Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Моңлы фестиваль
Опубликовано: 15.04.2019
15 апрель көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллык туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!» IV районара иҗат фестиваль –конкурсы үтте. Әлеге чараның төп максаты укучыларны Г.Тукай әсәрләрен өйрәнүгә җәлеп итү, татар халык җырларын пропагандалау, җыр –моңга сәләте булган яшьләрне ачыклау, осталыкларын үстерү, татар моңы аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү иде. Фестиваль-конкурста районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән гармунчы, курайчы егетләребез,халык уен кораллары ансамбльләре катнашты. Быел беренче тапкыр курше Балтач районының Арбор төп гомуми белем мәктәбеннән “Курай” вокаль инструменталь ансамбле чыгыш ясады. Төрле уен коралларында уйнап,җырлап,конкурсантлар тамашачыны шаккатырды.Ташкичү төп мәктәбенең “Шатлык” ансамбле дә матур
Конкурсантларның чыгышлары Габдулла Тукайның музыкага мөнәсәбәте турында истәлекләре һәм әлбәттә инде мәктәпнең таланты укучылары башкаруында моңлы җырлары,дәртле биюләре,шигырьләре белән үрелеп барды.
Быел да берсеннән берсе сәләтле катнашучылар килгән бәйгегә. Балтач районының Арбор төп гомуми белем мәктәбеннән “Курай” вокаль инструменталь ансамбле төрле уен коралларында уйнап,җырлап тамашачыны шаккатырды.Ташкичү төп мәктәбенең “Шатлык” ансамбле дә матур чыгыш күрсәттеләр.Баянда уйнаучыларга да,курайчы егетләргә дә сокланмый мөмкин түгел! Кечкенә чактан музыка дигән зур дөньяга алып кереп киткән,алардагы моң сәләтен ачкан мөгаллимнәргә бары рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Бәйгедә катнашучылар үз талантларын гына күрсәтеп калмады, көндәшләренең чыгышларын тыңлап, тәҗрибә дә тупладылар. Жюри конкурсантларның уйнау осталыгына да , сәхнәдә үз-үзләрен тотышына да, күңел биреп, яңалыкларга өстенлек куеп башкаруына да игътибар бирде. Катнашучыларның барысы да төрле дәрәҗәдәге дипломнар, истәлекле китаплар белән бүләкләнделәр. Район мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы яшьләребезнең талантларына соклануын,милләтебезнең киләчәге нәкъ менә шундй егетләр,кызлар булганда бары тик яхшы булачагына ышануын әйтте.
К списку новостей



















