• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт.
Телефон: +7(843)-665-45-10
E-Mail: Sul.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Нуретдинов Амир Габдулхакович
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы
У нас учат: 13 / Бездә укыталар:13 укытучы

Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары

«Уйна гармун, моңлан курай» район иҗат фестиваль –конкурсы

Опубликовано: 28.04.2017

Өчиле  төп  гомуми  белем  мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында    «Уйна гармун, моңлан  курай» II районкүләм иҗат  фестиваль –конкурсы  үтте. Әлеге  чараның төп максаты  укучыларны  Г.Тукай әсәрләрен  өйрәнүгә  җәлеп  итү, татар халык  җырларын  пропагандалау,  җыр –моңга  сәләте булган яшьләрне ачыклау,  осталыкларын үстерү, татар моңы аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү иде.  Фестиваль-конкурста  районыбызның  төрле  мәктәпләреннән  килгән  гармунчы, курайчы  укучыларыбыз  һәм  укытучылар  катнашты. Чын мәгънәсендә җыр-моң бәйрәме булды ул. Бәйгедә катнашучылар үз талантларын  гына  күрсәтеп калмады, бәлки көндәшләренең чыгышларын тыңлап, тәҗрибә дә тупладылар. Килгән кунаклар, конкурсантлар Г.Тукай әсәрләренә ясалган кул эшләре,рәсем,иҗат күргәзмәләре,”Туган ягым гүзәллеге “ исемле фотокүргәзмә белән  таныштылар. Жюри  тарафыннан  конкурсантларның уйнау осталыгына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына гына түгел, ә бәлки күңел биреп уйнау, яңалыкларга өстенлек биреп башкаруына да игътибар бирелде. Конкурсантларның  барысы  да  төрле  дәрәҗәдәге  дипломнар, истәлекле  бүләкләр белән  бүләкләнделәр. Фестиваль оештыручылар һәм катнашучылар күңелендә якты эз калдырды.

   



К списку новостей