Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 43 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Прием заявлений в первый класс 31.08.2022
Информация для родителей будущих первоклассников
Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников! Приемная кампания по зачислению в первый класс на 2022/2023 учебный год стартует 1 апреля 2022 года. Заявления принимаются в следующие сроки:
с 1 апреля по 30 июня 2022 года - для детей, проживающих на закрепленной за школой территории, а также для имеющих преимущественное право зачисления в первый класс;
с 6 июля по 5 сентября 2022 года– для детей, не проживающих на закрепленной за школой территории (при наличии свободных мест).
Подробная информация размещена на официальном сайте школы в разделе
Подача заявления на прием в школу/Мәктәпкә кабул итүгә гариза бирү
-
«За заслуги в образовании» 25.08.2022
Мәктәбебезнең биология — география укытучысы Заһидуллина Зөлфия Дамир кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Аны чын күңелебездән зур бүләге белән котлыйбыз һәм алдагы эшендә дә уңышлар теләп калабыз!
Учитель биологии и географии Загидуллина Зульфия Дамировна награждена нагрудным знаком «За заслуги в образовании» Министерства образования и науки Республики Татарстан. От всей души поздравляем ее с этой наградой и желаем успехов в дальнейшей работе!
-
Сабантуй 23.07.2022
23 июль көнне мәктәбебез укучылары мөселман балалар Сабантуенда катнашып кайттылар. Әлеге чарада балалар төрле яклап үзләренең көчләрен сынадылар: аятьләрне яттан сөйләү конкурсында катнашып, дин буенча гыйлемнәрен күрсәттеләр, шулай ук традицион Сабантуй уеннарыннан да читтә калмадылар.
Ученики школы приняли участие в детском мусульманском Сабантуе.
-
«Авыл укытучысы – 2022» 10.07.2022
Мәктәбебезнең инглиз һәм татар теле укытучысы Галиева З. И. "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналары редакциясе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Авыл укытучысы – 2022» һөнәри бәйгесенең I этабының җиңүчесе булды һәм II нче этапка узды. Аны котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.
Учительница татарского и английского языков Галиева З. И. стала победителем 1 го этаба конкурса "Авыл укытучысы - 2022" и прошла во 2 этап. Поздравляем ее и желаем успехов. -
Аттестатлы булдык 29.06.2022
29 нчы июнь көнне мәктәптә 9 нчы сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды.
29 июня учащимся 9 класса были вручены аттестаты.
-
"Әкият" лагере 21 нче көн 23.06.2022
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә "Лагерь белән саубуллашу көне". Без бүген анекдотлар сөйләү конкурсы уздырдык. Саф һавада уеннар уйнадык. Үткән чараларга нәтиҗәләр ясадык. Лагерь белән саубуллаштык.
Сегодня в лагере "День прощания с лагерем!"
-
"Әкият" лагере 20 нче көн 22.06.2022
Бүген лагеребездә әхлак һәм дини тәрбия көне. Без авылыбыз мәчетенә абыстай Хәлимә апа белән очрашуга бардык. Ул безгә динебез турында бик күп мәгълумат бирде. Бик эчтәлекле матур очрашу булды.
Сегодня в лагере день нравственности и духовного воспитания.
-
День памяти и скорби! "Акции "Свеча памяти", "Минута молчания." 22.06.2022
Бүген лагеребездә Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алып , "Хәтер уты", "Бер минутлык тынлык" акцияләре узды.
Сегодня в честь дня памяти и скорби в лагере прошли акции "Свеча памяти", "Минута молчания" .
-
"Әкият " лагере 19 нчы көн 21.06.2022
Бүген "Әкият" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерендә милли бәйрәмебебез "Сабантуй" узды. Бәйрәмдә "Җәяүле йөгерү", "Су ташу", "аркан тартыш", "йомырка кабып йөгерү" , "капчык киеп йөгерү", "әйбер кисү" кебек уеннар уйналды. Балалар бик теләп катнаштылар. Бәйрәмебез бик күңелле узды.
Сегодня в лагере прошёл традиционный праздник татарского народа "Сабантуй".
-
"Әкият" лагере 18 нче көн 20.06.2022
Бүген лагерьдә туган якны өйрәнү көне. Без бүген Күлле -Киме авылында урнашкан Сибгат Хәким музеена экскуриягә бардык. Музей бик матур оештырылган, экспонатларның күп, музей җитәкчесе Гөлсинә апа укучыларга бик эчтәлекле , аңлаешлы итеп сөйләде. Без музейны бик ошатып кайттык. Музейдан кайткач, ГИБДД бүлеге җитәкчесе Ямалиев Айнур Илһам улы белән очраштык. Ул безгә юл йөрү кагыйдәләре, җәйге ял вакытында урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, уттан, судан саклану, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, велосипедта йөрү, машинада махсус балалар утыргычы белән йөрү, электросамокатларда йөрү каыйдәләре,киче вакытта яктырткыч элеменлар куллану турында сөйләде. Очрашу бик эчтәлекле булды.
Сегодня в лагере день изучения родного края. Мы съездили на экскурсию в музей С. Хакима . А также , встретились с начальником отделения ГИБДД Ямалиевым Айнуром Ильхамовичем.