Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекуюкский детский сад «Йолдызчык» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Түбән Көек "Йолдызчык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422741, РТ, Атнинский район, село Нижний Куюк, ул. Татарстан, д. 71а/Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Көек авылы, Татарстан урамы 71а йорты. |
Телефон: | 89393895422 |
E-Mail: | dsKuyuk.Atn@tatar.ru, failya.shakirova@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Нижнекуюкский детский сад "Йолдызчык" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шакирова Фаиля Фоатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 11 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнекуюкский детский сад «Йолдызчык» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Түбән Көек "Йолдызчык" балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Әтиләребезгә бүләккә 3D открытка 22.02.2019
23 нче февраль - Ватанны яклаучылар көне белән котлап, әтиләребезгә бүләккә үз кулларыбыз белән 3D открытка ясадык!
-
"Солдат булам..." 22.02.2019
Ватанны яклаучылар көне уңаеннан "Солдат булам..." исеме астында бәйрәм иртәсе булып узды.
-
"Иң яхшы уен мәйданчыгы" конкурсы 09.01.2019
"Кар сыннары 2019" муниципаль конкурсына әзерлек эшләре бара. Бакчабыз мәйданчыгында кардан катырып ясалган балалар өчен файдалы һәм кызыклы сыннар барлыкка килде. Ярдәмгә килгән әти-әниләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Кыш бабайга бүләк" 28.12.2018
Бакчабызда "Кыш бабайга бүләк" дип исемләнгән Яңа елны каршы алу кичәсе булып узды. Кадерле Кыш бабаебызга без дә үз чиратыбызда күңелле биюләр, дәртле җырлар, кызыклы шигырьләр, истә калырлык бәйрәм костюмнары әзерләдек.
-
Чыршы бизәдек 15.12.2018
Яңа ел бәйрәмен каршыларга төркем бүлмәсен һәм гүзәл чыршыбызны бизәп куйдык. Бакчабызда бәйрәм рухы!
-
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнәбез 08.12.2018
Иң тылсымлы бәйрәм - Яңа ел якынлаша! Балалар белән бергә бәйрәм открыткалары, кул эшләнмәләре, уенчыклар ясыйбыз һәм Яңа елны көтәбез.
-
Әти-әниләр игътибарына! 07.12.2018
-
Тәрбиячеләр өчен район семинары 27.11.2018
27 ноябрь көнне Дусым балалар бакчасында "Мәктәпкәчә белем бирүдә Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруда экологик белем бирүгә якын килү" темасына багышланган практик семинарда тәрбияче Хәбибуллина Алинә катнашты
-
Әниләр көне 26.11.2018
26 ноябрь көнне бакчабызда кадерле әниләребез катнашында Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана!
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана!
-
Педагогик укулар 24.11.2018
Олы Мәңгәр балалар бакчасында 23 ноябрьдә район тәрбиячеләре катнашында педагогик укулар үтте. Анда тәрбиячебез Хәбибуллина Алинә дә катнашты.