Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бергәләп өйрәтик. 08.09.2022

(Әти-әниләр өчен консультация)
Бала белән янгын чыгу сәбәпләрен өйрәнгәндә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләргә, янгынның куркыныч нәтиҗәләре турында аңлатырга, ут белән сак эш итәргә өйрәтергә кирәк.
Балага ниләр сөйләргә:
- Элек заманда кеше утны ашарга пешерү, җылыту өчен уйлап тапкан. Шул ук вакытта утның куркыныч ягын да белгән. Янгында кешеләр, хайваннар, урманнар, авыллар янган.
-Янгын; урман янгыннары һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре.
-Янгын сүндерүчеләр профессиясе.
Янгынны китереп чыгаручылар:
- Төзек түгел электр приборлары.
- Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
- Шырпы белән уеннар.
- Петарда, бенгаль утлары.
- Сүндерелмәгән утюг.
- Тиз янып китүче сыеклыклар: бензин, керосин, лак, буяулар, спирт.
Электр җиһазларын куллану кагыйдәсе:
- Резина янган ис сизсәң, төтенләүче чыбык күрсәң тиз генә зурларга әйт.
- Электр җиһазларын уттан өзәргә онытма.
Ут – шаярганны яратмый.
Ут – су түгел, тотса йөзеп чыгам димә.
Болар турында сөйләшкәндә мультфильм һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр кулланыгыз. Әңгәмә, әдәби әсәр, әкиятләрдән бала шырпы, зажигалка, петарда,бенгаль утлары белән уенның куркынычы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында өйрәнә.
Янгын куркынычсызлык кагыйдәләре:
1. Шырпы белән уйнама.
2. Киемне газ плитәсе янында киптерергә ярамый.
3. Өйдә бенгаль утлары, фейерверклар кабызырга ярамый.
4. Ачык мичкә якын килмә, капкачын ачма.
5. Урманда учак ягарга ярамый.
6. Өйдә төтен чыкса, ишекне ачырга, күршеләргә әйтергә.
7. Электр җиһазларын су белән сүндерергә ярамый. Башта уттан өзәргә, аннан калын одеял белән ябырга кирәк.
8. Янгын чыкса “01” телефонына шалтыратырга.
Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
Янгын вакытында һәркем каушарга, паникага бирелергә мөмкин. Мәсәлән: куркып бала шкафка, карават астына качарга мөмкин.
Балага ниләр сөйләргә:
- Янгын чыгуга 01 телефонына шалтырат, адресыңны әйт (урам, өй номеры)
- Өйдән яки фатирдан чык, күршеләргә әйт, ярдәмгә чакыр.
- Өйгә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына бар.
-
Зөләйханы туган көне белән котлыйбыз. 03.09.2022

Бүгенгедәй сөйкемле бул!
Бүгенгедәй бәхетле бул:
Жәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз жилләре искәндә дә,
Жиргә карлар яуганда да
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
. -
Белем көне белән)))) 01.09.2022

-
Арчаның 10 нчы балалар бакчасында семинарда булдык. 23.08.2022

-
Бакчабыз яна уку елын нәниләрне көтә. 28.07.2022

Бакчабыз нәкъ гөлбакча,
Матур гөлләр Һәрьякта.
Каршы алалар безне,
Бакчага килгән чакта.
Исле гөлләр тибрәлеп,
Хуш ис бөркеп торалар.
Миләүшәләр куанышып,
Елмаеп утыралар.
Бакчабыз нәкъ гөлбакча,
Никтер якын күрәбез.
Шуңа анда матур-матур,
Чәчәкләр үстерәбез.
-
Мәктәпкә озату кичзсе. 30.05.2022

-
Сау бул инде,и гүзәл бакчам. 30.05.2022

Бу сөекле бакчабызны .
Беркайчан онытмабыз.
Бакчадагы дуслар белән ,
Без бүген хушлашабыз.
Сагындырыр ,сагындырыр ,
Бакчабызның һәр көне.
Туган йорттай якын булган.
Һәр бүлмәсе ,һәр төше.
-
Рәхмәт сезгә,тәрбияче апалар. 30.05.2022

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт
Бакчадагы апалар!
Бездэн соң да гөрләп торсын
Шаулап торсын бакчалар!
-
Бәйрәм мизгелләре. 30.05.2022

-
Раиләбезне туган көне белән котлыйбыз))) 22.05.2022
Котлы булсын туган көнең,Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең,Кайгы чаткылары күрмәсен.Яз башында, ахры тугангадыр,Май кояшы кебек җылы син.Кече җанлы, саф күңелле,Изгелекләр белән тулы син.Син яшәгән гүзәл җирдәГел аяз булсын күгең.Бәхетле балачак, озын гомерТелибез сиңа бүген!









