Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Күптән көтелгән китап
Опубликовано: 24.04.2018
Күптән көтелгән хыял тормышка ашты!Габдулла Тукай энциклопедиясе дөнья күрде! Ул — татар телендә эшләнгән беренче персональ энциклопедия.
Проект киң катлау укучыларга юнәлдерлегән. Ул шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорны, аның тирәлеген һәм әсәрләрен аңлауда булышлык итәрлек күп төрле ачышларны һәм фикер-күзәтүләрне бергә туплаган фундаменталь хезмәт.
Энциклопедияне төзүдә катнашкан Г.Ибраһимов исемендәге тел , әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 24 апрель көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбенә китапны тәкъдим итәргә кайттылар.Кунакларны укучылар чәк-чәк,матур шигырьләре белән каршы алдылар.Бер төркем кунаклар мәктәпнең эшчәнлеген чагылдырган зур бай күргәзмә белән таныштылар:Тукай әсәрләренә багышланган кул эшләрен,рәсемнәрне кызыксынып күзәттеләр.
Кичәне Г.Тукайның “Китап” шигыре белән башлап җибәрү очраклы гына булмады,чөнки бу-китап бәйрәме.
Галимнәр укучыларны,укытучыларны энциклопедияне чыгару тарихы,бүлекләре,мәкаләләр белән таныштырдылар.Тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
864 биттән торган бу энциклопедия 2358 фәнни-нәзари мәкалә һәм белешмәне үз эченә ала. Алар бүгенге кулланылыштагы татар алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Һәр мәкалә азагында әсәрләр һәм әдәбият исемлеге бирелгән. Исемлектә мәкалә, белешмәнең темасы чагылыш тапкан төп чыганаклар күз алдында тотыла. Гарәп яисә латин графикасындагы татар телле чыганаклар барысы да кирилл язуында китерелә. Китапта Тукай дөньясы төп сигез тематик юнәлештә тәкъдим ителә.
Кунаклар тамашачыларны “Тукай альбомы” белән дә таныштырдылар,анда урнаштырылган фотосурәтләргә җентекле аңлатмалар бирделәр. Габдулла Тукай энциклопедиясен районыбыздагы һәрбер мәктәпкә бүләк итеп бирделәр.
Китап тәкъдим итү кичәсендә “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире Таһир Әюп улы Сабирҗанов, ” Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире,журналист ,шагыйрь Фәнил Фаил улы Гыйләҗев тә катнашты.
Ветеран укытучы Зыятов Фәрхәт Гани улы Габдулла Тукайның галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән Өчиле авылы белән бәйләнешле кайбер фактлар белән таныштырды,төзәтмәләр кертте.
Шагыйрьнең әтисе ягыннан бишенче буын туганы райондашыбыз,Арча шәһәренең 2 номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фатыхова Лилия Әмир кызы да кызыклы мәгълүматлар бирде.
Районның татар теле укытучылары исеменнән Иске Чүриле мәктәбенедә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, күп бәйгеләр җиңүчесе Вәлиева Ләйсән Фоат кызы галимнәргә рәхмәт сүзләрен әйтте,иҗади уңышлар теләде.
Бәйрәм булгач,бәйрәмчә була инде.Җырчылар үзләренең моңлы җырларын сузса,биючеләр дәртле биюләрен тамашачыга тәкъдим иттеләр.Шагыйрьнең шигырьләрен иң оста,талантлы укучылар укыды.
Очрашу күңелләрдә җылы, матур хатирәләр калдырды.
К списку новостей



















