Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
11нче январь – Тыюлыклар һәм милли парклар көне
Опубликовано: 11.01.2020Һәр елны 11нче январьда Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Мероприятиенең максаты – булган проблемаларга гражданнарның игътибарын юнәлтү, кешеләрне бөек илдәге табигый төрлелекнең кадерен белергә өйрәтү. Бу бәйрәм беренче тапкыр 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы буенча үткәрелә. Баргузин исемен алган беренче дәүләт тыюлыгы Россия империясендә нәкъ менә 11нче январьда оешкан. Россиянең күп төбәкләрендәге кебек үк, Татарстан территориясендә дә уникаль табигый һәм тарихи урыннарның беренчел халәтен саклаган тыюлыклар һәм тарихи музей-тыюлыклар бар. Татарстан Республикасының табигать-тыюлыклар фонды 150дән артык аеруча саклана торган табигый объектны үз эченә ала. Табигатьнең беренчел халәтендәге матурлыгын саклау өчен Россиядә 2020 елга кадәр 11 яңа тыюлык, 20 милли парк һәм 3 федераль заказник оештыру каралган.
К списку новостей



















