• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа села Урманаево» Азнакаевского муниципального района РТ / ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урманаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423311, Республика Татарстан, Азнакаевский муниципальный район, с. Урманаево, ул. Г. Галиева.д.32А
Телефон: +7(855)-924-30-68
E-Mail: Surm.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с. Урманаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Хайбуллина Гульшат Асгатовна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 49 учащихся, детские сады: Урманаево -8 воспитанников, Первое Мая-2 воспитанника,
У нас учат: 12 учителей и 4 воспитателя

Новости МБОУ "СОШ с. Урманаево"

Сталинград өчен сугыш һәм аның тарихи әһәмияте

Опубликовано: 04.02.2013

1942 елның 19 ноябрендә башланып 1943 елның 2 февраленә кадәр барган Сталинград янындагы контрһөҗүм һәм Иделдә немец-фашист гаскәрләренең Кызыл Армия сугышчылары тарафыннан тар-мар ителүенә 2 февраль көнне 70 ел тулды. Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышының бер этабы булып тора. Бу зур җиңү Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш була, илбасарларны СССР территориясеннән куып чыгаруга нигез сала. 1942 елда августныда немец гаскәрләре Иделгә, Сталинград чикләренә бәреп керә. Шәһәрне бомбага тотулар башлана. Сәнәгать предприятиеләре, коммуналь учреждениеләр, елга порты, нефть саклагычлар, торак кварталлар, балалар бакчалары, суүткәргечләр, электр станциясе җимерелә. Ләкин немецлар Сталинградны тулысынча басып ала алмый. Сентябрь башында Сталинградка килгән Г.Жуковка Сталиннан телеграмма килә: “Сталинград янындагы хәл начарая бара. Дошман Сталинградтан нибары өч чакрымда. Шәһәрне бүген яки иртәгә алырга мөмкиннәр. Командирлардан тиз арада дошманга каршы һөҗүмгә күчүне һәм сталинградлыларга ярдәмгә килүне таләп итегез. Бу мәсьәләдә сүлпәнлек җинаятькә тиң”. 1942 елның сентябрендәЮгары Башкомандующий урынбасары Жуков һәм Василевский немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү планын эшли башлыйлар. Ул “Уран” дип атала. Операция яшерен рәвештә эшләнә. Совет гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр. Һөҗүмдә якташыбыз полковник Гани Сафиуллин җитәкчелегендәге 38 нче укчы дивизия уңышлы сугыш хәрәкәтләре алып бара. Һөҗүм башлангач, беренче немец генералы аның сугышчылары тарафыннан тар-мар ителә. Дивизия солдатлары 108 танк, 22 самолет, 400дән артык тупны юк итәләр.Соңрак, Днепрны кичкәндәге батырлыгы һәм осталыгы өчен, гвардия укчы полк командиры Гани Сафиуллин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. 200 көн һәм төн барган әлеге сугыш Бөек җиңүгә илтүче мөһим юл була. Сталинград янында барган сугышларда немецлар һәм аларның союзниклары барлыгы 1,5 млн кеше югалталар. “Сталинград” сүзе совет кешеләренең каршылык күрсәтү һәм каһарманлыгы символына әверелә. Сугыш... Бу сүз күп кенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.



К списку новостей