МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №4 «Березка» пгт.Актюбинский Азнакаевского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, РТ, Азнакаевский муниципальный район, п.г.т. Актюбинский, улица Губкина, дом 28 |
| Телефон: | 89869348421 |
| E-Mail: | Kamilova.Ramilya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №4 "Березка" п.г.т. Актюбинский Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Камилова Рамиля Разиновна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 детей.Филиал с. Микулино - 2 детей . Детей инвалидов - 2.Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0. |
| У нас учат: | 16 педагогов. Филиал с. Алькеево - c 08.12.2023 г. приостановление деятельности. Филиал с. Микулино - 1 воспитатель |
Новости детского сада
Бакчабызда "ТАТАР КЫЗЫ-2018" район бәйгесе
Опубликовано: 20.04.2018Бәйге 5 этаптан торды. 1 нче бәйге “Үзем турында үзем” дигән визит карточкасы. Бу бәйгедә һәр катнашучы кызыклы итеп үзе белән таныштырды. 2 нче бәйгедә балаларның әниләре белән бергә матур һәм зәвыклы итеп өстәл әзерләү осталыкларын күрдек, милли ризыкларны танулары да тикшерелде. 3 нче бәйге “Шигырь сөйләү” дип аталды. Монда катнашучыларбызның шигырьне сәнгатьле итеп сөйләүләре тикшерелде. Бәйгеләр арасында 1 нче мәктәптән 2 нче сыйныф укучысы Зиннәт Зиннәтуллин моңлы җырлары белән тамашачыларны ял иттерде. 4 нче җыр һәм биюләр бәйгесендә катнашучылар жюри һәм тамашачылар алдында үзләренең чыгышларын тәкъдим итте. 5 нче бәйге. “Әкиятләрне рәсемнән тану” Жюри йомгак ясаган арада бакча балалары тамашачыларга кечкенә генә уен - концерт та куеп өлгерделәр. Бәйге ахырында жюри әгъзалары гадел хөкем чыгарды, урыннар билгеләнде: I урында абсолют җиңүче – “Татар кызы – 2018” номинацясендә - Баграмова Әминә (4нче "Каенкай" балалар бакчасы), “Иң оста җырчы кыз” - Галиева Риана (4нче "Каенкай" балалар бакчасы), “Иң тыйнак кыз” - Саушкина Камилла (5нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасы), “Иң күркәм кыз” - Мөхәммәтҗанова Рианна (6нчы "Тургай" балалар бакчасы), "Иң талантлы кыз" - Шакирова Элина (1нче "Утчык" балалар бакчасы), "Ин тырыш кыз"- Зайдуллина Иркә (3нче "Кояшкай" балалар бакчасы), "Ин оста биюче кыз" - Латыпова Амира (4нче "Каенкай" балалар бакчасы). Балалар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. “Татар кызы” кебек бәйгеләр безнең тормышта лаеклы урын алыр дип ышанам. Мондый чаралар бик кирәк, милләтебезнең киләчәгенә өмет уята.
Фоторепортаж:
Муниципаль конкурс "Татар кызы-Татарочка-2018"








