Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru; kushar@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 43 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Ачык дәрес 20.12.2022
20 нче декабрьдә мәктәптә 1 нче сыйныф укытучысы Самигуллина Р.Х. математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес 1 нче яртыъеллыкта өйрәнгәннәрне кабатлау темасы буенча узды. Укытучы бик күп эш төрләрен кулланды. Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, математика фәненнән тренажерны бик теләп файдаландылар.
20 декабря учитель начальных классов Самигуллина Р.Х. показала открытый урок по математике в 1 классе. Урок получился очень интересным и плодотворным.
-
XVll Спартакиада кысаларында 16.12.2022
XVll Спартакиада кысаларында уздырылган өстәл теннисы ярышында мәктәбебез командасы төп мәктәпләр арасында 4 нче урынны яуладылар. 8 нче сыйныф укучысы Садретдинов Ильяс шәхси беренчелектә 1 нче урынга лаек булды.
В соревнованиях по настольному теннису в рамках XVll Спартакиады среди основных школ команда нашей школы заняла 4-ое место. Ученик 8 класса Садретдинов Ильяс в личном зачете завоевал 1-ое место.
-
Олимпиадалардагы уңышлар турында
13.12.2022
Мәктәбебез укучылары Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында бик актив рәвештә катнашып мактаулы урыннар алып киләләр. География фәненнән Хайруллина Ландыш призер, Хисамиева Сөмбел призер (укытучылары Загидуллина З.Д.), геология фәненнән Хисамиева Сөмбел җиңүче (укытучысы Загидуллина З.Д.),экология фәненнән Ибрагимова Азалия җиңүче (укытучысы Загидуллина З.Д.), биология фәненнән Хисамиева Сөмбел призер, Галимҗанова Айсия призер (укытучылары Загидуллина З.Д.), рус теле фәненнән Хәкимҗанова Дилә призер (укытучысы Юсупова Г.Г.) булдылар. Алдагы олимпиадаларда да укучыларга уңышлар теләп калабыз.Уңышлары белән аларны да , укытучыларын да котлыйбыз!
Ученики нашей школы успешно выступают и занимают призовые места в муниципальном этапе ВСОШ. Поздравляем их и их учителей с успехами и желаем покорять дальнейших вершин в учебе!
-
Уроки доброты 08.12.2022
Бүген җәмгыятьтә инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга карата уңай , толерант мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан 1-9 сыйныфларда игелек дәресләре үткәрелде. Укучылар виолар карадылар. Авылыбыздагы мөмкинлекләре чикле булган танышларыбызны искә алдылар, аларга карата һәрвакыт ихтирамлы булу, ярдәм итеп тору турында сөйләштеләр.
Сегодня с целью формироваия культуры позитивного , толерантного отношения в обществе к лицам с инвалидностью и ограничеными возможностями здоровья в 1-9 классах проведены уроки доброты.
-
"Табигать-тиңсез хәзинә!" чарасы 07.12.2022
7 декабрьда Күшәр төп мәктәбендә 5-7 сыйныф укучылары Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Ашыт дәүләт табигать тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Татарстан Республикасы экология Һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы белән очраштылар. Укучылар “Табигать – тиңсез хәзинә” дип исемленгән бәйгедә катнашып, табигатьне саклау тематикасы буенча ныклы белемнәргә ия булуларын күрсәттеләр, Җир планетасындагы тереклек турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. “Балаларыгыз кызыксынучан, үз фикерләрен әйтә һәм яклый беләләр”,- дип, кунакларыбыз укучыларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Очрашу җылы мохиттә үтте, балалар да, кунаклар да бик канәгать калдылар.
7 декабря в Кушарской основной школе состоялась встреча учащихся 5-7 классов со специалистом государственного комитета Республики Татарстан по биологическим ресурсам государственного природного заказника Ашит Абдрахмановой Гульнарой Ильясовной и специалистом Северного территориального управления Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан Шаймуллиной Алией Ринатовной. Учащиеся приняли участие в конкурсе “Природа –наше богатство", продемонстрировали твердые знания по природоохранной тематике, получили много новой и интересной информации о жизни на планете Земля.
-
Телефон доверия 02.12.2022
-
"Сибгат чишмәсе" республикакүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе 02.12.2022
Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 111 ел тулу уңаеннан "Сибгат чишмәсе" республикакүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе үтте. Бәйгедә мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучысы Заһретдинова Алия Илһам кызы (Җитәкчесе:Заһретдинова Елизавета Пётр кызы)- "Сибгат Хәким әсәрләрен татар телендә башкару" номинациясендә1 нче дәрәҗәдәге дипломант , 2 нче сыйныф укучысы Заһретдинова Эмилия Илһам кызы (Җитәкчесе: Вәлиева Гадения Рахматулла кызы) "Сибгат Хәким шигырьләрендә фронт поэзиясе" номинациясендә -2 нче дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм аларны әзерләгән җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
Учащиеся нашей школы Загрутдинова А. И., Загрутдинова Э .И. стали дипломантами 1 и 2 степени в республиканском конкурсе чтецов "Сибгат чишмәсе"
-
Ачык тәрбия сәгате 02.12.2022
9 нчы сыйныф җитәкчесе Заһидуллина Зөлфия Дамир кызы "Имтиханнарга әзерлек чорында минем кичерешләрем" темасына ачык тәрбия сәгате уздырды .Укучылар биремнәр аша үз кичерешләрен аңлаттылар. Стресс төшенчәсен, аның сәбәпләрен өйрәнделәр, стрессны җиңү ысуллары турында видеоролик карадылар. Тәрбия сәгате укучылар өчен бик файдалы булды.
Классный руководитель 9 класса Загидуллина З. Д. провела открытый классный час на тему "Мои впечатления во время подготовки к экзаменам".
-
Башлагычлар атналыгы алтынчы көн 01.12.2022
Бүген «Дус булып калыйк» спектакле күрсәтелде. Спектакль геройлары- хайваннар. Алар дуслыкның зур көчкә ия булуын күрсәттеләр.
Сегодня смотрели спектакль «Дус булып калыйк». Артисты чередовали сюжет и интерактивные задания, и всё это в рамках музыкального путешествия.
-
Ачык дәрес 29.11.2022
29 ноябрьдә химия һәм биология укытучысы Рәхимҗанова Гөлүсә Илдар кызы 8 сыйныф укучылары белән химия фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Укучылар “Химик станциялар” буенча сәяхәт итү аша ”Беренче химик төшенчәләр” темасына йомгак ясадылар, ныклы белемнәргә ия булуларын исбатладылар.
29 ноября учительница химии и биологии Рахимзянова Глюса Ильдаровна провела открытый урок по химии с учащимися 8 класса на тему “Первые химические понятия”