Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Чиканас башлангыч сыйныф укучылары һәйкәлгә венок салдылар.
Опубликовано: 27.02.2017Чиканас башлангыч сыйныф укучылары һәйкәлгә венок салдылар.
Авылыбызның урта бер җирендә,
Иң матур һәм калку урында
Һәйкәл булып солдат басып тора
Винтовкасын тотып кулына.
Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә,
Җырлый алар акыртын гына.
Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.
Күпме сагышлы карашны, күз яшьләрен күрде бу һәйкәл! Күпме ялгыз аналар, тол хатыннар бирегә килеп, инде ничәнче мәртәбә үзләренең газиз кешеләре белән эч серләрен уртаклаша. Һәркайсының күңелендә бер уй: һәйкәл булып, аның улы, ире кайткан! Тормышның нинди авыр сынаулары алдында да тез чүкмәгән әби-апаларыбызның, әлеге һәйкәл янына җиткәч, башлары иелә, тез буыннары калтырый. Алар үзләренә бетмәс - төкәнмәс хәсрәт китергән, туганнарыннан, газизләреннән аерган, сабыйларны ятим иткән сугышка ләгънәт укый. Ходайдан илгә-көнгә тынычлык, иминлек, муллык сорый.
К списку новостей



















