• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа села Урманаево» Азнакаевского муниципального района РТ / ТР Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урманаево» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423311, Республика Татарстан, Азнакаевский муниципальный район, с. Урманаево, ул. Г. Галиева.д.32А
Телефон: +7(855)-924-30-68
E-Mail: Surm.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с. Урманаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Хайбуллина Гульшат Асгатовна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 49 учащихся, детские сады: Урманаево -8 воспитанников, Первое Мая-2 воспитанника,
У нас учат: 12 учителей и 4 воспитателя

Новости МБОУ "СОШ с. Урманаево"

Гаилә бәйрәме

Опубликовано: 11.05.2012

 

Гаилә бәйрәме.

Экран аша Л. Гимаеваның “Балам” җыры һәм клипы залга куела.

Укытучы чыгышы:

                                     

                                                Хөрмәтле кунаклар!

“Мин-гаиләмдә бәхетле. Мин –гаиләмдә көчле” дип исемләнгән кичәбезне башлап җибәрәбез.

 

1а.б.       Исәнмесез, укытучылар, кадерле әти-әниләр һәм балалар! Кайберләрегезнең бәлки кичектергесез эшләре дә булгандыр. Әмма сез бүгенге көнегезне балаларга багышладыгыз. Рәхмәт сезгә! Гаилә терәге әтиләр булса, бала тәрбияләүдә әниләрнең йогынтысы бик зур. Ата-ана канаты астында балалар тыныч күңел белән яшиләр.

       Дөнья мәшәкатьләрен бераз гына онытып балаларыбыз белән бергә булыйк. Шуңа да бүген сезне үзебезгә кунакка чакырдык.

2 а.б. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

1а.б. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

 

2 а.б. Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Безнең халык кунакчыл.

Якты чырай, такта чәй, дип,

Каршы ала кунакны.

 

1 а.б. Ата-баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Бәйрәмгә ешрак килегез,

Бәйрәм күреп китәрсез!

Ә хәзер һәр гаиләне бәяләп бару өчен  безгә жюри сайларга кирәк.

 

Гаиләләр бирегә чакырыла.

  

(әти-әниләр, укучылар өстәл артына утыралар).

 

Тәнәфес вакыты. Класстагы укучылар үз эшләре белән мәшгуль. Кемдер укый, кемдер иптәшләре белән сөйләшеп утыра. Класска укучы кыз йөгереп керә:

Динә:-Ур-ра, сөенче! Мин апа булдым!

Классташлары аны урап алалар.

Алисә: Менә бәхет! Котлыйбыз сине, апа!

Риназ: О-о, кайгыңны уртаклашам.

Зөлфәт: Нигә алай дисең? Аның бит туганы бар хәзер. Аңлыйсыңмы син шуны? Динә хәзер үзенең энесе турында кайгыртачак.

Миләүшә: Вот именно! Кайгыртачак! Ә Динә турында кем кайгыртыр соң?

Риназ: Әйе шул! Хәзер әти-әнисенә бердәнбер булып йөрү Динәгә тү-ү-т инде. Барысы да әнә шул нәни генә почык борынлы елак малай янында чабышып йөриячәкләр!

Рүзәл: Динә барыбер әти-әнисенә бердәнбер булып калачак инде ул. Гаиләдәге һәр бала әти-әнисенә бик кадерле була.

Миләүшә: Тик шулай да, сабый балага күпме расход кирәк булачак икәнлеген әзрәк чамалыйсызмы сез, классташларым?

Динә: Нигә чамаламаска ди. Әнә хөкүмәтебез дә моны бик яхшы аңлый. 2012 елдан ана капиталы 250 меңнән 385 меңгә кадәр күтәреләчәк.

Риназ: 385 мең , имеш! Һавадагы торна бит ул! Ә бүгенге көндә нишләргә?

Зөлфәт: Бүгенге көн пособияләрен дә 11-12% күтәрәбез дип торалар. Туктагыз әле, нинди авыр елларда да әти-әниләр үз балаларының җаннарын кыймаганнар, аларга гомер биреп, күңел һәм җан назлары белән тәрбияләп үстергәннәр! Ә без монда расход дип утырабыз!.

Алисә: Әйе шул, Динә! Карама син аларның сүзләренә. Көнләшәләр алар синнән.

Риназ: Их, егетләр, чыннан да нинди була икән ул үз энекәшең булу? Әти-әни бит безне гомер буена озата килмәс!Гомер юлыңда таянырдай, киңәшердәй үз туганың булса, комачау итмәс иде анысы.

Шулай итеп 2 төркемгә бүленгән укучылар яңадан бер төркем булып җыйналып бетәләр.

 

Идиатова Айгөл башкаруында “Үз туганыңның кадерен бел”

 

  

  

1 а.б.  Гаилә, әти-әни, туган нигез! Нинди олы сүзләр! Ә бу сүзләргә илтүче юл башы бармы икән? Ул кайчан һәм кайда башлана?

1 а.б. Шатлыклар да очрар, кайгылар да

Һич куркытмый юллар газабы.

Бармы җирдә мәхәббәтнең башы?

Бармы мәхәббәтнең азагы?

 

2 а.б. Иң беренче җиргә кемнәр туган,

Иң беренче кемнәр яраткан?

Таһир-Зөһрә, Ләйлә- Мәҗнүнннәрнең

Сөю җырын кемнәр тараткан?

 

1 а.б. Сорауларыбыз бик күбәеп китте бит әле безнең. Ничек итеп җавап табып бетерербез икән? Кайдадыр, кемнәрдер мәхәббәтне сакларга, гаиләне якларга, читләрне арага кертмәскә өйрәтәме, мәктәпләрдә укыталармы икән аны?

Сәхнәгә укучылар- Риназ һәм Динә чыга .

Риназ: Динә, син татар теле укытучыбыз Фәнисә апа биргән сочинениены яздыңмы соң?

Динә:  Нинди сочинение инде ул тагын?

Риназ:  “Гаилә-кораб, мәхәббәт - аның диңгезе” дигән.Мин анда нәрсә язарга да белмим . Күчерергә биреп тор әле.

Динә: Акылың алтын икән! Үзең яз! Шушы яшеңә җитеп син гаилә, мәхәббәт турында аңлатып яза алмаска! Әти-әниеңнән үрнәк алып, шулардан мисал китереп яз!

Риназ: Әй, әти-әни турында нәрсә языйм инде мин. Иртүк кабаланып эшкә чыгып чабалар. Кич ашыгып кайтып керәләр. Минем аларны өйдә рәтләп күргәнем дә юк.

Динә:Әйдәле, мин сине үземнең әбием янына алып барам. Мең дә бер әйберне белә ул минем. Сочинение язарга да миңа ул ярдәм итте. Сиңа да берәр шәп фикер әйтми калмас.

Залга әбине дәшеп чакыралар. исәнләшәләр.

Динә: Әбекәем, менә Риназ “нәрсә ул гаилә?” дигән сорауга җавап таба алмый тилмерә. Үзең белгәннәрне аңа да аңлатып бирче.

Әби: И-и, балакайларым. Тормыш дигән дәрья үз суларына салгач, язмыш җилләре гаилә корабын алга сөрә башлагач, сез аны үзегез дә бик яхшы аңлап, әйдәп баручысы булырсыз әле. Ә инде югалып калмаска якташыбыз Мәрзия Фәйзуллинаның “Гаилә әлифбасы”н ачыйк әле. (укый-12 бит)

Балалар, рәхмәт әйтеп, саубуллашып, чыгып китәләр.

 

 

       1 а.б.Бүген күрүегезчә безнең һәм сезнең өчен гадәти көн түгел. Бүген без "гаилә бәйрәме" дигән ярышка җыйналдык. Аның максаты үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту, дуслыкны үстерү. Дуслыкта көч сынала диләр. Әйдәгез, сыналыйк та, сынатмыйк та!

Кемнәр уйнарга ярата,

Кемнәр өлгер һәм җитез.

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели, әйтегез.

Безнең белән ярышырга

Бик тә җитезләр кирәк

Кемнәр ярышырга әзер

Чыгып басыйк тизрәк.

 

2 а.б.Әйдәгез ,сүзне командаларга бирик. Алар үзләре белән таныштырып үтсеннәр.(командалар чыгышы) . Ә хәзер өйгә бирелгән эшләрне тикшерәбез. Һәр укучы үзенең “Нәрсә ул гаилә” дип исемләнгән сочинениесен жюрига тапшыра.

 

1 а.б.    “Атаң гыйлеме белән мактанма” дисәләр дә, әти-әниләрнең    тапкырлыгына шатланып алыйк әле.  Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган. Яки ак халат киеп, врач булып , курчакларны дәваламаган. Шофер булып, машиналарда ничек кенә җилдермәгән. Яңадан бер мәртәбә бала чактагы хыялларыбызга кайтыйк әле.

   а). “Ромашка” уены.

Ромашка чәчәге таҗлары өстенә, төрле биремнәр язылган.

 

         1). Сезнең балагыз икеле билгесе алып кайтты, ди. Бу очракта сез үзегезне ничек тотасыз?(Әнигә)

  

         2). Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез котлап, яңа уенчык машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да соң инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле (әтиләргә).

 

        3). Кечкенә чакта өйрәнгән иң беренче җырыгызны нәкъ шул вакыттагыча җырлап күрсәтегез.(Әнигә)

 

        4). Әни өйдә юк. Бишектә бәби елый. Һич туктамый. Әти кеше берәр җаен тап, зинһар өчен.(әтигә)

 

        5). Иртә белән балагызны  балалар бакчсына озату күренешен күрсәтегез.(әтигә)

 

       6). Балагыз белән бәйле булган нинди дә булса кызык хәл турында сөйләгез(әнигә).

 

       7). Кечкенә чакта яратып сөйли торган шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча сөйләп күрсәтегез.(әтигә)

        8) 2 нче класста укучы Дамир, бирелеп, телевизор карый. Шул вакыт әнисе тиз генә эш куша. Малайның телевизордан аерылысы килми, әнисе әйткәнне үтәми. Мондый хәлдә сез нишләр идегез? ( Тапшыруның нинди эчтәлектә икәнен, кайчан башланганын, кайчан тәмамлануын беләсең. Бик кирәкле тапшыру булса, әни кешегә сабыр итәргә кушасың.)(әнигә)

   

 

 2 .б.  “Беләбезме, таныйбызмы, онытмадыкмы икән?” уены.

 

                Балаларга:

 

         1). Әти-әниегезнең туган көнен, елын беләсезме? Кайчан?

 

         2). Әти - әниегезнең яраткан ризыгы нәрсә?

 

         3). Әти-әниегезнең яраткан төсләре?

 

         4). Әти-әниегезнең өйләнешкән көннәрен, елын әйтегез.

 

         5). Әти- әниегезнең яраткан җыры нинди? Әгәр мөмкин булса, 1 куплетын җырлап күрсәтегез. (Һәр балага рәттән)

 

     1 а.б.   Ә хәзер танышлыкны үстерү, бердәмлекне арттыру өчен сорауларга җавап биреп алабыз.

Әтиләр өчен:

1.Сез балагызның дусларын беләсезме?

2.Улыгызның туган көне?

3.Хатыныгызга аш-су янында булышасызмы?

4.Хатыныгызның туган көне, аяк киеме размеры?

5.Хатыныгыз эштән 3 сәгатькә соңга калды, игътибар итәсезме?

 

2 а.б.Әниләр өчен:

1.Ирегезнең яраткан шөгыле?

2.Ирегез кайсы йолдызлык астында туган?

3.Сезнең гаиләдә эшләр бүленгәнме?

4.Сыер сава беләме?

5.Ирегез хоккей карарга яратамы?

 

  1а.б. Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык әйтә: “Җыр күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч”. Җыр яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны аңлаган кеше беркайчан да начарлык эшләми: кешеләрне, әти- әнисен хөрмәтли, туган авылны ярата, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

Музыкаль тәнәфес.  Гаиләнең концерт номерлары

 

2 а.б. Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс бәхет китерә.

 

1 а.б.  Бала – җаның,

Бала – уртак каның-

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала – назың,

Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак ут чәчәк.

 

2 а.б. Бала – бәгырь,

Бала  - татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә,

Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт,

Күз яшьләре була күпләргә.

 

1 а.б. Бала – җылың,

Бала – йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык аналарның

Бәхете һәм... ачы язмышы.

                         (Г.Айзатуллова)                

2 а.б.  Туган телгә иксез –чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе  - бишек җырлары. Баланы бишектә чакта ук җырлап юаталар, көйләргә өйрәтәләр. Ә хәзер әниләребез бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтсеннәр әле.

 

     Әниләр бишек җыры җырлап бала йоклатуны күрсәтәләр.

 

1 а.б. “Кер элү”. Нәни йокыга китте. Хәзер әти -әниләргә бала чүпрәкләрен дә юып – эләргә була.

      Күзләр бәйләнә, сузылган бауга әни кеше керне элә һәм каптыра бара, ә әти кеше әни кешегә кайсы якка барасы икәнне аңлатып тора. Җитезлек исәпкә алына.

 

2а.б. “Үзебез дә булышырбыз әле”.

          Әти-әни әле эштән кайтмаган. Сез шулкадәр бирелеп сугыш уены уйнадыгыз. Әмма кайда эләккән дә, кайчан ертылган ул чалбар – күлмәк? өстәвенә бер генә төймәләре дә калмаган. Әни күргәнче төймәләрен булса да тагып куйыйк әле. Әйдәгез тиз һәм матур итеп шул эшне башкарыйк.

   Балалар башкара.

    

1 а.б. Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош”, - ди халкыбыз. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычларын җырга салып көйли.

 

Музыкаль тәнәфес.6сыйныф кызлары башкаруында җыр “Дога кылыйк без”

 

2 а.б. Яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә халык биюләренең дә әһәмияте гаять зур. Хезмәт халкы тудырган юиюләр милли төсмерләре белән аерылып тора, анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен күрергә мөмкин. Татар халык биюләренә гадилек, нәфислек, тыйнаклык һәм образлылык хас.

   Ә хәзер төрле халык биюләренә бәйге үткәрәбез. Кайсы гаилә иң матур итеп биер икән?

“ Биюче гаилә” бәйгесе.

 

1 а.б.Инде әгъзаларны язылдырып та алдык,хәзер үзебезне спорт өлкәсендә сынап карасак та була.

"Бәрәңге ату" бәйгесе"

             Һәр кеше финиш сызыгына кадәр килеп баса. Ә анда өч бәрәңге тора, шушы бәрәңгеләрне биш метр читкә куелган обручка ыргытырга. Аннары, аларны яңадан җыеп, финиш сызыгына куеп калдырырга. Аннары 2нче кеше  китә.

             Җиңү тизлек һәм бәрәңгеләрнең  күбрәк санда чиләккә эләгүе өчен  бирелә.

          

  2 а.б.Һәр командадан  әтиләрне чакырабыз. Алар бер рәткә тезелә.Сорау бирелә, 5-10 секунд дәвамында дөрес җавап әйтергә тиеш.

Сораулар:

-Бокс мәйданчыгы ничек дип атала?(Ринг)

-Цирк аренасы икенче төрле ничек атала?(манеж)

-Теннис уены мәйданчыгы ?(корт)

-Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар?(медаль, кубок)

-Тимераякта шуу мәйданчыгы? (шугалак)

-Дзюдо, карате, көрәш  җәймәсе ничек атала? (татами)

-Спорт ярышларын үткәрү урыны?( Стадион)

-Ат ярышлары үткәрелә торган урын?(ипподром)

-Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый?(алка)

-Каратэның  ватаны?( Япония)

-Хоккейны кем уйнамый?( куркак кеше)

-"Электроник" нинди уенда җиңү яулаган?( хоккей)

-футбол, баскетбол, волейбол, хоккей (артык сүз) һ.б.

 

 

             1 а.б.

“Командиршалар”
Парлар чакырыла: әти һәм әни. Алып баручы залга  бөтәрләнгән кәгазъ
битләре ташлый.
Конкурс башлана, әниләр әтиләргә кайсы якка барасын аңлатып торалар(уңга,сулга, турыга һ.б.)
Иң күп чүп җыйган команда җиңүче дип билгеләнә. Әниләргә “Главный командир” дигән медаль бирергә була.

2 а.б. “Балалар уены 

(Музыка  астында гимнастик күнегүләр)

 

Ә хәзер балачакка  әйләнеп кайтыйк , кечкенә чакта укыган әкиятләрне искә төшереп алыйк әле.

 

1.     Әбидән дә качкан, бабайдн да качкан, куяннан да качкан, бүредән дә качкан. Кем ул?  (Колобок)

2.     Урманда бүрәнәгә кем бармакларын кыстырган? Ул кайсы әкияттән, аны кем язган? (Г.Тукай. Шүрәле)

3.     Бик күп җәнлекләр бер йорт эчендә яши. Ул йортның исеме ничек? (Теремок)

4.     Борыны озын, үзе агч, ә үзе тере. Аның исеме ничек? (Буртино)

 

 1 а.б. Чирттагы уеныбыз “Игътибарлыкка имтихан” дип атала.

Һәр өстәлгә 5-6 китап куела. Аларга  карау өчен бер минут вакыт бирелә. Аннан соң алар язучының фамилиясен, китап исемен язарга тиешләр.

 

2.а.б.

Көтсә өеңдә ягымлы күзләр,

Каршы йөгерсә кадерле сүзләр-

Елмаер кояш кара төнеңдә,

Җылы тоелыр салкын көне дә.

1 а.б.

Көтсә өеңдә ихлас ярату,

Мөмкиндер анда кайгың тарату.

Авыр уйларың качар, онтылыр,

Шундый бер көнең- мең алтын торыр.

 2 а.б.

Көтсә өеңдә тәрбия, терәк,

Син, диеп, типсә анда һәр йөрәк.

Бәрәкәт иңәр бердәм нигезгә,

Тәгәрәр дөньяң төздән, тигездә.

1 а.б.

Көтсә өеңдә кадер вә хөрмәт

Сиңа дип пешкән ләззәтле нигъмәт;

Үрнәк алып бу тату тормыштан

Тәрбия күрер бала тумыштан!

 

 

 

           2 а.б.      

                  Гөлләр дә елмаеп баш ия
                  Яшәгез, сез  ата — аналар.
                  Бары тик Сез булган урында
                  Мәңгелек язларның яме бар

                                                                       

       1 а.б.

                     СУЛАР БУЛЫП, ЕЛГА БУЛЫП  ЕЛЛАР АГА...

                    МӘҢГЕЛЕККӘ КИЛМӘГӘН БИТ БУ ДӨНЬЯГА,

                    НИНДИ МАТУР ҮТӘР ИДЕ БУ ГОМЕРЛӘР,

                    БАР ЙӨРӘКЛӘР БЕРСЕН-БЕРСЕ АҢЛАГАНДА...

 

 

                                   Музыкаль тәнәфес

2 а.б.

"Гаилә бәхете – ил бәхете" ди халык. Бу исә: гаиләбезнең сәламәтлеге ул – ыруг – нәселебез абруе, ил абруе, дигән сүз. Киләчәккә нигез гаиләдә салына. Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы да, көенече дә, сөенече дә.

           Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыралар. Ул – уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу – икесенең дә гаебе. Сезнең карлыгачларның ничек оя коруларын, балаларын ничек үстерүләрен күргәнегез бардыр. Кошлар да ояларын парлап ясыйлар, балаларына азыкны да парлап ташыйлар.

            Бүгенге кичәбездә дә  без һәр гаиләгә дә пар канатлы булып яшәүләрен телибез.

            Кыя – тауга ялгыз менмиләр,

            Тормыш парлыларны ярата.

             Гомер юлыгызны үзегез сайлаган ярларыгыз белән бергә парлап үтегез. Бер – берегезгә авыр сүз әйтмичә, матур, тату яшәгез. 

 

  Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә ( Караоке?)

 

 

 

 

 

 



К списку новостей