• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт.
Телефон: +7(843)-665-45-10
E-Mail: Sul.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Нуретдинов Амир Габдулхакович
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы
У нас учат: 13 / Бездә укыталар:13 укытучы

Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары

Каен һәм нарат бөреләре җыябыз.

Опубликовано: 04.04.2015

Аптекаларда  даруларның  ниндиләре  генә  юк. Аеуча  чит  илләрдән   кертелгән  препаратлар бихисап. Ә  бәяләре,  бик  кыйммәт, якын  килерлек түгел. Әле  ярый  файдасы  тисә!? Ә бит  әби-бабаларыбыз  элек-электән үләннәр белән дәваланганнар. Үзебездә  җитештерелә  торганнары  да  нәкъ менә шул  үләннәрдән  ясала, файдасы  да  бар. Район  мәктәпләренә  дару  үләннәре  җыю өчен норматив  билгеләнде. Укучыларыбыз  бүгенгесе көндә  каен һәм  нарат  бөреләре  җыя.

Дөрестән дә, бөре җыю бер мәшәкать булса, аны киптерү икенче мәсьәлә. Әйтик, нарат бөресен кайчы белән кисеп җыясы һәм чүпрәк өстенә генә җәеп киптерәсе. Ул салкын тиюдән шифалы. Наратның сагызын да чәйниләр, анысы ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый. Теш сызлау, ревматизм кебек авыруларга каршы тирәк бөресен кайнатып эчәләр. Аны җыюы катлаулырак, чөнки ул ябышкак һәм исе аңкып торучан. Тирәк бөресен җылы урынга куеп киптерәләр.Тиздән бөре җибәрәчәк канәфер (сирень) исә шикәр диабеты белән интегүчеләргә файдалы. Усак бөреләре авитаминозга каршы дәвалау һәм профилактика чарасы буларак кулланыла. Аңарда ылыслы агачларга караганда С витамины күбрәк була икән. Каен, имән, юкә, тал кебек агачларның да бөреләре биологик актив матдәләргә бай.Кыскасы, табигать аптекасында һәр чирдән дәва бар.Шулай да, алардан файдалана башлаганчы табиб белән киңәшергә онытмагыз



К списку новостей