Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекуюкский детский сад «Йолдызчык» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Түбән Көек "Йолдызчык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а/Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек авылы, Татарстан урамы 71а йорты. |
Телефон: | 89393895422 |
E-Mail: | dsKuyuk.Atn@tatar.ru, failya.shakirova@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Нижнекуюкский детский сад "Йолдызчык" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шакирова Фаиля Фоатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 11 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекуюкский детский сад «Йолдызчык» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Түбән Көек "Йолдызчык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
"Көз бәйрәме" 19.10.2018
19 октябрь көнне безнең балалар бакчасында "Көз бәйрәме" булды. Балалар мул уңыш алу серләрен, хезмәт сөючәнлек, икмәк кадерен чагылдырган шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм көз турындагы җырлар, яфраклар һәм гөмбәләр биюләре белән үрелеп барды.
-
"Без үстердек яшелчә..." 18.10.2018
Уңыш, муллык бәйрәме уңаеннан бакчабызда "Без үстердек яшелчә..." исеме астында фотокүргәзмә оештырылды. Монда балаларның яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр фонында төшкән кызыклы фотосурәтләре урын алды.
-
"Шәфикъ чишмәсе" 13.10.2018
Балалар белән Түбән Көек авылында урнашкан "Шәфикъ чишмәсе"н күреп кайттык. Чишмә тарихы белән таныштык. Тирә-юньнне, урамнарны, инешне күзәттек.
-
Комбайн-тракторлар паркына экскурсия 02.10.2018
2 нче октябрь көнне комбайн-тракторлар паркына, ындыр табагына экскурсия ясадык. Авыл хуҗалыгы агрегатларын карадык. Комбайннарны кышка әзерләүне, амбарга икмәк бушатучы машиналарны күзәттек.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2018
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне.
Көзләр җитте диеп моңаймагыз,
Мәңге горур булып калыгыз.
Кояш кебек янып яшәгез сез,
Йолдыз булып балкып яныгыз! -
көзге табигатькә экскурсия 24.09.2018
24 сентябрьдә көзге табигатькә экскурсия ясадык. Агачларны, кошларны, һава торышын күзәт
-
"Китап - белем чишмәсе" 17.09.2018
17 сентябрь көнне "Китап - белем чишмәсе" темасына сөйләм телен үстерү шөгыле бакчабыз белән бер бинада урнашкан авыл китапханәсендә узды. Балалар беррәттән яңа китаплар һәм журналлар белән дә таныштылар.
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу 19.07.2018
12 июль көнне бакчабызда полиция хезмәткәрләре булып киттеләр. Алар белән тагын бер юл йөрү һәм велосипедта хәрәкәт итү кагыйдәләрен, автомобильдә бары тик махсус утыргычта гына утырырга кирәклеген искә төшердек. Кунаклар балаларга истәлек-кулланмалар өләштеләр, бакчабызга юл билгеләре җыелмасы һәм пазллар бүләк иттеләр. Очрашу күңелле тәэсирләр калдырды.
-
Сабантуй - 2018 26.06.2018
"Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Иң өлгерләр, иң җитезләр
Бүләк яулап алалар.
Бөтен җирдән җыелганнар
Сабантуйга балалар."
25 июнь көнне бакчабызда Сабантуй бәйрәме булып узды. -
1 нче июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2018
1 нче июнь - Балаларны яклау көне. Балалар сау-сәламәт һәм бәхетле булсыннар!