02.2014
21нче февральдә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Айгөл Назыйф кызы җитәкчелегендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара уздырылды. Анда 2 , 4 һәм 7 нче сыйныф укучылыры чыгыш ясады.Туган тел турында шигырьләр, җырлар башкардылар, туган телебез-татар теле турында кызыклы,файдалы мәгълүматлар бирделәр.
Бәйрәм ахырында бар укучылар һәм укытучылар, аягүрә басып, Г.Тукайның “Туган тел” җырын җырладылар.
-
Мәктәптә математика һәм информатика атналыгы 19.02.2014

Математика атналыгы уңаеннан 19 нчы февраль көнне укытучы Насибуллина Әминә Зәкиулла кызы 7 нче сыйныфта алгебрадан районкүләм ачык дәрес үткәрде.
-
Яшь сайлаучы көне 17.02.2014

Яшь сайлаучы көне уңаеннан мәктәп күләмендә укучылар өчен сайлау һәм сайлаучы темасына багышланган китап, брошюралар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә атна дәвамында эшләячәк.
-
Мәктәптә математика һәм информатика атналыгы
17.02.2014
17 нче февральдән 22 нче февральгә кадәр мәктәптә математика һәм информатика атналыгы үтә. Укучыларны актив булырга чакырып калабыз һәм уңышлар телибез!
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2014

15 нче февраль көнне 2 - 5 нче сыйныф укучылары өчен герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара уздырылды. Библиотекарь Сахауова Рузалия Мазгар кызы әзерләгән презентация укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды.
-
Профориентация эше. 14.02.2014

2013/2014 нче уку елында мәктәптә профориентлаштыру планы буенча эш алып барыла. Шул уңайдан 14 нче февраль көнне Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре тарафыннан 8- 11 нче сыйныф укучылары арасында сорау алу , тренинг үткәрелде. Әлеге хезмәттәшлек дәвамлы булыр дип уйлыйбыз
-
Хәрби- патриотик айлык дәвам итә 13.02.2014

Февраль аена билгеләнгән хәрби - патриотик айлык дәвам итә. Шул уңайдан 13 нче февраль көнне "Ягез әле, егетләр! " уены үтте. Командалар сынатмады, үзләренең физик һәм рухи яктан көчле икәннәрен исбатладылар.
-
Хәрби- патриотик айлык дәвам итә 13.02.2014

13 февраль көнне мәктәп күләмендә физкультура укытучысы Харисов Айрат Алмаз улы җитәкчелегендә югары сыйныф егетләре, кызлары арасында волейбол буенча ярыш узды. Һәр укучы үзләренең уен осталыкларын күрсәтте.
-
Яшь сайлаучы көне 12.02.2014

12 нче февраль көнне 10 сыйныф укучыларына Яшь сайлаучы көне уңаеннан "Язмыштан узмыш бармы? "исемле ачык класс сәгате уткәрелде.
-
Хәрби- патриотик айлык дәвам итә 11.02.2014

11 нче февраль көнне хәрби- патриотик айлык уңаеннан физкультура укытучысы Харисов Айрат Алмаз улы җитәкчелегендә пионербол уены үткәрелде













