• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт.
Телефон: +7(843)-665-45-10
E-Mail: Sul.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Нуретдинов Амир Габдулхакович
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы
У нас учат: 13 / Бездә укыталар:13 укытучы

Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары

“Сталинград сугышы-хәлиткеч борылыш”

Опубликовано: 02.02.2019

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында классларда “Сталинград сугышы-хәлиткеч борылыш” дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре узды. Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 75 ел булды. Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.Сталинград сугышы күп кешенең гомерен ала. Ләкин совет сугышчыларының батырлыгы,туган илгә мәхәббәте Ватанны саклап калырга көч бирә.Класс сәгатендә сөйләнелгән вакыйгаларга беркем  дә битараф калмады, үз кичерешләрен башкалар белән уртаклаштылар. Рус полководецлары белән беррәттән, якташыбыз  Советлар Союзы  Герое,  Сталинград сугышында зур батырлык күрсәткән райондашыбыз Гани Сафиуллин турында да күп мәгълүмат җиткерелде.



К списку новостей