Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Депутат белән очрашу 23.10.2017

2017 нче елның 23 нче октябреннан "Парламент дәресләре "акциясе кысаларында мәктәптә дәүләт советы депутаты Рахматуллин Равил Шәйдәүләтович белән очрашу узды. Очрашу барышында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Сөнгатова Г.З. "Нәрсә ул Ватан" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Депутат Равил Шәйдәүләтович "Нәрсә соң ул Конституция" дигән темага чыгыш ясады. Укучыларга тормышта югары үрләр яуларга һәм закон тыңлаучы гражданин булырга кирәклекне искәртте. Укучылар депутатыбыздан күп сорауларга җавап алдылар. Равил Шәйдәүләт улы укучыларның бу тема белән хәбәрдар булуын һәм активлыгын ассызыклады.
-
Хокук айлыгы 17.10.2017

Хокук айлыгы кысаларында участок инспекторы Сабиров Ф.Ф. укучылар белән очрашты. Кич чыгу, төрле урыннарда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатты. Бигрәк тә кечкенә сыйныф укучылары инспектор абыйларын үз итте.
-
Ачык дәресләр 17.10.2017

13 октябрьда тарих укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы 8 нче сыйныф укучылары белән тарих фәненнән ачык дәрес бирде. Яшь педагог методик осталыгын күрсәтте. Дәрес бик уйлап эшләнгән һәм җанлы үтте.
-
Тәҗрибә уртаклашу 17.10.2017

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан башлангыч сыйныф укытучысы Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы әйләнә - тирә фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар бик күп информация алды, проект яклады, тәҗрибәләр үткәрде. Дәрестән укытучылар үзләренә бик күп яңалык алдылар.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 17.10.2017

"Дизайн мәктәбе" дәрестән тыш шөгелендә укучылар бик теләп йөри. Алар анда бәйләргә, чигәргә, сәйләннәр тезәргә өйрәнәләр.
-
Өлкәннәр көне 04.10.2017

Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үзды. Укучыларның әби - бабайлары, әти - әниләре бик теләп бу чараларга килделәр. Укучыларның чыгышлары, җыр - биюләре , матур шигырьләре өлкәннәр күңеленә хуш килде. Бәйрәмнәр чәй табыны артында, күңелле атмосферада тәмамланды.
-
Көтеп алган очрашу 04.10.2017

Бүген мәктәптә көтеп алган очрашу. Укучыларыбыз Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән очрашты. Әлфия Айдарская укучыларны "Калфаклы сандугач"ыбыз Сара Садыйкова иҗаты белән таныштырды. Мәктәп китапханәсенә композиторның яңа гына чыккан җырлар җыентыгын бүләк итте. Укучылар сокланып та, горурланып та Әлфия ханым сөйләгәнне тыңладылар, кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
"Профсоюз дәресләре" 21.09.2017

20 нче сентябрьдә һәр сыйныфта "Профсоюз дәресләре" узды. Мәктәбебезнең профсоюз оешмасы рәисе Айсылу Хәбибуллина профсоюзлар һәм аларның эшчәнлеге белән укучыларны таныштырды.
-
Киләчәккә хәзерлек 21.09.2017

Бүген бездә кунакта район пенсия фонды юристы Хәкимов Рафис Денис улы. Ул укучыларга пенсия кемгә һәм ничек бирелә, аның өчен хәзердән үк әзерлек кирәклеген аңлатты.
-
Мәктәптә эвакуация 21.09.2017

Укучыларның иминлеген, куркынычсызлыгын саклау айлыгы кысаларында мәктәптә эвакуация булды. Биккинин Д.А. әйтүенчә, укучылар вакытка сыешты һәм эвакуация дөрес юнәлештә үтте.











