Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Бөек җиңү көне белән. 09.05.2017
. Бөек Җиңүгә 72 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.
Исәннәрнең кадерен белик
Үлгәннәрнең каберен белик!
2. Бөек Җиңүгә 72 ел дип
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч
Гомерегез озын булсын,
Безнең, сезгә шундый теләкләр.
-
"Бөек җиңүгә "багышланган бәйрәм. 05.05.2017
Җиңү килде.
Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.
Исән-саулар Берлингача җитеп,
Туган авылларына атлады.
Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып,
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.
-
Участие в районном спортивном мероприятии. 04.05.2017
Наш воспитанник Хайруллин Рамазан участвовал в районном спортивном мероприятии "Самый быстрый.ловкий и гибкий"
-
Чишмә буйларын чиста тотыйк! 03.05.2017
Бу дөньяга килүебез,үсүебез,яшәвебез белән без табигатькә бурычлы. Шуңа да ,табигатькә рәхмәтле,рәхимле булырга кирәк.Тормышыбыз өчен аның әһәмиятен,зарурлыгын,гүзәллеген аңларга тиешбез.Авылның экологик проблемалары һәркемне борчый.Безнең якның табигате искиткеч матур,һавасы саф,чиста.Монысы бәхәссез.Тик менә шуны аңламаучыларны белә торып, тирә- як мохиткә зыян салучыларны күреп йөрәк әрни.Көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә ярдәм итик,аларның җыры беркайчан да тынмасын иде.
Быел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.Президентыбыз Рөстәм Миннеханов бу турыда Указга кул куйды .Әлеге карар белән без бик килешәбез һәм табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы дип саныйбыз
-
Саф һавада . 02.05.2017
“Сәламәтлек булмаса, бәхетле булып булмый”, дигән В.Г.Белинский. Бала организмы – бик тә төгәл көйләнгән система, анда артык берни дә юк, шуңа күрә аңа дөрес тәэсир итә белү бик мөһим. Бала дөрес үсеш алсын һәм сәламәт булсын өчен, аның һәркөнне үз вакытында саф һавада булуы кирәк. Саф һавадагы уеннар нигезендә күзгә күренми торган , ләкин бик тирән физиологик үзгәрешләр ята: мондый хәрәкәтләр кан юлларын киңәйтәләр , йөрәкнең эшен активлаштыралар , шул ук вакытта тын алу тизләнә һәм организмга кислород күбрәк килә...
-
1май яз һәм хезмәт бәйрәме. 01.05.2017
-
Агачлар утырттык. 29.04.2017
Әти-әниләр белән бергәләп балалар бакчасы участогына агачлар утырттык.
-
Күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.. 26.04.2017
“Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –
Үткәннәргә кире йөгерә.
Бишектән үк халкым моңы булып
Кергән бит ул безнең күңелгә.
Тукай рухы – татар рухы бит ул,
Минем җанда, синең җаныңда.
Без инану белән әйтәбез бит:
“Татар яшәр Тукай барында!”
Тоясыздыр, бүгенгене узып
Тукай бара килер чорларга.
Шулай булгач, “Туган тел”не безгә
Җырларга да әле җырларга!
-
Китапханәче апай бездә кунакта. 25.04.2017
-
Иҗади сәнгать эшчәнлеге."Кызыклы шәкерт "шигырендәге Акбайны пластилиннан сылап ясау. 24.04.2017
1.Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрне гомумиләштерү.
2.Әвәләү алымнарын ныгыту: уч төпләре б-н әвәләү, тарту, кысу алымы б-н өлешләрне берләштерү, тоташтырган урыннарны сыпыру.
3.Эт, аның балаларын, аларның характерлы үзенчәлекләрен биреп сурәтләргә өйрәтү.