Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Әти-әниләр җыелышы
Опубликовано: 13.04.2018
12 апрельдә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде.Җыелышта район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нигматуллин Н.К. катнашты.Нил Камбилович әти-әниләр белән җәйге чорда яшүсмерләр арасындагы тәртип бозуларга профилактик әңгәмә үткәрде. Җыелышта шулай ук, “Интернет-зыянмы,әллә файдамы?”дигән тема белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Л.М. чыгыш ясады.Ләйсән Мансуровна “Компьютер уеннарына бәйлелек ни китерә?”,интернет дөньясы белән яшәгән яшь әниләр өчен “Интернетыңны сүндер!”дип аталган гыйбрәтле видеороликлар тәкъдим итте. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарипова Л.М.укытуга кагылышлы мәсьәләләр турында чыгыш ясады.Директор Нуретдинов Ә.Г.мәктәптәге эшнең торышы турында сөйләде,еллык эшкә анализ ясады.Әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
К списку новостей



















