• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт.
Телефон: +7(843)-665-45-10
E-Mail: Sul.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Нуретдинов Амир Габдулхакович
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы
У нас учат: 13 / Бездә укыталар:13 укытучы

Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары

Язның беренче бәйрәмен көткәндә.

Опубликовано: 04.03.2016

Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Әле күптән түгел генә Ватанны саклаучылар көненә багышлап,мәктәбебездә бик матур “Спорт сөюче кызлар “ исеме астында бәйге үткән иде. “Бәйрәм ашы-кара-каршы”дигәндәй,8 март көненә багышланган чараны егетләребез үз кулына алдылар.Ни өчен диярсез.Ул бәйрәмдә кызларыбыз егетләргә ял бүләк итте. Бу юлы кызларыбызга егетләр күңелле һәм мавыктыргыч тамаша әзерләделәр.”Егетләр солянкасы” дип аталган бу чарада һәр өлкән класс егетләре үзара бәйгедә көч сынашты.Үзләрен төрлечә сынап карадылар егетләребез:тапкырлыкта да,җитезлектә дә,биюдә-җырда да аларга тиңнәр булмады.”Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз “ дигән мәкаль бик туры килә икән аларга. Ир- егет эше,хатын-кыз эше дип тә тормадылар,бер дигән итеп башкардылар!Кичә кечкенә,урта класс егетләренең җыр- биюләре белән бергә үрелеп барды.Шушы уңайдан ,без барлык хатын-кызларыбызны ихлас йөрәктән бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.Хөрмәтле кояшка тиң гүзәл затларыбыз! Тормышыгыз шатлык белән тулсын.Гомер буе  якын кешеләрегезнең кадерлеләре булып яшәргә язсын. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен! Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Ләйсән.  



К списку новостей