Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2021
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. -
"Көз дуслары" бәйрәме. 02.11.2021
Тирә-ягын алтын нурга күмеп,
Сары яфрак түшәп, давыллап.
Күп кошларны җылы якка куып.
Аяк басты көз дә чын-чынлап.
Нигәдер көз үзен горур тота.,
Җил ыжгырта, яңгыр яудыра.
Басу-кырдан җыеп уңышларны
Җир өсләрен шәрә калдыра
-
"Ак чәчәк"-хәйрия акциясе. 29.10.2021
-
Кисеп ябыштыру"Каен агачы" 25.10.2021
Тема: “Каен агачы”
Табигатькә карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү. Кәгазъне ертып, агачының үзенчәлекле билгеләрен: кәүсә төзелеше, кайрысын чагылдырып каен агачы ясарга өйрәтү. Бармак чуклары хәрәкәтен камилләштерү
-
Сынлы сэнгать
22.10.2021
Тема: Завиток (бөтеркә)
Максат: Альбом битенә төрле төр завитокларны тутырып ясарга өйрәтү. Ясаганда төрле төр таныш элементларны куллану (чәчәк, яфрак, җиләк, дуга, вак завитоклар). Төрле юнәлештә ясау алымнарын ныгыту, ун һәм сул якларга бизәкләрне дөрес итеп урнаштыру.
Чиста-пөхтә эшләүне таләп итү
-
Көзге уңыш. 21.10.2021
-
мониторинг 11.10.2021
Бакчабызда, кечкенәләрнең программа материалын ничек үзләштерүләрен тикшерү максатыннан, мониторинг уздырылды.
-
Көзге өмә. 09.10.2021
Авылыбызның юл кырыйларын җыештыру .
-
Олыласаң олыны олыларлар үзеңне! 07.10.2021
Кадерле әби-бабайларыбыз,
Чал чәчле өлкәннәребез, .
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз!
-
Хөрмәтле Гөлзада Илдус кызын бәйрәм белән котлау. 01.10.2021
Иң зур бәхет нәрсә кеше өчен?
Сәламәтлек, җаны тыныч булса;
Янәшәдә әти-әни диеп,
Газиз балалары өзелеп торса.Оныклары әби-бабай, диеп,
Кочагына килеп сыенса;
Сызламаса иртән аяк-куллар,
Төннәр кыска булып тоелса...Әрнемәсә әгәр йөрәккәе,
Нигә болай булды, балам, дип,
Читкә чыгып китеп йөрәк парәң,
Картлык көндә ялгыз калам, дип.Шулар барысы бәхет түгелмени,
Аңлап яши белгән кешегә,
Кемдер бәхетлерәк диеп уйламагыз,
Читтән генә шулай күренә...Өең җылы, тамагың тук булса,
Аяз булса баш өстеңдә күгең;
Янәшәңдә дус, туганнар булса,
Бәхет өчен артык кирәк түгел...Шушы бәхетләрнең барысын телим,
Сезнең йөрәк әрнеп какмасын;
Йөзләрегез һәрчак көләч булсын,
Кайнар яшьләрегез таммасын!Иң кирәкле, газиз затлар булып,
Бала хәсрәтләре күрмичә;
Яшәгез Сез, бар булыгыз әле,
Картаюны бар дип белмичә!