Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Якташларыбыз горурланырлык 27.09.2021

27 нче сентябрь көнне 7 нче сыйныфта "Татарның күренекле шәхесләре" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Бу тәрбия сәгате авылдашыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Казан университеты каршында оешкан Каз канаты бию ансамбле җитәкчесе Габдрахман Сәлимов иҗатына багышланган иде. Укучылар мөстәкыйль эзләнеп, презентация ярдәмендә чыгыш ясадылар. Алга таба да күренекле шәхесләр белән тагын да кызыксынуларын дәвам итәргә дигән фикергә килеп, тәрбия сәгатен тәмамладылар.
-
Милли күргәзмә 22.09.2021

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан 22 нче сентябрьда мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре тарафыннан милли музыка уен кораллары күргәзмәсе оештырылды. Уен кораллары укучылар һәм әти -әниләр ярдәме белән тупланды. Укучылар бик игътибар белән музыка уен коралларын карап, аларда уйнап карадылар. Милләтебезнең горурланырлык ядкаре барлыгына инандылар.
22 сентября в школе состоялась выставка национальных музыкальных инструментов учащихся начальных классов.
-
Милли биюләр декадасы 18.09.2021

2 нче сентябрьдан 18 нче сентябрьга кадәр мәктәптә милли биюләр декадасы үтте. Һәр сыйныф үзенең күнеленә якын булган биюне сайлап алды. Декаданың соңгы көнендә мәктәп төрле милләт киемнәреннән булган укучылар белән гөр килеп торды. Анда: татар, башкорт, рус, мари, грузин, кытай милли биюләре башкарылды. Укучылар үзләре теккән милли киемнәрдән иде.
Со 2 по 18 сентября в школе прошла декада национальных танцев. Каждый класс выбирал тот танец, который был близок к его стилю. В последний день декады в школу пришли ученики разных национальностей. В нем исполнялись: татарские, башкирские, русские, марийские, грузинские, китайские национальные танцы. Все были в национальных костюмах, которые шили сами.
-
Кросс 2021 18.09.2021

Бүген мәктәбебез укучылары һәм профсоюз әгъзалары район үзәгендә үткәрелгән "Татарстан кроссы -2021" дә катнаштылар. Бу ярышта 10 сыныф укучысы Вафина Зәлия 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз! Уңышлар телибез.
Сегодня учащиеся нашей школы и члены профсоюзов приняли участие в " кроссе Татарстана - 2021", который прошел в районном центре. В этом соревновании Вафина Залия заняла 1 место. Поздравляем!
-
Музейга сәяхәт 17.09.2021

Мәктәбебез укучылары районыбызның "Туган як" музеена сәяхәт кылдылар. Музейдага экспонатлар белән таныштылар. Милли мохиттә булып кайттылар.
Учащиеся школы совершили экскурсию в музей" Туган як". Ознакомились с экспонатами музея. Побывали в национальной атмосфере.
-
Сәнгать дөньясына сәяхәт 16.09.2021

16 нчы сентябрьда 3-4 нче сыйныф укучылары Әтнә дәүләт драма театрында " Өрә белмәгән эт" дип исемләнгән курчак спектаклен карадылар. Спектакль укучыларны үзенә җәлеп итте, алар бик матур хисләр белән кайттылар. Курчаклар белән фотога төштеләр, аларның ничек сәхнәгә менүләре белән кызыксындылар.
6 сентября учащиеся 3-4 классов посмотрели кукольный спектакль" Өрә белмәгән эт" Атнинского государственного драматического театра.
-
Халык авыз иҗаты буенча квест 13.09.2021

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы тарафыннан 13 нче сентябрь көнне “Татар халык авыз иҗаты” буенча 5-6 сыйныфларда квест уены оештырылды. Укучылар бик актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Халык авыз иҗатының бик бай мирас булуына төшенделәр.
13 сентября в 5-6 классах прошел квест по народному творчеству. Учащиеся приняли активное участие, продемонстрировали свои знания. Они поняли, что устное творчество имеет очень богатое наследие.
-
Туган телем назлы гөлем бәйгесе 12.09.2021

12 нче сентябрь көнне район мөхтәсибәте үткәргән "Туган телем назлы гөлем" шигырь бәйгесендә чыгыш ясап, 2 нче сыйныф укучысы Галявиева Алия 1 урынга лаек булды. Алияне чын күңелдән уңышы белән котлыйбыз!
В конкурсе " Родной язык нежный цветок" ученица 2 класса, Галявиева Алия, заняла 1 место. Поздравляем!
-
Татарча диктант 10.09.2021

Мәктәбебездә "Татарча диктант" акциясе үтте. Бу акциягә укучыларыбыз бик теләп катнашты. Диктант текстының матурлыгы, аһәңлелеге укучыларыбыз күңеленә бик нык тәэсир итте. Алар бик горурланып һәм тырышып диктант яздылар.
В школе прошла акция "Татарча диктант"
-
Татарча диктант 07.09.2021

10 нчы сентябрь көнне 11.00. сәгатьтә Күәм урта гомуми белем мәктәбендә "Татарча диктант" акциясе уздырыла. Теләге булган барлык кеше элеге акциядә катнаша ала. Акциядә катнашу өчен, оештыручы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. "Татарча диктан" акциясенә кушыл.











