Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
Башлангыч класс укытучылары семинары.
Опубликовано: 29.02.2016Бүген Өчиле төп гомуми белем мәктәбе базасында район күләмендә башлангыч укытучылары семинары узды. Анда 30га якын Арча районының төрле авыл мәктәпләреннән укытучылар катнашты. Семинар кысаларында мәктәбебезнең филиалларыннан 6 укытучыбыз Әһлиуллина Рәмия Мансур кызы, Мөхәмәтшина Гөлназ Илдус кызы, Гайфуллина Энҗе Зөфәр кызы, Әхмәтҗанова Гүзәл Рәшит кызы, Шакирова Фәния Фәнәвил кызы һәм Яруллина Сәрия Фатыйх кызы төрле фәннәрдән яңа стандартлар тәлапләренә җавап биргән дәрес күрсәтте. Очрашуның үзенчәлеге шунда иде, олы тәҗрибәле укытучыбыз Фәйзеханова Кәримә Сәлих кызы проект методы буенча мастер - класс күрсәтте. Укытучыларны укучылар роленә алып җәлеп итә алды. Аларга төрле биремнәр биреп күрсәткән дәрес өлешен мавыктыргыч итеп күрсәтте. Семинарның тагын бер үзенчәлекле өлеше ул - бөек шагыйребез Г. Тукай әкиятләренә нигезләнгән, тэрбия эшләре буенча завучыбыз Шакирова Ләйсән Мансур кызы төзегән сценарий буенча куелган "Шүрәледә киңәшмәдә" исемле әкият башлангыч класс укучылары тарафыннан сәхнәлештерелде. Әкияттә бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Чара, әлбәттә, җыр-бию белән алып барылды. Семинар ахырында һәрбер дәрескә, чарага укытучылар үзанализ ясады һәм түгәрәк өстәл артында килгән укытучылар РОО методисты Роза Гәрәпшә кызы белән берлектә караган дәресләргә нәтиҗә ясадылар. Роза Гарәпшә кызы "Мондый семинар Республика күләмендә үткәрерлек дәрәҗәдә", дип белдерде. Укытучыларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
К списку новостей



















