Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекуюкский детский сад «Йолдызчык» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Түбән Көек "Йолдызчык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а/Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек авылы, Татарстан урамы 71а йорты. |
Телефон: | 89393895422 |
E-Mail: | dsKuyuk.Atn@tatar.ru, failya.shakirova@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Нижнекуюкский детский сад "Йолдызчык" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шакирова Фаиля Фоатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 11 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекуюкский детский сад «Йолдызчык» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Түбән Көек "Йолдызчык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37
-
Чыгарылыш - 2018 31.05.2018
-
9 май - Бөек Җиңү көне 12.05.2018
"Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып!.."
9 май - Бөек Җиңү көнен билгеләп үттек. Түбән Көек авылында урнашкан мемориал һәйкәл янында булдык. Балалар Җиңү, Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат алдылар.
"Сугыш- куркыныч һәм дәхшәтле сүз,Аңа бәйле күпме күз яше.
Без яшәгән шушы җир шарының
Борынгыдан килгән афәте.
Тарихлардан укып беләбез без,
Нинди вәхшилекләр булганын,
Бөек Ватан, дөнья сугышлары,
Күп илләрне җимереп узганын."
-
"Ачык ишекләр" көне
07.05.2018
Бүген бакчабызда "Ачык ишекләр көне" үтте. Мәктәпкә керүче балаларның әти - әниләре һәм беренче укытучылары чакырылды. Балалар укытучыларына һәм әти - әниләренә белемнәрен һәм үз һөнәрләрен күрсәттеләр.
-
26 апрель - халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2018
26 апрель - халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттек.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2018
12 апрель - Космонавтика көнен билгеләп үттек. Балалар космос турындагы белемнәрен ныгыттылар, космонавт булыр өчен сәламәт булырга, күп укырга һәм махсус әзерлек үтәргә кирәклегенә төшенделәр.
-
Балалар бакчасы мөдирләре өчен район семинары 29.03.2018
29 нчы март көнне бездә “Ике дәүләт телен өйрәнүдә һәм уен эшчәнлегендә ФДББС ны тормышка ашыру шартларында укыту—методик комплектларын куллану” темасы буенча балалар бакчалары мөдирләре өчен район семинары булып узды. Бакча белән танышу һәм кунакларны сәламләүдән соң, “Сөйләм үсеше” буенча зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә рус теленә өйрәтү буенча “Путешествие друзей по городу” темасына белем бирү эшчәнлеге каралды. 2018 нче ел - Татарстанда Л. Н. Толстой елы уңаеннан, «Өч аю» әкияте татарча сәхнәләштерелде. Мәгариф бүлеге методисты Айзирәк Галиева катнашында семинарга нәтиҗәләр ясалды.
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2018Бакчабызда 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды. Яраткан әниләребезне шигырьләр, җырлар, биюләр һәм кызыклы сюрпризлар белән сөендердек. Әниләр дә бәйрәм программасында актив катнаштылар.
"Котлыйбыз сезне, әниләр,
Көләч йөзле әбиләр,
Эштә уңган апалар,
8 нче март белән!"
-
Әлифба бәйрәме 05.03.2018
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018
22 нче февраль көнне бакчабызда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды. Әтиләр белән кызыклы уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачтык. Аларга үз кулларыбыз белән ясалган очкычлар бүләк иттек.
"Батыр һөнәр бар җирдә -
Җирне, илне саклаучы.
Сине, мине – һәркемне
Дошманнардан яклаучы."
Бәйрәм белән кадерле әтиләр, бабайлар, абыйлар! -
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2018
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Солдатта булган диләр..." дип исемләнгән фото-күргәзмә ясалды. Анда армия сафларында хезмәт иткән әтиләр һәм бабайларыбызның истәлекле фотосурәтләре урнаштырылды.