Государственное казенное учреждение "Республиканский центр усыновления, опеки и попечительства" Дәүләт казна учреждениесе “Уллыкка алу, опека һәм попечительлек республика үзәге”.
Визитная карточка
| Адрес: | Юридический адрес: 420111, г.Казань, ул.Дзержинского, д.3, Фактический адрес: 420036, г. Казань, ул. Социалистическая, д. 5 Приемные дни: понедельник-пятница с 8:30 до 12:30 (по предварительной записи) |
| Телефон: | +7(843)-533-00-84;+7(843)-533-00-83;+7(843)-533-00-81 |
| E-Mail: | children_kazan@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | РЦУОиП |
| Руководитель: | Хабибуллина Диана Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
Тәрбиягә бала алучы гаилә
Тәрбиягә бала алучы гаилә (приемная семья) баланы (балаларны) тәрбиягә алу шартнамәсе нигезендә төзелә. Шартнамә опека һәм попечительлек органы һәм асрамага бала алучы ата-аналар арасында төзелә. Опека һәм попечительлек органы булачак ата-аналарга кабул ителгән үрнәк нигезендә таныклык бирә.
Тәрбиягә бала алучы гаилә ата-анасыз калган балаларны тәрбиягә алуның бер формасы булып тора. Ата-анасыз калган баланы (балаларны) тәрбиягә алырга теләгән гражданнар (ир белән хатын яки ялгыз яшәүче гражданнар) тәрбиягә бала алучы (приемные) ата-аналар дип аталалар; асрамага алынган бала (балалар) - тәрбиягә алынучы бала (балалар), ә яңа төзелгән гаилә тәрбиягә бала алучы гаилә дип атала.
Тәрбиягә бала алучы ата-аналар тәрбиягә алынучы балага (балаларга) карата опекага алучы ( попечитель) хокукларына һәм бурычларына ия булалар.
Тәрбиягә бала алучы гаиләдә гомуми балалар саны (үз балалары һәм тәрбиягә алынучы балалар белән бергә), кагыйдә буларак, 8 кешедән артмаска тиеш.
Балаларны гаиләгә урнаштыру Россия Федерациясе законнарындагы алимент һәм мирас буенча ата-аналар һәм тәрбиягә алынган балалар арасында хокукый мөнәсәбәтләр тудырмый.
Нинди балаларны алмаш гаиләләргә тәрбиягә бирергә була ?
Бу, беренче чиратта, ниндидер сәбәпләр (яше яки авырулары) аркасында уллыкка биреп булмый торган балалар.
Тәрбиягә бирелгән балада (балалар) Россия Федерациясе законнары нигезендә үзенә тиешле алимент, пенсия ( тәэмин итүчесен югалтканда, инвалид булганда) һәм башка социаль түләүләр, компенсацияләр алу хокукы саклана, ул акчалар бала (балалар) исеменә банкта ачылган исәп-хисап счетына күчерелеп барыла.
Балигъ булмаган баланың торак шартлары
Баланың (балаларның) торакка хокукы яки торактан файдалану хокукы саклана; торагы булмаган очракта аңа, торак законнарына туры китереп, яшәү урыны бирелергә тиеш.
Опекун карамагындагы баланың керемнәре, шул исәптән алимент, пенсия һәм башка социаль түләүләр, шулай ук хосусый милеген файдаланудан алган керемнәре (мөстәкыйль файдаланырга хокуклы булган керемнәреннән тыш) опекун яки тәрбия итүче тарафыннан бары тик опекага алынган бала файдасына гына, опека һәм попечительлек органы рөхсәте белән генә тотылырга тиеш.
Опекунның, бала тәрбияләүченең, опека һәм попечительлек органы рөхсәтеннән башка, тәрбиягә алынган баланың мөлкәтен сатарга, алмаштырырга, бүләк итәргә; арендага, түләүсез файдалануга, асламга (залог) бирергә; бала (балалар) хокукларын чикли торган төрле килешүләр төзергә хокукы юк. Опекага алынган баланың (балаларның) мөлкәте, милке белән идарә итү тәртибе “Опека һәм попечительлек турында” гы Федераль канунда каралган.
Опекунның, баланы тәрбия итүченең, аларның якын туганнарының тәрбиягә алган бала (балалар) белән үзара шартнамәләр төзергә хаклары юк. Моңа искәрмә буларак, тәрбиягә алган балага (балаларга) бүләк итеп яки бөтенләйгә аның карамагына тапшырылган мөлкәт керми.
Тәрбиягә бала алган гаиләләргә түләүләр
Баланы тәрбиягә алганда рәсмиләштерү вакытында бер мәртәбә генә бирелә торган матди ярдәм – 26 941,71 сум.
Җирле опека һәм попечительлек органына яшәү урыны буенча түбәндәге документлар ташырыла: 1) акчалата ярдәм (пособие) билгеләүне сорап гариза; 2) баланы гаиләгә тапшыру турындагы шартнамәнең күчермәсе; 3) ата-аналары яки тәрбиячеләре юклыгын раслаучы документлар (ата-ананың үлеме турындагы таныклык, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турында суд карары, табылган баланы рәсмиләштерүче акт, ата-аналарның баланы уллыкка алырга ризалыгы турында гариза, ата-ананың иректән мәхрүм итү урыннарында булу-булмавы турында белешмә, ата-ананың сәламәтлеге турында медицина белешмәсе, ата-ананың яшәү урынын ачыклап булмау турында эчке эшләр бүлегеннән белешмә).
Педагогик яки медицина белеменә ия булган тәрбиягә бала алган ата-аналарга Федераль канунда билгеләнгән иң түбән хезмәт хакының 50 % күләмендә өстәмә түләү каралган. Бүгенге көндә иң түбән хезмәт хакының күләме айга 11 220,00 сум тәшкил итә. Тәрбиягә бала алган ата-аналарның теләге буенча биреләсе матди ярдәм атасына яки анасына гына, яки ата-аналарның икесенә дә үзләре билгеләгән пропорциядә бирелергә мөмкин. Ата-аналар тарафыннан үзара килешкән матди ярдәм тәрбиягә бала алган гаиләгә баланы тапшыру шартнамәсенә язылып куела (Татарстан Республикасы Гаилә кодексы, 146 маддә).
- Мәктәпкәчә яшькә кадәрге баланы тәрбияләгән өчен айлык матди ярдәм – 11 170,0 сум.
- Мәктәп яшендәге баланы тәрбияләгән өчен – 12 880,0 сум.
Тәрбиягә бала алучы гаиләгә баланы тапшырганда кирәкле документлар
Опека һәм попечительлек органы, шулай ук тәрбия һәм сәламәтләндерү-профилактика һ.б. шундый халыкны социаль яклау учреждениеләре администрациясе тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең әти-әниләренә тәрбиягә бирелә торган һәр бала өчен түбәндәге документларны тапшыра:
• туу турында таныклык;
• баланың сәламәтлеге турында бала үсеше картасы күчермәсе;
• баланың белеме турында документ (мәктәп яшендәге бала өчен);
• әти-әниләре булмауны раслаучы яки әти-әниләре тарафыннан тәрбияләнмәгәнен дәлилләүче документлар (үлү турында таныклык күчермәсе; бала хокукларыннан мәхрүм итү турында суд карары: суд хөкеме: авыру, ата-аналарны эзләү турында һ.б. шундый белешмәләр;
• баланың абый-энеләре, апа-сеңелләре булуы һәм аларның яшәү урыны турында белешмә;
• баланың мөлкәтен, милкен хисапка алу исемлеге, аларның сакланышы өчен җаваплы затлар турында мәгълүмат;
• балигъ булмаган баланың элеккеге яшәү урынын беркетү турында документ (яки баланың яшәү урыны булмау турында);
• алимент түләтү турында суд карары күчермәсе; пенсия хокукын раслаучы документ; пенсия алучы баланың пенсия кенәгәсе; банкта бала исеменә ачылган счет булу-булмавы турында документ.
Опека һәм попечительлек органнары тарафыннан тәрбиягә алынган балигъ булмаган балаларның яшәү шартларын тикшерү, опекун һәм бала тәрбияләүче затлар тарафыннан балигъ булмаган баланың хокукларын һәм канун буенча мәнфәгатьләрен саклау, аның мөлкәте, милкенең сакланышы, шулай ук опекуннар һәм бала тәрбияләүчеләр тарафыннан үз вазыйфаларын башкару буенча таләпләрнең үтәлеше кагыйдәләре
Планлы тикшерүләр опека һәм попечительлек органы акты нигезендә опека һәм попечительлек органының вәкаләтле белгече тарафыннан үткәрелә.
Баланы опекага яки тәрбиягә алганда планлы тикшерү тәрбияләнүче янына бару формасында (посещение) үткәрелә:
- опека һәм попечительлек органы тарафыннан опекун билгеләү карары кабул ителгәннән соң беренче айда 1 тапкыр;
- опека һәм тәрбия итүче орган тарафыннан опекун билгеләү карары кабул ителгәннән соң беренче ел дәвамында 3 айга 1 тапкыр;
- опека һәм тәрбия итүче орган тарафыннан опекун билгеләү карары кабул ителгәннән соң икенче һәм калган елларда 6 айга 1 тапкыр.











