Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 31 / Бездә укыйлар: 31 укучы |
У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Сәнгатькә багышланган гомер". 11.04.2023
"Сәнгатькә багышланган гомер".Укучыларыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан республикасының атказанган артисты Фердинант Фәтхинең әнисе Саяра апа турында кызыклы мәгьлумат тыңладылар
-
Районкүләм семинар 10.04.2023
Бүген район мәктәпләренең " Юл йөрү хәрәкәте иминлеге" отряды җитәкчеләре эшлекле очрашуга җыелды.Кунакларга.юл йөрү иминлеген чагылдырган әкият һәм агитбригада чыгышы тәкьдим ителде.Түгәрәк өстәл артында җитәкчеләр эш тәҗрибәсе бн уртаклаштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Өмәдә 08.04.2023
Ниһаять, тирә- ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитте. Республикада санитар-экологик чисталык икеайлыгы бара. Аның шарты буенча һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш. Икеайлык дәвамында һәрдаим өмәләр оештырыла. Бу көннәрдә без дә мәктәп, һәйкәл тирәләрен җыештыру, чистарту белән мәшгуль булдык. Чиста булгач үзебезгә дә күңелле шул!
-
Туберкулёзга каршы профилактика 07.04.2023
Бүген барлык классларда да туберкулёзга каршы профилактика буенча тәрбия сәгатьләре үтте.
-
"Илһам" бәйгесе 06.04.2023
Татарстан Республикасында 2023-2030 нчы елларга дәүләт телләрен һәм башка
телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" буенча Дәүләт программасын үтәү өчен, татар телен,
әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну
уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту
максатыннан, 2022-2023 нче уку елында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән
министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән бергәләп татар телендә
иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен
уздырды. Арчаның 6 урта мәктәбендә бәйгенең зона этабы узды.
Яшь язучыларның чыгышын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Кәримов Рүзәл Таһир улы, татар язучылары, журналистлары Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Гөлзада Бәйрәмова, Данил Салихов бәяләде. Бәйгедә җиде районнан катнашкан 130 укучының чыгышы тыңланды.Нәтиҗәләр 25 апрель көнне билгеле була.
9 сыйныф укучысы Гарипова Камилә әлеге бәйгедә "Журналистика"номинациясендә катнашты. -
Дөрес туклану дәресләре. 06.04.2023
Бүген һәр класста дөрес туклану буенча класс сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга дөрес туклануның сәламәтлек нигезе булуы хакында кабат искәртелде.
-
Осторожно! Весенний паводок. 03.04.2023
Уважаемые родители! Под воздействием солнечных лучей лед на водоемах с каждым днем все больше и больше теряет свою прочность, покрывается талой водой. Не допускайте детей к реке без надзора взрослых, во время весеннего паводка; предупредите их об опасности нахождения на льду при вскрытии реки или озера. Расскажите детям о правилах поведения в период паводка, запрещайте им шалить у воды, пресекайте лихачество. Оторванная льдина, холодная вода, быстрое течение грозят гибелью. Помните, что в период паводка, даже при незначительном ледоходе, несчастные случаи чаще всего происходят с детьми. Разъясните детям меры предосторожности в период ледохода и весеннего паводка.
-
Ял файдалы үтә. 30.03.2023
Укучыларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша хезмәт тәрбиясе бирү- бүгенге көндә актуаль булып кала. Каникул көннәрендә укучылар белән мәктәп музеенда булдык һәм әби-бабаларыбызның кул эшләре белән таныштык. Соңыннан “Алмаз мозаика” техникасы белән эшләү буенча мастер класс үткәрелде.
-
" ЛУЧШИЙ ШАХМАТИСТ - 2023" 24.03.2023
Команда МБОУ " Училинскся ООШ" участвовала на II этапе открытых лично - командных соревнований по шахматам среди учащихся общеобразовательных школ Арского муниципального района на звание " ЛУЧШИЙ ШАХМАТИСТ - 2023" и заняла II место среди ООШ.Молодцы,ребята!
Укучыларыбыз Арча шәһәрендә уздырылган шахмат уеннарында катнашып II урын алдылар.Афәрин,укучылар!
-
Педагогик киңәшмәдә 24.03.2023
Кичә "Мәктәптә тәрбия процессын оештыру үзенчәлекләре" темасына педагогик киңәшмә үтте. Шулай ук киңәшмәдә 3 нче чирек нәтиҗәләре анализланды, алда торган арадаш аттестация эшләре буенча сораулар каралды.