Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
27ноябрь Халык-ара Әниләр көне
Опубликовано: 25.11.2016Шул уңайдан ,Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә 21 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр “Әнием-Кадерлем” дип исемләнгән атналык игълан ителде.Атналык кысаларында укучылар тәрбия дәресләрендә әниләргә багышланган әңгәмәләр үткәрделәр.Фойеда рәсем,фотогалерея,котлау открыткалары күргәзмәләре оештырылды. Һәр класс стена газеталары ясады.Шулай ук,укучылар әниләре турында рус һәм татар телләреннән иншалар язып килделәр. Әниләребез чын дәрәҗәсендә алтын куллы икән. “Алтын куллы Әнием “ исемле күргәзмәне аларның кул эшләре бизәп торды.25 ендә исә, әти-әниләр җыелышы һәм “Әнием-таң йолдызым”исемле бәйрәм кичәсе үтте. Кичәдә әниләребез үз балаларының чыгышларын карадылар,теләкләрен тыңладылар. Җыелышта исә,укыту-тәрбия мәсьәләләре буенча эчтәлекле чыгышләр тыңланды. Әниләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар,үз фикерләрен әйттеләр.Барлык әниләрне дә бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз.Сәламәтлек,хәсрәтсез көннәр,гел бәхеттә яшәүләрен телибез.
К списку новостей



















