Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Туган тел көне. 21.02.2017
Дөньяда иң-иң матур ил -
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел -
Ул минем туган телем.
“Балам”,-диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнкәм”,- диеп, әниемә
Мин туган телдә дәшәм.
Туган телдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәм мин уган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам
-
Русский язык Тема"Домашние и дикие животные" 20.02.2017
1.Обогащение словарного запаса существительными обозначающими домашних животных и их детёнышей.
2.Закрепление умений и навыков воспринимать на слух и произносить слова с усвоенными звуками и их сочетаниями.
3.Развитие мелкой моторики рук
-
Дидактическая игра "Чей домик" 16.02.2017
-
Патриот шагыйрь- Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2017
-
"Парлы биюне " биергә өйрәнәбез. 14.02.2017
-
"Әтиләргә бүләкләр" ясадык. 13.02.2017
1.Әтиләренә хөрмәт, аларны зурлау хисләре тәрбияләү.
2.Кисү һәм ябыштыру алымнарын ныгыту.
Эстетик кабул итү, образлы күзаллауларын үстерү.
-
"Самолетлар бизибез" 10.02.2017
Максат:Рәсемдә әйберләрнең сурәтен бирергә өйрәтү, эстетик кузаллауларын үстерү.Традицион булмаган ысуллар ярдәмендә (бармаклар ярдәмендә)самолетны бизәү.
-
Рәсем эшчәнлеге.Тема:"Светофор утлары". 08.02.2017
Урамда һәм юл чатында
Саккта тора светофор
Сакта тора светофор!
-
Татарстан Республикасы гербы көне. 07.02.2017
Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган.
Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора.
Татарстан Республикасының гербы Татарстан флагының төсләре белән ясалган, һәм ул түгәрәк формалы.
Гербның үзәк образы – канатлы барс – элекеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Республикасы гербындагы Ак барс – республиканың һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.
Ак барс кызыл кояш җирлегендә урнашкан. Кояш – элекеге заманда күп халыкларның баш тәңреләре булган. Татарстан гербындагы кызыл кояш хәерле күренеш, уңыш, бәхет, яшәешне аңлата.
Ак барсның сул ягындагы түгәрәк калкан Татарстан Республикасы гражданнарының икътисади, хокуки яктан саклану астында булганнарының билгесе.
Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш – кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка – ак, янтавындагы түгәрәк – яшел, калкан, бизәк һәм "Татарстан" язуы – алтын төс белән ясалган.
Кашкарый җөп санлы таҗлары белән мәңгелек яшәү чишмәсен, гомернең озынлыгын һәм озын гомер теләвен аңлата.
Барсның күтәрелгән алгы уң аягы – югары хакимиятнең бөеклегенә ассызымлаган традицион геральдик ишарә. Ул шулай ук эшнең уң аяктан башланганын , Татарстанның яңарыш юлындагы баруының хәерлесен аңлата.
Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен һәм химая иткәннәрен дә яклый алуын белдерә.
Барсның җиде каурые тирә-якка тәэсир итү көче җирдә дә, күктәдә булуын аңлата.
Барсның коерыгының торышы яхшы кәефне, дуслыкны белдерә.
Татарларда популяр булган яшелчә орнаменты һәм ләлә чәчәге Татарстанның тууын, язгы табигатьнең уянуыны символлаштыра.
Өч алтын түгәрәк гербны өч дәрәҗәдә чолгый. Алар бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Төсләрнең символик билгеләре:
алтын төс – нәфислек, матурлык, Татарстан җирләренең байлыгы;
яшел төс – язның яшеллеге, Татарстанның яңадан тууы;
ак төс – Татарстан кешеләренең чиста уйлары;
кызыл төс – Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, көче, яшәеше, яши алганлыгы;
Татарстан Республикасының гербы әхләк байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, прогресс шикелле гомум кешелек сыйфатларны раслый.
-
Татар халык киемнәре белән танышу. 06.02.2017